Шәһри Казан

Үз җиренең солтаны

Мин һәрвакыт ял итеп утырам. Күңелем ихтыярсыз кинәнеп рәхәт чигә. Нилектән бу? Бәлки бу халәтем кеше кадере беткән заманга бәйледер дип тә уйлап караганым бар, чөнки кая гына барып чыксаң да, «файдалы» һәм «файдасыз» кешеләргә бүленгән җәмгыятьтә яшәвеңә, үзеңнең дә шул җәмгыятьнең икенче төркеменә керүеңә күнегеп бетелгән. Һәм менә син...

Реклама

Сүзем Татарстан Фәннәр академиясенең татар энциклопедия институты аксакалы, күптомлы «Татар энциклопедиясе» китапларының җаваплы мөхәррире Гомәр Салих улы Сабирҗанов - коллективның йөз аклыгы, абруе булып саналган олпат шәхесе хакында. Гомәр ага турында уйланганда: «Бу кешедә борынгы татар аксөякләренә генә хас зирәклек, олы җанлылык кебек асыл сыйфатлар кайдан килә икән?» - дип, үз-үземә еш сорау биргәнем бар. Югыйсә аның көчле энергияле хезмәт гомере гел түрәләр, җитәкче даирәләр арасында узган. Гомуми хезмәт стажы 57 ел, шуның 32 елы - партия-хуҗалык эшендә, 20 елы - Энциклопедия институтында. Ульяновск педагогия институтын тәмамлагач, ул 1956 елда юллама белән Тыва Республикасына чабан халкы балаларына аң-белем бирергә җибәрелә, бер елдан комсомол эшенә күчерелә. Аннан партиянең Кызыл шәһәр һәм республика өлкә комитетында гел беренче кешеләр белән генә эшли. 1968-1971 елларда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясендә укый. Шунда ук тарихыбызга багышланган кандидатлык диссертациясе яклый, аннары - Татарстанга кайту, Министрлар Советы...
Әлеге соравыма җавапны мин бервакыт аның белән гәп корып утырганда таптым. Ул аның туган җире белән бәйле иде. Гомәр Сабирҗанов 1933 елның 20 апрелендә Самара өлкәсендәге Яңа Фәйзулла авылында җитеш тормышта яшәүче гаиләдә туа. «Мирзаҗан бабам белән Гыйззелниса әбием авылның бик абруйлы кешеләре иде, әби гаделлеге белән аерылып торды. Намаз әһеле булса да, дөньяви гыйлемнәрне дә яхшы белә иде ул. Гарәп телендә укый, яза, сөйләшә белүенә шакката идем. Бабам янына да әллә кайлардан бер белмәгән кешеләр киңәш сорап киләләр иде. Аш мәҗлесләренә Чал бабайдан (бабамның кушаматы) алда килү гадәтсезлек саналды. Хәер, мондый хәл булмады. Кеше башта аның ашка китүен койма ярыгыннан күзәтә, аннары гына юлга кузгала иде. Мин менә шундый әбием белән бабаем тәрбиясендә үстем. Китапханәбез бар иде. Өйнең бөтен байлыгы иде ул. Безнең йортны авылда әнә шул китаплы булуы өчен хөрмәт иттеләр. Шуңа күрә дә мин сабый чактан ук: «Укытучы булам», - дип, үз-үземә сүз бирдем. Яшем җитү белән, Мәләкәстәге татар педагогия училищесына укырга киттем. Укырга кердем керүен, әмма беренче яртыеллыкта рус теленнән «икеле» чыкты гына бит. Диктант язганда хаталарым чамасыз китә. Мин бит татар авылында үскән малай, рус сүзләренең әйткәндә - бер, язганда икенче төрле язылышын каян белим. Хәтта куарга да йөргәннәр үземне. Директорыбыз Петр Михайлович Якимушкин туктатып калган. «Мин гел төнлә интернатка керәм. Шунда Сабирҗановның Есенинны, Маяковскийны ятлавын ишетәм. Сабыр итик», - дигән. Язгы имтиханда рус телен «4»легә тапшырдым. Ә укуны тәмамлаганда дипломымда гел «5»леләр иде. Аннары Ульяновск педагогия институтында укыдым. Гел укытучы булырга иде хыялым. Тывада да җирле халык балалары өчен ничәмә-ничә мәктәп ачтым. Тывалылар - көтүче халык, Саян тауларында көтү көтә. Эзләп табуы да кыен үзләрен. Комсомол, партия эшендә дә мәктәптән аерылмадым, хезмәтем мәктәпләр белән бәйле булды. Вакытында көчемне кызганмый эшләдем. Хәтта кызлар турында да уйларга вакыт юк иде. 1956 елда авыл хуҗалыгы техникумында медицина хезмәткәрләре Октябрь бәйрәме уңаеннан кичә уздырасы иде. Мин котларга килдем. Биюләр башланган, күрәм - кызмача егет бер кызны көчләп биергә чакырмакчы була, ә тегесе теләми. Мин, якларга теләп, кызны үзем биергә чакырдым. Соңрак танышып киттек. Ул - латыш кызы Мария Ивановна Витнер иде. Соңрак яратышып, гаилә корып җибәрдек, балалар үстердек. Әмма эшем никадәр әйбәт булмасын, туган җиремне, Казанымны сагынып яшәдем. Хәтта ике тапкыр Казансу елгасын күрергә, «Шүрәле» балетын карарга чал Казаныма кайтып килдем, күңелемне шул рәвешле тынычландырдым. Күпме шулай яшәгән булыр идем - белмим, әмма тормыш биргән сабак фикеремне үзгәртергә мәҗбүр итте. Ял көннәремнең берсендә: «Әйдәгез, мин сезне тынлык тыңларга паркка алып барам», - дип, балаларны иртән үк паркка алып киттем. Шулай рәхәт чигеп, ял итеп йөргәндә, бер төркем үсмерләрнең куак төбен юешләп торуларын күрдем. Яннарына бардым да: «Балалар янында болай кыланмасагыз да була бит», - дигән идем, арадан берсе: «Синең ни эшең бар, бу - безнең җир, үз җиреңдә хуҗа бул», - димәсенме!.. Бик гарьләндем шунда. Мин алар өчен гомерем белән исәпләшми яшәдем, укырга һәм язарга өйрәттем, эшле, фатирлы иттем. Тик шулай да теге малайга рәхмәт. «Үз җиреңдә хуҗа бул», - дигәне өчен».
Гомәр ага шул бакчада үз гомерендә икенче тапкыр ант итә. Эченнән генә: «Гомеремнең азагына кадәр үз милләтемә хезмәт итәр идем», - дип пышылдый һәм сүзендә тора.
1971 елда Казанга кайткач, аны ТАССР Министрлар Советы каршындагы социаль-мәдәни учреждениеләр идарәсенең бүлек башлыгы итеп билгелиләр. Мәдәният-сәнгать әһелләренең матди ихтыяҗларын кайгырту өчен үзен кызганмыйча эшли ул, торак проблемаларын хәл итә. Мәдәният биналарының торышын яхшырта, сәнгатькәрләрне дәүләт бүләкләренә тәкъдим итү эшен аерым игътибар үзәгенә ала. 1980 елда Казан дәүләт мәдәният институтының үзе оештырган мәдәният теориясе һәм тарихы кафедрасын җитәкли, доцент булып эшли. 1992 елдан ул Татар энциклопедия институтының директоры итеп билгеләнә, аны оештыруда башлап йөри. Әйе, милләткә менә шулай да хезмәт итеп була. Гомәр аганың фидакарь эшчәнлеге югары бәяләнә - ул күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнә, «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеменә лаек була. Халыкта: «Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул», - дигән әйтем бар. Әмма ул үз ватанында солтан дәрәҗәсендә яшәде һәм яши. Мин ил аксакалына сәламәтлек, уңышлар һәм алга таба да үз милләтенең сөенече булып гомер итүен телим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: