Шәһри Казан

Үз мәгариф системабыз кирәк

Милли горурлыгы булмаган халыкның киләчәге юклыгын исбатлап торасы юктыр, мөгаен. Бу сыйфатны кайда, ничек тәрбияләргә мөмкин? Милләтебезнең хокуклары елдан-ел, көннән-көн кысылганнан-кысыла бара. Шундый шартларда телне ничек саклап һәм үстереп була соң? Аның өчен, беренче чиратта, милли мохит кирәк. Шәһәрдә татарлар таралып урнашканын исәпкә алсак, милли мохитне фәкать милли мохитле мәктәпләрдә...

Реклама

Һичшиксез, безнең милли мәгариф системасы булырга тиеш. Аны мәктәптән башларга кирәк. Әмма соңгы елларда татар мәктәпләре кимегәннән- кими бара. Мәсәлән, Совет районында 40тан артык мәктәп бар, шуларның өчесе - татарныкы. 20 нче гимназия, 11 нче гимназия, 149 нчы лицей. 20 нче гимназияне ачтыру өчен бик күп хезмәт куярга туры килде. Совет районында урнашкан 15, 72, 110, 121 һәм 126 нчы мәктәпләр - барысы да рус теллеләр һәм барысында да татар сыйныфлары бар иде. Ул сыйныфларны бер мәктәпкә тупларга кирәклеген исбатлап, миңа күп мәртәбәләр шәһәр советы утырышларында чыгыш ясарга туры килде. Ниһаять, 2001 елның сентябрендә гимназия ачылды, әмма карарда күрсәтелгән 110 нчы мәктәп бинасында түгел, ә балалар бакчасы бинасында (192), чөнки 110 нчы мәктәп укытучылары һәм ата-аналар исеменнән, «дискриминая русских», дип, Мәскәүгә хат юллаганнар. Шулай итеп гимназия 9 ел дәверендә балалар бакчасында «яшәде». Шәһәр мәгариф комитеты да кул кушырып утырмады - яздык... Төрле җаваплар килде. Аларны туплап, «Звезда Поволжья» газетасына җибәреп, ТР Президенты исеменә ачык хат яздым. Һәм ул хат 2010 елның 10 июнендә басылып чыкты. Шуннан соң хәл уңай якка үзгәрде. Шул ук елның беренче сентябрендә, балалар иҗат академиясе бинасын гимназиягә биреп, балалар академиясен балалар бакчасына күчерделәр. Әмма бу мәсьәлә бүгенгә кадәр чишелеп бетмәгән. Балалар академиясенә балалар бакчасы бинасы җитмәгәнме? Анда, 9 ел эшләү чорында, 20 нче гимназиянең 400 баласы белем алды, бүгенге көндә укучылар саны - 490. Ярар инде берничә түгәрәк Пионерлар урамындагы 10 нчы йортта эшләсен дә ди, ә менә ни өчен директорлар кабинетлары белән алышмады, ни өчен балалар академиясе директоры иске урынында утырып калды?
Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 11 нче гимназия иң иске бинада көн күрә. Ә менә 149 нчы лицейга (элеккеге төрек-татар) килгәндә, бинадан зарланып булмый. Шуңа күрә, ата-аналар балаларын бу лицейга бик теләп укырга китерәләр. Бүгенге көндә укучылар саны 800дән артык. Идел буе районына караган 18 нче гимназия әле һаман балалар бакчасы бинасында һәм анда сыймаган сыйныфларны 42 нче мәктәпнең (рус мәктәбе) өченче катында укыту дәвам итә. Берничә ел элек, ике рус мәктәбен берләштереп (69 һәм 42), 69 нчы мәктәп бинасын гимназиягә бирергә тиешләр иде. Шундый карар булуга карамастан, рус әти-әниләре ризасызлык белдергәч, ул үтәлмәде. Ә без, нигә ата-аналар балаларын татар мәктәпләренә бирмиләр икән, дип гаҗәпләнәбез. Бирәләр, әмма бинасына карап.
73 нче татар мәктәбенә 4 нче гимназия дигән исем бирелде, икедән бер калды. Сәбәбе - 1000 укучыга исәпләнгән бинада 434 кенә бала укый икән. Бина иске, бүгенге көн таләпләренә туры килми, имеш, шуңа күрә аны сүтәләр. Бәлки, җир урыны кемгәдер кирәк булгандыр. Ул бинага капиталь ремонт ясап, 177 нче рус мәктәбе үрнәгендә бассейн, футбол кыры, күнегүләр һәм хореография заллары, тир, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары ясалса, ике мәктәпне дә саклап калып булыр иде. Вахитов районында урнашкан 4 нче татар мәктәбен ябып, 140 млн сумга реконструкция ясап, бинаны кадетларга бирделәр. 4 нче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары соңгы кыңгырауны көтеп яшәгәндә (алар 10 ел бергә укыганнар), төрлесен төрле мәктәпләргә чәчтеләр, чөнки ул тирәдә бер генә татар мәктәбе дә юк.
Ә менә соңгы вакытта ачылган мәктәпләргә килгәндә, барысы да русныкы. Совет районында төзелгән 178 нче мәктәпне татар-инглиз мәктәбе итәр өчен, милли хәрәкәт вәкилләре, шәһәр мәгариф комитеты төрле баскычтагы хөкүмәт даирәләренә мөрәҗәгать хатлары яздылар. Нәтиҗәсе - ул рус мәктәбе булачак, әмма татар сыйныфлары да ачылачак, дигән җавап алдык. Ә нигә киресенчә түгел: татар-инглиз мәктәбе итеп, рус балалары өчен сыйныфлар ачмаска?
Май аенда «Кара-каршы» тапшыруында Дәүләт Думасы депутаты, мәгариф комитеты әгъзасы И.Гыйльметдинов катнашты. Аның фикере буенча, татар телендә башлангыч белем бирсәк, шул җитәр. Аннан соң русча укытырга кирәк, чөнки балаларның БДИ тапшырып, вузда укыйсылары бар бит. Татар мәктәбеннән соң 5 сыйныфта рус телендә укуларын ул ничек күзаллый икән? 4 ел татар телендә алган белемнәрен русчага тәрҗемә итәргәме? Депутатка шундый киңәш бирер идем: БДИны гамәлдән чыгарып, вузга кергәндә имтиханнарны татар телендә тапшырырга һәм Татар милли университеты ачу өчен көрәшергә кирәк.
Белем нинди телдә алганга бәйле түгел. Белем белем инде ул. Белем дәрәҗәсен телгә бәйләргә ярамый. Финнар - фин телендә, французлар француз телендә белем алган кебек, безгә - татарларга, үз телебездә белем алырга кирәк. Әмма моның өчен көрәшчеләр сорала, үз мәгариф системабыз булырга тиеш.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: