Шәһри Казан

Үз телеңдә «әни» димәгәч...

Күптән түгел генә Томск шәһәрендә туып үскән, бүген дә шул шәһәрдә гомер кичерүче 23 яшьлек Әмир Вәлиев исемле бер егет белән танышып сөйләшергә туры килде. Башкалардан берни белән дә аерылып тормаган бу егет минем русча эндәшүемә саф татарча җавап биреп таң калдырды! Чын әдәби, икенче төрле әйткәндә, китап теле белән...

Реклама

Әмир татар бакчасына да йөрмәгән, татар мәктәбендә дә укымаган, дуслары да төрле милләт вәкилләре, күбесе - руслар. Радио тыңлап, телевизор да карап утырмаган. «Ничек соң син татарчага өйрәндең болай?» - дип соравыма: «Өйдә гел татарча сөйләшәбез, без бит татарлар», - дип кенә җавап бирде. Ахмак сорау бирәсең, дип уйлагандыр инде. Без дә татарлар анысы, ләкин безнең кебек төрле диалектлар өстенә рус сүзләрен дә кушып, татар теленнән катык оетмый шул бу егет.
Без дә Татар илендә яшибез, үз телебезне беләбез дип йөргән булабыз тагын. Горур халык, батыр халык дип мактанышабыз, шанлы үткәнебез белән масаябыз. Үткәннәр белән мактанышу күпмегә барыр ул, белмим. Үткәннәрдән гыйбрәт алып, киләчәккә карап, бүгенге көн белән яшисе дә бит. Бар белгәнебез - зарланышу. Татар теле нигә кирәк ул, баланың үзенә генә авыр була, дип, балаларыбызны татар бакчаларына йөртмибез, үз телебездә укытмыйбыз... Татар җанлы булырга теләп тә, мөмкинлекләре булмаганнарга акланырлык сәбәпләре дә бар - бүгенге көндә баланы бакчага урнаштыру зур проблема, кайда анда татарныкын эзләп утырасың?! Ләкин бөтен гаепне бакча белән мәктәпкә генә аударып калдыру да дөрес түгел. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», ди бит халык, гаиләдә татарча сөйләшмәгән баланы татар бакчасына бирүдән нинди мәгънә?!
Татарча белмәү ул оялганнан гына түгел, вакытында өйрәтүче булмаган, диләр кайберәүләр. Татар гомер буе оялган-кимсенгән, үртәлгән, ул коллык гадәтләреннән арынмаган. Кемгәдер ярарга тырышу, куштанлану, бер-береңнән көлү канга сеңгән. Бер татар акцент белән сөйләшсә яки кирәкле сүзен искә төшерә алмыйча ык-мык килеп торса, акыллы рус кешесе ул сүзне әйтеп җибәрә, аңа ярдәмгә килә. Ә икенче татар беренчесеннән көлеп басып торачак, соңыннан бу турыда танышларына мәзәк итеп тә сөйләячәк. Янәсе, ул шәп белә! Рус телен белергә кирәк, тик аны үз телеңне онытмыйча да өйрәнеп була. Хәтердә, бер яңа түрәнең исемен әйтеп бетерә алмыйча азапланган иде халык - Вәлимөхәммәтович. «Бу да булдымы инде исем!», «Нигә кыскартмый икән ул аны, йә русчага яраклаштырсын иде?!» - дип зарланучылар күп булды. Ә нигә ул аны кыскартырга тиеш? Нигә соң без Дмитрийны, керәшен татарлары кебек, Метри дип кенә җиффәрмибез?!.
«Татар теленә ихтыяҗ юк, аны өйрәнүдән ни файда?» - диләр икенчеләре. Ихтыяҗ юк, фатир ишеген ачып чыгуга ук ул татарлык кирәкми дә кебек. Хет шунда ишек янындагы кадакка элеп калдыр. Ихтыяҗны булдырмаучылар без үзебез түгелмени?! Бездә ике дәүләт теле, теләсә кайсында сөйләшергә хакыбыз бар. Тик кибеткә кереп татарча әйбер сорый башласаң, сары чәчле кибетче кыз: «Я вас не понимаю», - дип, авызны яба. Үзе дә татар авылында туып үскән, баскыч төбендә кызыл эчле үзбәк галошын салып калдырып, шәһәргә килеп «культурлашкан» кемсә инде югыйсә. Бәхәсләшеп торыр идең, синең артта чиратта торган өчен бер милләттәшең ашыктыра. Ә менә чит илләрдә гомер кичерүчеләргә нигә кирәк ул татар теле? Кайбер очракта алар яшәгән шәһәрдә генә түгел, хәтта ул илдә, республикада да татарлар берничә дистә генә булырга мөмкин. Алар һәркөнне күрешеп-сөйләшеп тә тормый, ә туган телен онытмый! Бәлки чынлап та бөтен булдыклы, акыллы татар чит илләргә качып беткәндер? Чит ил дип ерак йөрисе дә юк, Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә туган телләрен онытмыйлар. Ульян, Самара, Пермь, Нижгарныкыларны гына ал.
«Дәүләтебез булса,телебез булачак», - диючеләр бар. Күп калмаган икән, дәүләт кенә кирәк. «Теле барның иле бар» дигән мәкальне кире яктан укырга икән хәзер. СССР таркалганнан соң союздаш республикалар үзбаш булып яши башлагач, берсендә дә үз телен белмәгәннәргә «ликбез»лар оештырылганы ишетелмәде. Урта Азия, Кавказ, Балтыйк буе республикаларын әйтеп тә торасы юк, алар гомер бакый рәхәтләнеп үз телләрендә сөйләшеп, гореф-гадәтләрен саклап яшәделәр. «Алар барысы да Россиягә соң кушылган», - дип акланучылар булыр. Әйләндерик тә тагын бер тапкыр Явыз Иванны сүгеп ыргытыйк, ничәнче кат, тормакчы булып, башын табут капкачына бәргәндер инде. Ул явызның дәфнә яфрагына күмелергә хакы юк, әмма дәүләтен югалтканнан соң өч гасыр ярым михнәт күреп яшәсә дә, татар телен онытмаган, ХХ гасыр башында большевиклар килеп берничә дистә елда татарны телсез иткәннәр. Үзбәк белән таҗикка да «якты киләчәк»кә юлны гел шул бер Ленин бабабыз күрсәткән югыйсә. Аларга карыйсың да ирексездән: «Безнең алардан кайсы җиребез ким?» - дип уйлыйсың. Алар безнең кебек үз-үзләреннән оялып, телен яшереп яшәми. «Ленин бабай сөйләшкән өчен генә» урысчасын да сукалый бераз, безнең якларга килеп акча эшләп китәргә кирәк бит. Безнекеләр алардан көлгән була, ә тегеләрнең исләре дә китми. Тик утыра ләвәшен чәйнәп, үзенчә сөйләп. Кем кемнән көләргә тиеш? Бөтен хикмәт тә үз телеңне белүдә икән шул.
«Татар теле нигә кирәк ул, аның белән кая барасың, дуракмы әллә син?» - диде миңа берсе. Кем белә, бәлки дурактыр да! Үз телен белгән кешене юләрләр йортына ябып куйганнары ишетелмәгән иде болай үзе. Әгәр үз телендә сөйләшкән һәрбер кеше юләр булса, татар өчен бернинди куркыныч юк, безнең бик «акыллы»лар сафының иң алгы рәтләрендә бармыш көнебездер.
«Папысы, сиңа әйтәм», «мамысы, тыңла әле» дигәнне ишетеп үскәннәр бу мәкаләне укырлар дип өметләнмим, хәреф җыеп укый алганнары да үзләрен миннән күпкә алдынгырак, белемлерәк санарлар. Саный бирсеннәр. Манкортлык та булдымы инде масаерлык нәрсә! Исән-сау булып та, сине тудырган газиз анаңа үз телеңдә «Әни» дип дәшәргә дә оялып гомер кичер инде...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: