Шәһри Казан

Заманча тәрбия нинди була?

Күптән түгел Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә мәгариф бүлеге белгечләре, мәктәп директорлары һәм район мөхтәсибәте вәкилләре катнашында «Шәхескә юнәлтелгән заманча, сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү» дип исемләнгән киңәшмә-семинар узды.


«Заманча тәрбия бирү» сүзе теманың ахырында булса да, район мәгариф бүлеге җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты И.Садыйков үзенең беренче сүзен тәрбия мәсьәләсеннән башлады. Ул бүгенге тиз үзгәрүчән җәмгыятьтә һәрьяктан камил шәхес үстерүдә әхлак тәрбиясенең алгы планга чыгуына басым ясады һәм киңәшмәдә катнашучыларны район мәгариф идарәсе һәм мөхтәсибәтенең мәктәпләрдә һәм мәчет-мәдрәсәләрдә укучылар, шәкертләр арасында «Коръән, намаз уку, азан әйтү бәйгеләре үткәрү турында карары» белән таныштырды. Мөхтәсибәт вәкиле бәйгене үткәрү буенча методик киңәшләр бирде һәм күргәзмә әсбаплар өләште.
Бу киңәшмәнең Югары Тегермәнлек мәктәбендә үткәрелүе очраклы хәл түгел. Монда укучыларга ныклы заманча белем бирү белән бергә, физик, эстетик, экологик һәм әхлак тәрбиясенә дә зур игътибар бирелә. Соңгы елларда мәктәптә әхлак тәрбиясе өлкәсендә ислам дине кыйммәтләренә, ата-бабаларыбызның рухи мирасына күбрәк мөрәҗәгать итәләр. Игълан ителгән бәйгегә дә алар алдан хәзерләнә башладылар. Ел башыннан ук һәр укучыга кулланма ярдәмлекләр: «Намаз уку тәртибе», «Ислам нигезләре», «Азан сүзләре», догалар язылган буклетлар өләшенде, аңлатмалар бирелде. Ир балалар өчен аерым, кызлар өчен аерым бүлмәдә намаз уку урыннары җиһазланды. Анда дәрестән тыш вакытларда, тәнәфесләрдә укучылар сыйныф-сыйныф булып яки аерым кереп азан әйтергә, намаз уку тәртипләренә өйрәнәләр. Өлкәннәргә, укытучы-тәрбиячеләргә һәм барлык хезмәткәрләргә дә мәктәптән чыкмыйча фарыз намазларын үз вакытында укырга була. Анда шәригать буенча кирәкле китап, әсбаплар да куелган.
Семинарга барлык дәресләр дә югары методик-технологик осталык белән хәзерләнгән иде. Иң югары бәя исә беренче категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Мортазина әзерләп, Г.Паустовскийның «Телеграмма» хикәясе буенча үткәрелгән ачык дәрескә бирелде. Дәреснең темасы «Вөҗдан хөкеме» («Суд совести») дип атала. Әлеге теманың асылы: җәмгыятьтә гаилә тәрбиясе, ана-бала, бала-ана фаҗигасе. Язмыш хөкеменә ташланган кадерсез ата-аналар, ятим балалар, башка меңләгән фаҗигаләр каян килә?! Моңа җавапны бернинди фәнни педагогика да, бернинди БДИ, интер-компьютерлар да бирә алмый. Аңа җавапны Аллаһның диненнән - Инҗилдән, Коръәннән, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең сөннәтеннән генә табарга була. Шуңа күрә бу дәрестә Коръәннән Аллаһ сүзләрен китерү бик урынлы булды. «Аллаһ хөкем итте һәм әмер бирде, әүвәл Үзенә генә гыйбадәт кылуны һәм аннан атага-анага игелек итүне. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димәгел, вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйләгел!.. Вә аларга шәфкать канатларыңны җәйгел!..)» («Исра» сүрәсе, 23-24 нче аять), (Ногмани тәфсире).
Аллаһны таныган, яшьтән дөрес дини-әхлакый тәрбия алган бала беркайчан да ата-анасын рәнҗетми, ялгыз ташламый. Картлар йортына да бирми. Шулай ук иманлы ата-ана да үз баласын приютларга китереп ташламый. Безнең дингә кайта башлавыбыз, хөкүмәтнең дингә игътибар итеп ирек бирүе тикмәгә генә түгел.
Намазга, истигъфарга чакырып, моңлы азан яңгырады. Ул - бу мәктәптә белем-тәрбия алып, Казан Ислам университетын тәмамлаган, хәзер шунда ук шәкертләргә гарәп теле укытучы-мөгаллим, «Кол Шәриф» мәчете азанчысы Алмаз Сафин авазы. Бу аһәң туган авылында яшәүче Габдрахман һәм укытучы Рәфиганың өлкән уллары Алмазның магнитофон язмасында укытучыларына, бәйрәмгә бүләге иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: