Шәһри Казан

Үзеңә азрак табиб булырга кирәк...

Туганым шалтырата: «3 яшьлек кызымның колагы авырта. Кычкырып елый. Нишлим икән?» - ди. Сәгать кичке тугызда участок табибына барып булмый, түләүле хастаханәләр дә бикле, бары «ашыгыч ярдәм» чакыртырга гына кала инде, дип, танышыма ярдәм итәргә теләдем. Әмма таңга кадәр көтсәләр дә, «ашыгыч ярдәм» хезмәте килмәгән булып чыкты.

Реклама

Кабат шалтыраткач: «Хәзерге вакытта 120 чакыру килде, без беренче чиратта иң авыр хәлдәге кешеләргә ярдәм итәбез, көтәргә туры килә», - дигәннәр туганыма.
Грипп эпидемиясеме, салкын тиеп авыручылар күбәйгәнме, ни өчен болай да озак килә торган «ашыгыч ярдәм» машинасы кайбер өйләргә бөтенләй килеп тә җитә алмый соң? Шул сорау белән «03» номерын җыйдым. Трубканы алган егет: «Көненә 1500-1600 чакыру кабул итәбез, бары 80 бригада гына эшли, өлгермибез, бернинди эпидемия дә юк, кеше күбрәк чакыра башлады безне», - ди. Баксаң, махсус карар нигезендә, алар кичке сәгать бишкә кадәр кан басымы күтәрелгән, югары температурасы булганнарга килмиләр икән. Ул вакытта син әле участок табыбыңа мөрәҗәгать итә аласың, ә аннары инде чакыруны кабул итәләр. Тик юл һәлакәтенә очраган, ток суккан, биектән егылып төшкән кешеләр белән чагыштырганда, 40 градус температура белән төчкереп, йөткереп ятучының хәлен чагыштырып буламы соң? Шуңа да, «ашыгыч ярдәм» беренче чиратта кичектергесез ярдәм кирәк булганнар янына ашыга.
Бер танышым «ашыгыч ярдәм» машинасында шофер булып эшли. «Ялгызлыктан туеп, сөйләшер өчен генә дә чакырталар диярсең табибларны, башым әйләнә, үләм, ахры, кан басымы югары, дип чакырткан карт-карчыкларның хәле, ни гаҗәп, тиз арада рәтләнеп тә китә», - ди ул. «Ни өчен шулай озак киләсез соң? Утыгызны кабызыгыз да юлда йөрү кагыйдәләрен сакламасагыз да була ләбаса», - дим аңа. «Франциядә «ашыгыч ярдәм» машинасында эшләүче берәүдән: Ни өчен шәһәр үзәгеннән син сәгатенә 30-40 чакрым тизлек белән генә барасың? кеше үлә бит, ашыгырга кирәк», - дип сораганнар икән. Теге: «Ә син тагын корбаннар булуын телисеңме әллә?» - дип җавап биргән, имеш. Менә мин дә, күземне акайтып куып барганчы, светофорга карап алам, Алла, сакланганны саклармын, дигән, юлда төрле кеше очрый, «ашыгыч ярдәм» машинасы дип һәрчак юл бирергә тормыйлар каршыга да килеп чыгалар?!» - ди.
Казанда тагын түләүле ашыгыч ярдәм хезмәте дә бар. «Шәһәр неотложкасы» дип атала ул. Балаң югары температура белән авырганда педиатр чакыртсаң, 1400 сум түлисе, олы кешегә табиб китертү якынча 1250 сумга төшә. Түләүле булгач, тизрәк киләләр, дисәм, монда да чират икән. «Машина бушамыйча, табиблар килә алмый, 3 сәгатьтән дә артыграк көтәргә туры килгән чаклар да була», - дип аңлаттылар анда. Кыскасы, үзеңә азрак табиб булырга өйрәнергә генә кала. Температура күтәрелгәндә кирәкле дарулар кул астыңда булса, кан басымын үлчи белсәң, бәлки, табиблар килгәнче түзәргә буладыр да...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: