Шәһри Казан

Үзебезнең Кырым (БАРУ ТӘРТИБЕ, БӘЯЛӘР, КИҢӘШЛӘР)

Кырым Республикасына сәяхәт итү теләгебез күптәннән бар иде, чөнки өлкәнрәк кешеләрдән аның матурлыгы, Кара диңгезенең шифалы һавасы, вак ташлы һәм комлы пляжлары, татлы җиләк-җимешләре, шәраблары турында шактый күп ишетергә туры килде.

Кайбер тарихи язмаларга күз салсак, элекке заманнарда атаклы сәүдәгәрләрне, танылган зыялыларны (хәтта ки патшаларны да), дәвалану өчен, нәкъ менә Кырым якларына җибәрә торган булганнар. Аннан соң, дөньялар болганып, ыгы-зыгылар булып торганда, чит илләргә чыгу да куркыта. Гәрчә Төркиядә ял итү Кырымга караганда арзангарак төшсә дә, күңелебез нәкъ менә шушы республикага тартылды. Туристлык агентлыгында юллама сатучы ханым да, елмаеп: «Ватан алдындагы бурычыгызны үтәгез инде. Аннан соң чит илләрне күрсәгез дә ярый», - диде. Ни дисәң дә, Кырым хәзер үзебезнеке бит!



Ничек барырга?

Кырымга самолетта да, поездда да, машинада да, автобуста да барып була. Самолет бәяләре кыйммәтрәк булса да, тизрәк барып җитү максатыннан, без дә шуны сайлаган идек. Әмма «ВимАвиа» компаниясенең проблемалары булу сәбәп­ле, юлга кузгалырга берничә көн кала, Казаннан Симферопольгә туры очарга тиешле самолетыбызны рейстан алдылар. Нәтиҗәдә, безгә Мәскәүгә поезд белән барып, аннан Симферопольгә очарга туры килде. Юл мәшәкатьлерәк булды. Аның каравы, ике куян койрыгын бергә тотып, башкалабызны да күреп кайттык. Кырым шәһәрләрендә тукталып, ял итә-итә, машинада баручылар да бар. Шулай ук сәяхәтебез вакытында автобуста килүчеләр белән дә таныштык. Казаннан Евпатория­гә автобуста барып җитәр өчен өч тәүлеккә якын вакыт кирәк икән. Сәламәтлекләре белән проб­лемалар булганнар: бу­ыннары сызлаучан, кан басымы күтәрелеп җәфаланган, йөрәк-кан тамырлары авырулары борчыган кешеләргә мондый юлны сайламаулары хәерлерәк. Шулай ук балалар да озын юлларны бик авыр кичерә.



Арзанрак булганга күрә, күпчелек халык, ял итәргә барганда, поездны сайлый. Узган елдагы кебек, Кырымга бердәм билетлар быел да бик актуаль. Бару һәм кире кайту өчен бердәм билетны билет кассаларыннан яки «РЖД» сайтыннан поезд билеты белән бергә алырга була. Аны Анапа яки Краснодарга барып җиткәч тә ала аласыз. Биш яшькә кадәрге балалар бердәм билет буенча бушка йөри ала, аларга аерым урын бирелә. 2017 елгы җәйге сезонга алар 30 сентябрьгә чаклы сатыла. Бердәм билет буенча Кырымның җиде шәһәренә: Керчь, Симферополь, Севастополь, Феодосия, Судак, Евпатория һәм Ялтага барып була. Ул үз эченә автотранс­портны һәм диңгез транспортын ала. Шуны истә тотыгыз: бердәм билетка поезд билетының бәясе кермәгән. Поезд белән сез Анапа яки Краснодарга кадәр бара аласыз. (Мәсәлән, Краснодарга олы кешегә поезд бәясе - 3000 сум тирәсе.) Аннан инде бердәм билет белән, башта автобуска, аннары диңгез транспортына, аннан инде тагын автобуска утырып, башка шәһәрләргә барып җитәсез (автобус - паром - автобус).

Анападан Керчька - 380 сум, Симферопольгә - 590 сум, Севастопольгә - 690 сум, Фео­досиягә - 460 сум, Судакка - 540 сум, Евпаториягә - 690 сум, Ялтага - 700 сум;
Краснодардан Керчька - 560 сум, Симферопольгә - 710 сум, Севас­топольгә - 810 сум, Феодосиягә - 590 сум, Евпаториягә - 810 сум, Ялтага - 820 сум, Судакка - 660 сум.

Кояшлы Кырым

Сәяхәтнамәмнең бер бүлеген булса да Кырымның табигатенә багышламасам, дөрес булмас иде. Кырым - уртача зурлыктагы гаҗәеп ярымутрау. Ялта, Евпатория, Судак кебек курорт шәһәрләре белән дан тота ул. Без исә, ял итәр өчен, Кырымның көньяк-көнчыгыш яр буенда урнашкан Симферополь районына кергән Николаевка бистәсен сайладык. Шәһәр шау-шуыннан качып, рәхәт, тыныч атмосферада, диңгез буенда гаилә, балалар белән ял итәр өчен менә дигән урын булды ул.

Реклама

Сәяхәткә кузгалганчы, исән-имин барып кайтудан соң, күңелгә шик кертеп бераз уйландырганы, әлбәттә, һава торышы булгандыр. Чөнки үзебездәге салкын, болытлы көннәр, пыскак яңгырлар тәмам кәефне кырган иде. Кырымда да климат шулайрак булса, бер дә күңелле булмас, чил илләрне күреп кайтырлык акча түләп, тәрәзәдән яңгыр яуганын күзәтеп утырырга туры килмәсен тагын, дигән шөбһәле уйлар да килде күңелгә. Аллага шөкер, Кырым безне эссе, кояшлы көннәре, матур кичләре, җылы диңгезе белән каршы алып, рәхәтләнеп кинәндерде. Хәер, әйтергә кирәк, быелның үзенчәлекле һава торышы Кырымны да читләтеп узмаган. Без килгәндә дә һава дымлырак иде, чөнки атна дәвамында көн саен диярлек яңгырлар яуган. Алда язганымча, без анда булган көннәрдә 30-34 градуска кадәр эсселәр торды. Шулай да китәсе көнебездә диңгездә коена алмадык, чөнки иртәдән бирле яңгыр яуды, көн дә суытты. Шул көнне генә килгән туристларның, авыз-борыннарын җыерып: «Мондый һава торышыннан үзебездә дә туйган идек», - дисә, бистә халкы: «Мондый җәйне хәтерләмибез. Бездә сезон буена да яңгырлар яумый иде», - диде.



- Бездә туристлык сезоны майда башланып, октябрьгә кадәр дәвам итә. Дөрес, кайбер батыр йөрәклеләр хәтта кышын да килеп диңгездә коена. Шулай да күпчелек халык, ял итәр өчен, июль белән августны сайлый. Июль башында диңгездә 22-24 градус булса, август урталарына 27-28 градуска да җитә. Бу вакытларда су «яңа сауган сөт» шикелле җылы һәм рәхәт. Медузаларны да нәкъ менә шушы чорда күрергә була. Әмма икенче ягы да бар: бу чорда инфекцияләр чыгарга мөмкин. Аннан соң комлыкларда да алма төшәрлек урын булмый, - диде миңа яңа танышым Галина ханым.

Сәяхәтебез июнь ахыры-­июль башында булгач, баштагы мәлләрдә комлыкларда кешенең артык күп булмавын сезон белән бәйләгән идек, әмма соңрак эшнең анда түгеллеген белдек. Кырымда ял итүчеләр быел чыннан да азрак икән. Без яшәгән йорт хуҗасы Володя абзый әйтүенчә, 5 меңгә исәпләнгән ял базасы башка елларны бу чорда шыплап тула торган булган. Ә быел һәр йортка караган территориядә дә диярлек «урыннар бар» дигән элмә такталарны күрергә туры килде. Шуны искә алып булса кирәк, кайбер йортларда 20-25 процент ташламалар да каралган иде.



- Кырым Россиягә кушылганчы, без белорусслар бе­лән бик дус-тату яшәдек. кушылуны ­Белоруссия кабул итмәгәч, хәзер аларга бирегә ял итәргә килү дә тыелды. Аннан соң быел күпчелек халык Төркия­гә бара бит, чөнки алар чартер рейсларын сатып алгач, чит илгә очу арзангарак чыга. «ВимАвиа» авиакомпаниясе дә ышанычсыз булып чыкты. Июнь башында самолетлар очмау нәтиҗәсендә никадәрле кеше ял итәргә килеп җитә алмады, - дип аңлатты ул туристлык агымының кимүен.
Югыйсә, монда яшәүче халык сүзләре буенча, Кырымның инфраструктурасы, узган ике-өч ел белән чагыштырганда, шактый алга киткән. Симферополь һәм Севастополь тирәләрендәге юллар төзекләндерелгән, электр һәм су белән тәэмин итү проблемалары чишелгән, республиканың күпчелек комлыклары ачык һәм бушлай. Быел аларның саны 445кә җиткән. Шифаханәләргә караган кайбер комлык­лар, дәвалау үзлегенә ия булганлыктан, читтән килүчеләр өчен ябык. Дөрес, теләк булса, анда да эләгергә мөмкин: моның өчен тәүлегенә 50 сум түләү дә җитә. Диңгезнең чисталыгына килгәндә, аның сыйфаты турында майдан ук кайгырта башласалар да, санитар-эпидемио­логия хезмәте белгечләре су пробасын бөтен җирдә дә алмыйлар. Аерым комлыкларның сыйфаты өчен хуҗа кеше һәм арендаторлар җаваплы. Белгечләр сүзләре буенча, нормадан тайпылышлы пробаларга алар июль ахыры-август башында тап була.

Июньдә Кырымга баруның өстенлеген дәвам итеп, тагын бер матурлыкны язасы килә. Без тукталган ял базасының аллеяларын нинди генә роза гөлләре бизәми иде: алы, агы, кызылы, сарысы, шәмәхәсе, төрле төсләр катнашмасы һәм тагын әллә ниндиләре. Үзләре бездән дә биегрәк! Ә исләрее-е!.. Килгәндә шау чәчәктә утырган розалар ялыбызның ахырына калмады да диярлек. Шулай берара ял итеп, хәл җыеп алганнан соң, алар кабат чәчәккә төренә икән. Һәм шул рәвешле октябрьгә кадәр туристларның күз явын алып, кәефләрен күтәреп тора.

Ташландык виноград

Әйтергә кирәк, Кырымның авыл хуҗалыгы тармагы мактанырлык түгел. Аеруча монда ташландык хәлдә ята торган виноград бакчаларының күплеге хәйран калдыр­ды. Михаил Горбачёв заманында, 1985-87 елларда узган алкогольгә каршы кампаниядән соң, республикада 152 мең гектар мәйдандагы виноград бакчаларының яртысыннан күбрәге юк ителгән. Хәтта бу хәлләрне күтәрә алмыйча, бер зур шәраб заводының хуҗасы үз-үзенә кул да салган. Сергей исемле гид егетебез сөйләвенчә, бүгенге көндәге виноград бакчалары барысы да яңадан утыртылган. Әмма алар яхшы, чын, сыйфатлы шәраб биргәнче, тагын берничә ел узарга тиеш икән әле.

Севастопольдә бөтен ­ дөньяга танылган француз актёры Жерар Депардьеның да виноград бакчалары бар. Аның Кырым шәраб­лары белән кызыксынуы 90нчы елларда ук башланган. 2005 елда ул үзенең планнарын тормышка ашырырга теләп, Кырымның көньяк яр буенда виноград бакчалары сатып алмакчы булган, әмма каршылыкка очраган. Җаны теләгән - елан ите ашаган дигәндәй, Депардье да, җиде ел узгач, Кырымда үз плантация­ләренә ия була һәм ташландык заводны төзекләндереп, шәраб җитештерүгә керешә.

Виноград бакчаларыннан тыш, биредә алма, груша, шәфталу, абрикос, төче чия үсә, әмма алар да урыны-урыны белән генә. Базарда сатуга чыгарылган җиләк-җимешнең дә күпчелеге башка илләрдән кертелгән. Шул ук Володя абзый сөйләвенчә, унбиш-егерме еллар элек Кырымда мөгезле эре терлекләрне, атларны да суеп сатып бетергәннәр.
- Безнең үзебезнең сыерларыбыз, атларыбыз бөтенләй юк дә­рәҗәсендә. Ә базарда, кибеттә сөт, ит саталар. Каян килә ул? Шаккатабыз. Виноград бакчаларының ташландык хәлдә булуы да җанны ашый. Элегрәк үзем дә шәраб ясау белән шөгыльләнә идем, хәзер күңелем бизде, - дип ачынды.

Кырымның данлыклы Бакчасараен да, мәгарә шә­һәре Чуфут-калесен да, кыя­ларга кертеп салынган Успения монастырен да, Белогорск шәһәрендәге даны еракларга таралган «Тайган» Сафари паркын да күрдек. Кыскасы, күңелебез булып, Кырымның рәхәт һавасын күкрәк тутырып сулап, сый-нигъмәтләреннән авыз итеп, зәп-зәңгәр диңгезенә гашыйк булып, кабат очрашуларга өмет итеп, туган җир­ләргә исән-имин әйләнеп кайттык.

Белеп тор!

Туристлык агентлыгыннан юллама белән бару кыйм­мәткәрәк төшә дисәләр дә, исәпләп чыгару буенча, үз юлы белән баручылар әллә ни акчаларын янга калдырмый. Ә менә экскурсияләргә үзең сәяхәт итү чыннан да отышлырак.

Россия курортларында ял итәргә уйлаганда, юлламага ашауны кертмәвегез яхшы. Чөнки, беренчедән, андый юлламалар шактый кыйммәткә чыга, икенчедән, безнең илнең ял итү зоналарында тәкъдим ителә торган ризыкны бик мактамыйлар. Өченчедән, кая да булса экскурсия­гә барганда, барыбер башка җирдә ашарга туры киләчәк.
Агентлыктан самолетка билет алганда, авиакомпаниянең эшчәнлеге белән дә кызыксыныгыз. Алдагы елларда пассажирларны ташуда проб­лемалары булмаганмы, хәзерге вакытта эшләре ничек бара. Интернеттан башка кешеләрнең фикерләре белән дә танышыгыз.

Сату урыннары комлыктан никадәр ераграк булса, бәяләр шуның кадәр арзанрак. Моннан тыш, бәяләрнең шактый төрлелегенә игътибар иттек. Мәсәлән, биш литрлы суны 80 сумга да алырга, 50 сумга да табарга мөмкин.



Кырымның көнбатыш яки көнчыгышында ял итсәгез, шешәгә тутырылган суны гына эчү яхшы.
Диңгез буенда урнашкан шәһәрләрнең иң куркыныч сыйлары исемлегендә пешерелгән диңгез кысласы беренче урында тора, чөнки алар, пешерелгәннән соң 15 минут узу белән үк, сәламәтлеккә куркыныч тудырырга мөмкин. Әлеге исемлеккә шулай ук кремлы печеньелар, итле ризыклар да керә.

Яши торган урыныгыздан чыккан вакытта тәрәзәләрне, балкон ишекләрен ачык калдырмагыз. Йокларга ятканда да фотоаппарат, телефон, сумка кебек әйберләрне күренеп тора торган урыннардан алып кую хәерлерәк. Дөрес, без ял иткән җирдә бу яктан проблемалар булмады. (Тыныч бистәнең тагын бер плюсы!)

Бәяләр

Җиләк-җимеш, яшелчә
Шәфталу - 100-180 сум
Абрикос - 180 сум
Виноград - 200 сум
Слива - 180 сум
Кавын - 100 сум
Төче чия - 180-200 сум
бер зур стакан бакча җиләге - 150 сум
Киви - 200 сум
Банан - 100 сум
Груша - 180 сум
Кыяр - 50 сум
Помидор - 100-120 сум

Торак (бер ятак урын)
Ялта - 550 сумнан
Судак - 400 сумнан
Евпатория - 400 сумнан
Феодосия - 385 сумнан
Николаевка - 400 сумнан

Туклану

Ашханәдә бер олы кешенең төшке ашы
(салат, беренче һәм икенче аш, сок яки чәй) - 350 сум тирәсе

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 16 декабря 2017 в 07:33
    Ял көннәрендә көчле буран көтелә
    Бүген, 16 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, урын белән кар, буран көтелә. Көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте.
    81
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 10:00
    Герой әби Әминә әби Шәфигуллина – «Элекон» заводы тарихында иң беренче Социалистик Хезмәт Герое исемен алган кеше. Аңа кадәр Татарстанда бу югары бүләккә унҗиде кеше генә ия булган, ул – унсигезенчесе һәм иң гаҗәбе – Герой исемен Әминә әби 36 яшендә үк алган.
    186
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 11:11
    Ялт-йолт килеп торсын өчен Хатын-кызларның күбесе ир-атларга аяк киеменең нинди булуына карап бәя бирә. Пычрак яки тузан кунган ботинка кигән ир затына хатын-кыз борын чөереп кенә карый. Кибеттән сатып кына алган вакытта бөтен аяк киеме дә матур булып ялтырап тора. Тора-бара тоныклана, беренчел матурлыгын югалта. Аяк киемен бакслап ялтыратуның да серләре бар.
    149
    0
    0