Шәһри Казан

Өзелгән Сабан туе

1941 елның язын Әлки районының (элеккеге Кузнечиха) Төгәлбай авылы халкы да зур уңышларга өмет итеп каршылаган иде. Ул вакытта «Кызылармеец» колхозының чәчү, урып-җыю эшләрен башкару өчен каен шакмаклары белән эшләүче бер «ГГТ» чылбырлы тракторы, бер «Фордзон» тракторы, чылбырлы трактор тартып йөри торган бер «Коммунар» комбайны һәм 100 баш аты бар...

Реклама

1941 елның язын Әлки районының (элеккеге Кузнечиха) Төгәлбай авылы халкы да зур уңышларга өмет итеп каршылаган иде. Ул вакытта «Кызылармеец» колхозының чәчү, урып-җыю эшләрен башкару өчен каен шакмаклары белән эшләүче бер «ГГТ» чылбырлы тракторы, бер «Фордзон» тракторы, чылбырлы трактор тартып йөри торган бер «Коммунар» комбайны һәм 100 баш аты бар иде. Авылның тырыш-уңган халкы шулар ярдәмендә бөтен эшне кыска вакытларда башкарып чыга килде. Авылда ул чакта 200 йорт булып, 1000нән артык кеше яшәде. Язгы кыр эшләре беткәч, беренче эш итеп фин сугышы ветераны, колхоз рәисе Котдус Гаязов Бизнә елгасына буа буып куюны оештыра иде. Ул - янгын куркынычсызлыгы өчен дә, каз-үрдәкләргә дә кирәк урын. Шул ук вакытта халыкның ял итү урыны да булып тора. Бу эш авыл халкы катнашы белән өмә формасында үтә. Анда катнашкан халык өчен колхоз сарык суеп, шуннан ерак түгел Зирек чишмәсе янында 100 литрлы казанда аш, 50 литрлы самавырда чәй әзерләтә. Яшьләр, бәйрәм төсе алган бу эштән соң, шул чишмә янындагы тигез мәйданда кич буе җырлап-биеп күңел ачалар. Шуннан инде печән өстенә төшкәнче зур татар авылларында Сабан туйлары үткәрелә башлый. Июнь башларында безнең Төгәлбайда да Сабан туе билгеләнде. Ул Бизнә елгасы буенда Фәтхетдин ындыры дигән зур тигез мәйданда үткәрелә. Анда күрше татар авылларыннан да халык килә. Сабан туенда катнашасы чабыш атларын бер ай алдан махсус рацион белән ашатып, чи йомыркаларга кадәр эчереп әзерлиләр иде. Мәйдан кырыенда авыл үзешчәннәре матур концерт оештыра, күп халык шуны да манзара кыла. Мәйдан уртасында Сабан туеның төп тамашасы - көрәш бара. Кырыйдарак авыл кибете конфет, прәннек, хәлвә кебек тәм-томнар белән сәүдә итә. Хәмер дигән нәрсәнең исе дә юк, халыкның аннан башка да күңеле күтәренке иде. Шулай шаулап-гөрләп барган бәйрәмнең бер мәлендә - көндезге 12ләр тирәсендә Бизнә елгасы башланган «Калабашы» дигән җирдән кап-кара болыт күтәрелде. Башта тузан-туфрагы белән көчле җил килеп бәрелде. Аннан күк күкрәп, яшен яшьнәп чиләкләп яңгыр коярга тотынды. Бер сәгать барган яңгырдан бөтен мәйдан су белән тулды, гөрләвекләр ага башлады. Халык, бәрелеп-сугылып, җыенып, китәргә ашыга. Колхоз рәисе Котдус абый балаларны тиз арада арбаларга төяп озатты. Гөрләп барган Сабан туе, тәмамлана алмыйча, вакытсыз өзелде. Сабан туе батыры да ачыкланмады. Аңа дип аталган тәкә дә яңадан колхоз фермасына кайтты. Бер атна элек кенә буган буа да китте. Аның белән бергә шунда йөзеп йөргән каз-үрдәкләр дә акты. Бу мәхшәр авыл халкына шактый зыян салды. Шуның дәвамы дигән кебек, ике атнадан яңа дәһшәт килде - Бөек Ватан сугышы башланды. Бер ел эчендә авылдан 18дән 50 яшькә кадәрге ир-атларны алып бетерделәр. Ә калганнарын яшьләре кергән саен ала бардылар. 4 елда авылдан 187 кеше киткән. Шуның 130ы һәлак булып, 57се исән кайтты. Бүген инде алардан өчәве - Нургази Хисмәтов, Гарифулла Хәмидуллин һәм Нәтфулла Гатин абыйлар гына исән. Алар да 90 яшьләргә җитеп киләләр, авылыбызның хөрмәтле кешеләре исәбендә торалар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: