Шәһри Казан

«Үземне әтисез дип хис итмәдем»

Бүгенге көндә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова кадер-хөрмәттә яши икән, анда өлкән кызы Гүзәлнең өлеше зур. Сабырлык, тыйнаклык кебек күркәм сыйфатларны Ходай аңа мулдан биргән. Үзе дә ике бала анасы ул. Шактый гомер үтсә дә, әтисе белән әнисенең аерылышу мизгелләре һаман күңеленнән җуелмый аның. «Мин сезгә үземнең әтием...

Реклама

- Гүзәл, әтиегез нинди һөнәр иясе иде? Аның турында искә алыгыз әле.
- Әти - фронт юлларын үткән кеше. Сугыштан соң 36 ел 22 нче заводта, ун ел ведомствоара сак хезмәтендә эшләде. Соңгы эш урыныннан аны һәрвакыт хөрмәтләп хәлен белешергә килеп йөрделәр, ә заводтагылар барлыгын да белмәде. Сугыш ветераны буларак фатир да, машина да ала алмады ул. Кайвакыт туганнары аннан: «Сиңа кайчан машина бирәләр соң?» - дип сорагач та: «Булыр әле, без - ветераннар күп бит», - дип җавап бирә торган иде. Кызганыч, көтеп җиткерә алмады шул, 2012 елда 86 яшендә безнең арадан китеп тә барды. Әрсез кеше түгел иде ул.
- Гүзәл, яшьлек елларында Зиннур абый белән Әлфия апа ничек табышканнар икән?
- Әни белән алар күрше фатирларда яшәгәннәр. Капма-каршы холыклы кешеләр бер-берсенә тартыла, диләр бит. Ул бик тыныч холыклы булды, беркайчан да кешегә авыр сүз әйтә белмәде.
- «Канатларны каера ул аерылу газаплары», - дип җырлана җырларда. Бу бигрәк тә балаларга кагыла торгандыр.
- Әти белән әни бергә сигез ел гына яшәде. Алар аерылышканда, миңа 6 яшь иде. Мин ул хәлне башта бик авыр кичердем. Әни киткәч, әти белән әбинең борчылулары бүгенгедәй күз алдымда. Фатир табылганчы, мин алар янында яшәп калдым. Аннары Ягодный бистәсенә кечкенә генә өйгә күчендек. Әни гастрольләргә киткәч, яшәү белән үлем арасында калган мизгелләребез дә булды. Бервакыт мин салкын тидереп авырый башладым һәм ярты ел урын өстендә яттым. Зөлфия дә, кечкенә чакта биектән егылып төшеп, аңын җуйган иде. Ашыгыч ярдәм килгәч тә: «Балагыз үлгән», - дип китеп барды. Шунда үзебезнең йортта яшәүче бер табиб аңа тиз арада укол кадаганнан соң, аңына килде. Сеңлемне шул табиб кына коткарып калды.
- Кайбер гаиләләр, аерылышуга, араларын өзеп куя. Сезгә дә андый киртәләр булмадымы?
- Башта без әти белән сирәгрәк күрешә идек. Аннары аның бөтен туганнары белән аралашып яши башладык. Бал корты сыман, бөтенесен дә үз тирәсенә җыярга яратты ул. Әни әтине алиментка бирмәсә дә, ай саен акчалата ярдәм итеп торды. Мин үземне беркайчан да әтисез итеп хис итмәдем.
- Әтиегез янына барып йөргәндә аның икенче хатыны тарафыннан кырын караш сизелмәдеме соң?
- Алар Тәнзилә апа белән 1968 елда өйләнештеләр. Ул хатын минем күңелемә бик яхшы кеше булып кереп калды. Аларның ике уллары туды. Айрат белән Илдар миңа һәрвакыт туганнарча яхшы мөнәсәбәттә булдылар. Тәнзилә апа минем якын дустыма әйләнгән иде. Бервакыт җәй көне әти безнең белән бакчага барды. Шуннан кайтканда соңга калдык та, әти әни белән мине кунарга үзләренә алып кайтты. Шул чакта Тәнзилә апа безне кунак көткәндәй каршы алган иде. Үзләренә барган чакларда ул мине төрле ризыклар пешерергә, салатлар ясарга, бәйләргә өйрәтте. Әти белән икесе безнең бакчага барып, агачлар утыртып йөриләр иде. Кызганыч, ул 53 яшендә вафат булды. Үләр алдыннан аның улларына: «Әтиегез белән без булмабыз, апагыз безнең урынга кала, аны ташламагыз!» - дигән сүзләрен һич онытасым юк.
- Энеләрегез Айрат белән Илдар әниләренең сүзенә колак салдымы соң?
- Әйе, бүгенге көндә алар минем иң якын ярдәмчеләрем. Кулларыннан килмәгән эш юк. Мин кушканны да көтмичә булышырга гына торалар. Бер гаиләдә үскән туганнар да андый булмас. Әти сыман ярдәмчел алар.
- Сезгә әтиегезнең кайсы сыйфатлары күчкән? Аннан калган һөнәрләрегез дә юк түгелдер.
- Әти мине җирне яратырга өйрәтте. Бакчасында ул виноград, карбыз, яңа сорт агачлар үстерде. Шәһәр урамыннан барганда берәр җирдә буш урын күрсә, анда агачлар, чәчәкләр алып барып утырта торган иде. Ул кышын да су коенды. Чаңгыда шуарга яратты. Ә инде хоккейга мәхәббәтне миндә дә тәрбияләде. Әти туганнарны җыеп бәйрәм ясарга һәвәс иде. Хәзер үзем дә шулай. Бергә җыелышып утырганда, аның сыман, төрле конкурслар, уеннар оештырырга яратам. Хәтта кечкенә генә спектакль дә уйныйбыз. Һәрберсенә рольләрне үзем язып бирәм. Уеннарда сорауларга дөрес җавап биргәннәргә бүләкләр өләшәм. Әти үзе, бер тамчы спиртлы эчемлек эчмәсә дә, кызыклы тостлар әйтә иде. Аның кайбер сүзләрен үзебез әле дә кабатлыйбыз. Шунысын да әйтим: нинди генә мәҗлес булмасын, безнең әни беркайчан да җырламады.
- Үзегезгә дә аның моңы күчмәгәнме?
- Мин элек хорга йөргән идем. Хәзер дә эшләгәндә генә җырлап йөрим. Әнинеке сыман моң җитеп бетмәгән, күрәсең.
- Сезнең язмышыгыз әниегезнекенә охшаган түгелме?
- Әйе, шулайрак килеп чыкты. Беренче ирем Ренат белән язылышып бик озак яши алмадык. Кызыбыз Иделия белән аннан аерылып киттек. Икенче кияүгә чыгуым да уңышлы булып чыкмады. Мин ике ел Германиядә яшәгән идем. Шунда бер офицер егет белән гаилә корып җибәрдек. Әмма минем анда каласым килмәде, туган як үзенә тартып кайтарды. Улым Оскарны Казанга кайткач таптым. Хәрби кеше булганлыктан, ул шунда калды. Беренче иремнең гаиләсе белән хәзер дә аралашып яшибез, кунакка йөрешәбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: