Шәһри Казан

Үзгә европарламент

Европа союзы илләрендә парламент сайлаулары узды һәм аларны «евроскептик җир тетрәү», «радикаллар уңышы» дип исемләргә, кайберәүләр исә «Европа союзы ахырының башы» дип нәтиҗә ясарга да өлгерде. Европа парламентына сайланган һәр өч депутатның берсе милләтче, «евроскептик» яки бөтенләй әлеге союзның көндәше. Бу юлы сайлауларда күпчелек тавышны Бөекбританиянең бәйсезлек партиясе (әлеге дәүләтнең...

Реклама

Францияне Европа союзыннан чыгару буенча референдум уздыруны үзенең төп максаты итеп куйган «Милли фронт» җитәкчесе Марин Ле Пен әлеге союзны «акылдан шашкан машина» дип атый: «Без бу машинаны туктатырга тиеш, ягъни яңа суверен хокуклар тапшыруны, ЕС тарафыннан билгеләнгән тыюларны, чикләрнең киңәюен бетерергә кирәк».
Парламентта радикалларның күбәюенә карамастан, Европа халык партиясе беренче булып кала бирә. Бер карашка берни дә үзгәрмәгән кебек, әмма белгечләр фикеренчә, Европа союзының чикләрен киңәйтергә омтылучыларга парламенттан тиешле кануннарны чыгаруны таләп итү күпкә авыргарак туры киләчәк. Әлеге сайлауларның шундый нәтиҗәләргә китерүе әллә ни аптырашта калдырмый: европалылар үз хөкүмәтләренең эшчәнлегеннән риза түгел һәм Европа бюрократиясе контроленнән гарык. Мисал өчен, элек СССРда 300 миллион халыкка 18 миллион чиновник туры килгән булса, Европа союзында 500 миллион халыкка 90 миллион чиновник исәпләнә. Әмма эш анда гына да түгел, ә шуның хәтле зур чиновниклар армиясенең теге яки бу мәсьәләне чишә алмавында. Европа парламентында каршы торырлык көчләр барлыкка килгәч, якын киләчәктә бәлки бу союзны үзгәртү мәсьәләсе алгы планга куелыр, дип исәпли белгечләр.
Европа союзының әйдәп баручы илләрендә ризасызлык арта барган бер заманда Молдова, Украина, Грузия кебек илләр нәрсә дип аңа омтыла? Шул ук Франция, Германия һәм Италиядә мондый «әшнәлек» күптән зур хуплау белән каршы алынмый. «Милли фронт» җитәкчесе Марин Ле Пен, союзга яңа әгъзаларны күпләп кабул итү, икътисади һәм социаль мәшәкатьләрдән тыш, милли мәшәкатьләр дә тудыра, дип саный. Уң көчләр Брюссельдән «хәерче илләрне» кабул итүне туктатуны һәм союзның үз халкының тормыш-көнкүреш хәлен яхшыртуга күбрәк игътибар бирүне таләп итә.
Россиягә каршы тору сәясәте Европага омтылган илләрнең хәлен тагын да катлауландыра бара. Милли статистика мәгълүматлары буенча, ел башыннан бирле Молдованың Россиягә экспорты 40 процентка кимегән. Тиздән Молдова хөкүмәте ирекле сәүдә зонасы булдырырга җыена, бу очракта аңа БДБ зонасына бөтенләй үтеп керә алмау куркынычы яный. Украинадагы кризис та Молдова файдасына түгел. Россиядән кала, Украина аның өчен иң зур экспорт базары. Экспертлар фикеренчә, Европа союзы белән килешү төзелгәннән соң, Молдованы икътисади кризис көтә.
Ә хыяллар һәрчак татлы...
«Көнчыгыш хезмәттәшлеге» программасы барып чык­магач, Европа союзы аның калдыкларыннан нәрсәдер әмәлләргә маташа. Июнь ахырында Европа союзы Грузия, Молдова һәм Украина белән килешү төзергә җыена. Белгәнебезчә, бу юлда Грузия белән Украина үз территорияләренең берникадәр өлешен югалтты. Молдова поезды да Европага Преднестровье вагоныннан башка гына барып җитәргә мөмкин.
Европа цивилизациясе нәкъ менә Молдовада бүленә, дип яза «Бәйсез Молдова» газетасы. Бу ил бер аягы белән Көнбатышта, икенчесе белән Көнчыгышта тора. Кинәт кенә теге яки бу якка тартылу бүлгәләнүгә китерәчәк һәм кабат берләшү өчен, бер генә дистә ел таләп ителми, әле ул мөмкин булса.
Британия премьеры Черчилльның: «Англиянең дуслары да, дошманнары да юк, аның бары тик мәнфәгатьләре генә бар», - дигәнлеге мәгълүм. Дөньякүләм аренада ныклы үз урынын тоткан зур уенчыларның дошманы да, дусты да юк, ә Молдова, Украина, Грузия кебек кәрлә дәүләтләр барысын да «дошманнарга» һәм «дусларга» бүләргә омтыла, тик дәүләт мәнфәгатьләре юк, алар олигархларның үзара тарткалашуында эреп юкка чыгып беткән, ахры...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: