Шәһри Казан

Болын чишмәсе

Күренекле татар балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың тууына быел август аенда 90 ел була. Үзенең иҗат гомерен балаларга гына багышлаган язучылар күп түгел. Ләбибә апа әсәрләре ярты гасырдан артык татар балаларының акыллы киңәшчесе, ярдәмчесе, юл күрсәтүчесе булды. Беренче карашка гади генә вакыйгада зур эчтәлек, тирән мәгънә күреп язды ул. Үзара дуслык,...

Күренекле татар балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың тууына быел август аенда 90 ел була. Үзенең иҗат гомерен балаларга гына багышлаган язучылар күп түгел. Ләбибә апа әсәрләре ярты гасырдан артык татар балаларының акыллы киңәшчесе, ярдәмчесе, юл күрсәтүчесе булды. Беренче карашка гади генә вакыйгада зур эчтәлек, тирән мәгънә күреп язды ул. Үзара дуслык, татулык, тырышлык кебек әйбәт сыйфатлар тәрбияләргә, әти-әнине, туганнарны ярату, олылау кебек изге төшенчәләрне аңларга өйрәтте аның китаплары. Балаларча самимилек, шаянлык, чаялык бар аның әсәрләрендә. Лидерлык, командирлык, авырлыкны үз җилкәңә алу кебек үсмерләргә бик кирәкле сыйфатлар тәрбияләде ул китаплар.
Ләбибә апа замандашлары турында бик күп очерклар, истәлекләр язып калдырды, аның архивында татар һәм башкорт язучыларыннан килгән бик кыйммәтле хатлар саклана, хәтта балалардан килгән хатларны да аерым папкаларга салып җыйган. Узган гасырның илленче елларыннан ук җыелып килгән ул хатларда никадәр хөрмәт, рәхмәт хисләре язучыга...
Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге бүләк иясе, татар халкының тугрылыклы кызы Ләбибә апа Ихсанова турында күренекле язучы, Г.Исхакый премиясе лауреаты авылдашыбыз Рафаэль Сибатның үзе исән чакта язган мәкаләсен тәкъдим итәргә булдым.

Венера ИХСАНОВА

Исеме киң даирә укучыларга таныш булган балалар язучысы Ләбибә Ихсанова 1923 елда Киров өлкәсенең Вятка Аланы, Түбән Шөн авылында дөньяга килгән. Әти-әниләре затлы нәселдән, чыгышы буенча муллалар булган бабалары да үз заманының алдынгы карашлы, мәгърифәтле кешеләре саналган.
Гүзәл табигать баласы булган Ләбибә бала чактан ук рәттән генә челтерәп аккан инеш буйларында, урман-тугайларда, болын-кырларда һәр нәрсәгә исе китеп, әсәрләнеп, сокланып, «сихерләнеп» йөри. Инде үсә төшкәч, үзе яраткан кыяклы үлән арасыннан әкрен генә, ашыкмый гына агып ята торган көмештәй саф, боздай салкын чишмәгә суга йөрүләр һәм... беренче шигырь.

Үзенең бу халәтен язучы менә ничек тасвирлый: «Кинәт... Әллә скрипка кыллары өзелдеме, сихри моң, еракка-еракка китеп югалган кайтаваз булып, ишетелмәс булды. Болын өстен куркыныч, шомлы, авыр тынлык басты: үләннәр кинәт кенә кара көйде, күбәләкләр очмый башлады, чишмә суында кояш уйнамый, баш очына иске кара юрган кебек кара болыт җәелгән. Кайсы гына җәһәннәм базында посып, тыелып яткандыр, кинәт, бәйдән ычкынган кебек котырынып, дулап, өянкеләрне билдән бөгеп, яфракларын йолкый-йолкый әшәке җил исә башлады. Шул вакыт туфракны тишеп керердәй авыр, салкын яңгыр тамчысы тып итеп җиргә тамды. Ялт та йолт уйнап торган галәмәт зур утлы «кайчылар» кара болытларның итәген телгәләргә тотынды. Бу афәттән котылмак булыпмы, ертык чабуларын ямый-ямый, өсте-өстенә ишелеп, дөберди-дөберди, Идел ягына болытлар агылды. Әйтерсең лә кодрәтле борынгы елга аларны үз кочагына алыр да, караңгы төпкеленә яшереп, бу бәладән йолып калыр кебек иде. Әмма юкка. Иделнең дә ачуы чыккан чагы шул. Аның да ак башлы дулкыннары, күбекләрен чәчә-чәчә ярсып, кыялы ярга сикерделәр.
Менә һич көтмәгәндә, кинәт аяк астында җир убылгандай булды. Коточкыч яктылыктан сукыраеп Ярмәкәй тавы ишелгән тавыштан чукыракланып калгандай булдым. Көянтә-чиләгем белән шул убылган җир астына төшеп барам кебек. Нәкъ шул минутта үзебезнең бакча башындагы юан, карт тирәкне яшен сугып аударуын башыма да китерми идем әле. Яңгыр тамчысына кушылып күз яшьләрем акты. Елый-елый көлдем, көлә-көлә еладым мин ул вакытта. Канатлы атның көмеш тоягы астыннан чәчрәп чыккан очкынның бер чаты йөрәгемне тырнап үткән мизгел булдымы икән әллә бу? Шул төнне мин шигырь чыгарып азапландым...»
Бу язмамда мине сокландырганы - иң беренчедән - нинди тел Ләбибә апабызда, нинди сурәт! Валлаһи, әлеге сүзләр астына бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимов үзе дә, ике дә уйламыйча, кул куяр иде. Ә бит ул - матур, сыгылмалы, нәфис татар теленең иң зур осталарыннан берсе. Телне коеп кына куйган, ифрат тоеп язган.
- Ә нинди сурәтләү! Язучы гына да түгел, чын рәссам диярсең...
Икенчедән:
- Шигырь язу өчен кеше «елый-елый көлдем, көлә-көлә еладым» диярлек кичерешләр давылын үтәргә тиеш. Тиктомалдан гына күзеңә кергән челләдә әлсерәп ятып кына шигырь тумый. Аның өчен сихерле болын чишмәсе, бакча башында яшен сугып аударган карт тирәк, «канатлы атның көмеш тоягы астыннан чәчрәп чыккан очкынның бер чаты» кирәк. Бәлки нәсел башында Аккылыч исемле ерак бабаң тору кирәктер, чөнки Аккылыч үзе үк гаҗәеп дәрәҗәдә шигъри исем. (Ихсановларның нәсел агачы 1300-1400 елларда яшәгән Аккылыч, Әбәк, Күбек ... исемле бабайлардан башлана.)
Түбән Шөндә укыганнан соң Ләбибә апа Кукмарадагы 1 нче татар мәктәбенә килә. Аттестат алу шатлыгын сугыш башлану кайгысы алыштыра. 23 июнь көнендә әле бәйрәм киемнәрен салырга да өлгермәгән егетләр канлы сугышка китә. Кайтмыйлар... Ә кызлар? Күбесе колхозда эшләргә китә, сирәкләре - Казанга, югары белем алырга.
Ләбибә Ихсанованың хыялында табиб булу уе яна, шәфкатьле җаны, нечкә күңеле, кешеләргә ярдәмчеллек аны шул тыйб белеменә тарта. Ләкин... Медицина институтына аның документларын алмыйлар, кабул итү туктатылды инде, диләр. Аптырап калмый, Казан университетының география факультетына укырга керә.
1944 елда университетта татар бүлеге ачыла. Аның каршында иҗат берләшмәсе дә эшли. Әлбәттә инде, шигырьләр язучы Ләбибәне бу берләшмә үзенә тарта. Бу вакытта профессор Латыйф Җәләй татар бүлеге студентларына Нократ диалекты буенча да лекцияләр укыган. Шул бүлек кызлары аны мөхтәрәм профессор шигырьләр язучы «Нократ-Вятка кызы» белән таныштыралар. Әле мәктәптә укыганда ук гаиләдә ирле-хатынлы укытучылар булган әти-әнисеннән әдәбиятка тирән хөрмәт тәрбияләнгән кыз шулай итеп иҗат юлына баса.
...Ләбибә Ихсанованың иҗат юлы бик тә бәхетле башлана. «Көмеш елга» исемле проза әсәре татарча басылу белән Мәскәүдә дә чыгып конкурста бүләк ала. Менә шуннан башлана инде Аккылыч нәселе кызының өермәле иҗат юлы: бер-бер артлы туып торган яңа әсәрләр, аларга күңелең булу яки ризасызлык. Әйе шул, иҗат - сөенечләр һәм көенечләр бишеге ул. Иҗатта күккә менүләр дә, упкынга тәгәрәүләр дә була.
Ләбибә апаның йөрәгеннән тамган һәр әсәре укучыларның аерылмас дустына әверелде: «Саралан малайлары», «Җир астында җиде төн», «Тузганак», «Сугыш чукмарлары»...
Ярты гасырдан артык иҗат гомерендә 5-6 телдә илледән артык китап чыгарган язучының иҗат активлыгына хәйран калырга була. Һәр ел саен бер китап дигән сүз бит бу! Мондый тизлектә язганнарыңны чыгара бару бик популяр чит ил язучыларына гына хас нәрсә. Инде популярлыкка килгәндә шәхсән үзем әдибәне Гариф Гобәйдән кала иң популяр балалар язучысы дип саныйм. Сүз проза хакында бара...
Казан язучылары арасында да, миллионлаган укучылары (Ләбибә апаның китаплары миллионга якын тираж белән басылды) арасында да Ләбибә Ихсанованың абруе зур. Ул моңа иң беренче үзенең иҗаты, ягъни язган әсәрләре һәм кешелек сыйфатлары белән иреште.
Соңгы елларда Ләбибә апа иҗатташлары, үзе күргән-белгәннәре турында шактый истәлекләр язды. Җәмгыятьтәге үзгәрешләр аны да борчуга салды, язучының татар милләтенең киләчәге, бүгенгесе турында борчылып язылган публицистик мәкаләләре дөнья күрде.
Авылыбыз горурлыгы Ләбибә апабыз турында сүземне тәмамлаганда күз алдымнан бер картина-манзара һич кенә дә китми: «Яшел болын. Яшь кенә кыз болын чишмәсеннән су ала. Менә көнбатыштан кара, көнчыгыштан ак болытлар гаскәре чыгып үзара сугыша башлыйлар. Акболытта - Аккылыч бабай, кара болытта - Каракылыч карт. Кылычлар бәрелүдән яшен уйный. Шуның бер чаткысы су алучы чибәр кыз чиләгенә төшә.
- Эч суыңны, кызым, иҗат чишмәсеннән ул, - ди Аккылыч бабай. Чибәр кыз шул төнне шигырь яза».
Илһамны каян алган ул? Аккылыч бабасы, чаткы-нуры төшкән болын чишмәсеннән! Туган туфрагыннан!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: