Шәһри Казан

Хәер сорашучы әбиләргә, метро янындагы инвалидларга акча бирмәгез

Урамдагы хәер сорашып торучылар яныннан тыныч кына үтеп китәргә мөмкин түгел. Әгәр сиңа таба сузылган кулларга сәдака салмыйча юлыңны дәвам итсәң, җанны вөҗдан газабы көйдереп ала.

“Ходай безне бу хәлләрдән сакласын, ә шушы мескеннәргә ярдәмен бирсен”, дип тели-тели, янчыктан акча чыгарып салу безнең халык өчен гадәти күренеш.
Соңгы арада теләнчеләр күзгә күренеп кимеде. Инвалидларны кол итеп тотып, кыйнап хәер сорашырга мәҗбүр итүләре фаш ителә башлагач, бу бизнесны чәчәк аттырган кешеләр аз булса да куркуга калды бугай.

Кол хәленә төшкән кешеләрне сазлыктан тартып чыгару юлларын эзләүче Юлия Хәкимова исемле волонтерның эшләре бәяләп бетергесез. Ул мохтаҗларга ярдәмне төрле яклап оештыра: кемгәдер үз куллары белән ремонт ясаша, кемгәдер халыктан җыелган акчага азык-төлек сатып алып илтә, начар күрүче бабайның тормыш шартларын яхшыртуны булдырып, күзләренә операция ясаттыра.

Бу әлеге ханым изгелекләренең бер өлеше генә. Әмма Юлия салкыннан бөрешкән хәер сорашучы әбиләргә дә, күкрәк баласын кочып утырган хатыннарга да, метро янындагы инвалидларга да акча бирмәвебезне үтенә. Чөнки җыелган акчалар ул мескеннәргә тәтеми, ә аларны рәнҗетеп акча эшләргә күнеккәннәрнең кесәләрен калынайта икән. Әгәр без урамдагы кул сузып торучыларга матди ярдәм күрсәтүне дәвам итсәк, авыр хәлгә тарыганнарның хәлен тагын да авырайтабыз ди. Моның урынына хәер сорашучылар турында полициягә хәбәр итәргә кирәклеген белдерә. Чөнки ул кешене туганнары эзләргә мөмкин. Күп очракта теләнче кешеләрне чит төбәкләрдән урлап алып киләләр икән. Качарга тырышучыларга каты җәза эләгүе дә мәгълүм.

Алдакчылар?
Ятьмә коруның тагын бер ысулы – әби булып киенеп, иске шәлгә уранып, башын күтәрмичә яшь хатын-кызларның юл читендә утыруы. Суыктан бөрешкән әбине кем кызганмасын инде! Әби киемнәрен салып, үз киемнәрен чүплек янында кигәннәрен дә, полиция хезмәткәрләрен яннарына алып килгәч, урыннарыннан торып йөгергән “карчыклар”ны да күрүчеләр һәм видеога төшерүчеләр булган. Ә бала тотып утыручыларның сабыйлары урланган һәм исерткеч эчемлек эчертеп йоклатылган булуы күпләргә мәгълүмдер инде.

Бу темага алынуым юкка түгел. Үзем белән булган берничә хәлне бәян итәсем килә.
Берничә ел элек Тукай метростанциясенә көн дә хәер сорашып торган инвалид абзыйны кыйммәтле машинада китергәннәрен үз күзләрем белән күрдем. Шул вакытта полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәргә башыма да килмәде. Туганнарыдыр дисәң, хәлле кеше үз туганын теләнеп утырырга калдырмас иде дигән шик керде күңелгә шул чакта... Метро тирәсендәге кешеләргә акча бирүемне туктатсам да, алдакчылар кармагына тагын ике тапкыр эләктем.

“Идел” яшьләр үзәгендә эшләгән чагым. Эштән ерак түгел хәләл “Бәхетле” кибете урнашкан. Шунда барган чакта кибеткә җитәрәк бер әби татарча эндәште. Карчык та булсын, татарча да эндәшсен! Ничек тыңламыйча үтеп китим инде? Пермьнән улы белән аны хастаханәгә салырга килүен, поездда акчаларын да, документларын да урлауларын сөйләде. Кире кайтырга акчасы юк икән хәзер. Йөз сумымны һич икеләнмичә сумкамнан чыгарып бирдем. Миңа кадәр дә кәгазь акча калдыручыны күргән идем, димәк, аз вакыт эчендә юллык акча җыелып бетеп, әбекәй өенә кайта алачак.

Полиция хезмәткәрләренә урлау турында әйткәнме-юкмы икәнлеген белештем. “Гариза яздым”, - ди. Үзебезнең офиска тәм-том белән чәй эчәргә чакырдым, андый бәлагә тарыган кешегә бер чынаяк чәй дә кадерле бит. “Юк, рәхмәт, кереп тормыйм, Казанда туганым яши, хәзер ул мине килеп алырга тиеш”, - дигәч, башыма китереп суккан кебек тоелды. Ничек инде туганы әбигә акчалата ярдәм итми? Әгәр матди ягы аның да авыр икән, ник башка туганнары белән элемтәгә чыкмый? Ник әби эссе көнне хәер сорашырга мәҗбүр? Пермьгә кадәр билет бәясе операция бәясе түгел бит. Әллә мин дөрес фикер йөртмимме? Шул уйларыма чумып, кибеткә кереп киттем. Чыкканда карчык әле дә үтеп китүчеләрдән акча җыя иде.

Реклама

Берничә көннән ул әбине мин тагын күрдем. Шул ук урында, тагын шул ук хикәяне сөйли, мине танымады. “Сез әле дә кайтып китә алмадыгызмыни, билетлык акча җыелмадымыни әле? Беркөнне дә шушында басып тора идегез бит... Әйдәгез, документларыгыз буенча полициягә кабат мөрәҗәгать итик”, - дидем. Ниләр әйткәнен хәтерләмим, әмма полициягә бармаячагы көн кебек ачык иде. Кибеттән чыкканда әбекәйдән җилләр искән иде инде. Мөгаен, билетлык сумма, ниһаять, җыелып беткәндер дә вокзалга киткәндер. Ә чынлыкта, татар карчыгының хәләл кибет янында басып торуы юкка булмаган дип уйлым. Андый кибеткә күбесенчә татарлар йөрүен ул яхшы белгән һәм күбрәк акча җыюга да ирешкән.

Ишекне тизрәк ябыгыз
Әбиләр сәдака сорашып торганны күрсәм, җаным әрни иде. Әле безнең милләт кешесе дә булса, битараф кына узып китү һич мөмкин түгел. Шуңа теге очрак миңа сабак булмаган, күрәмсең, мошенник карчык тозагына тагын эләктем. Бу юлы башка бер әби банкта чират көтеп утырганда янәшәмдә туры килеп, улы һәм килене көн күрсәтмәвен, зур йортта (ул шушы карчык исемендә, имеш) өйалдында ишек төбендә генә йоклатуларын, чәйгә шикәр комы да бирмәүләрен, ваннада юынырга рөхсәт итмәүләрен елый-елый сөйләде. Ипотека түләүдән арткан әллә бер, әллә ике мең сумымны чын күңелдән җыерчыклы кулларына тоттырдым.

Чыкканда да бер вакытка туры килдек. Ишек төбендә бераз сөйләшеп тордык. Апаларга барышым иде, аларга берничә йөз метр ара, анда чәй эчеп чыгарга чакырдым. Кермәде. Шушы катлаулы ситуациядән чыгу юлларын табарга да булышырга исәбем бар иде. Әбекәйне безгә килеп йөрергә, ваннада теләгән вакытта юынырга чакырдым. Ичмасам, кешечә өстәл кырыена утырып чәй эчәр. Карчык ризалашты, телефон номерларын алыштык. Рәхмәтләрен мулдан яудырды, биргән акчага шәһәр мунчасына барып юынам диде.

Ахырда, йортны минем исемгә күчерәчәген белдерде. Шул вакытта кылган изгелегем өчен куану бетте. Тагын алдакчылар кулына эләгүемне аңладым, чөнки һәрбер сәдака бирүчегә йортны яздыра башласаң... Алай да, әбекәйнең чиста күңелле булуына ышанычымны югалтасым килмәде. Өйгә кайткач, аңа шалтыратып, аны тагын бер кат үзебезгә кунакка чакырдым. Ул, әлбәттә, килмәде дә, бүтән элемтәгә дә чыкмады.

Тормышта шундый вакыйгалар, алдаулар гел булып тора. Бу язмамны гыйбрәт өчен яздым. Хәзер эшләмичә генә акча табарга остарган яшьләр дә күп бит. Әле беркөнне генә бер яулыклы япь-яшь хатын ишек шакыды. Коридор идәннәрен юучы су сорый дип торам. Ачуга, “булышыгыз, зинһар” дип башланган җөмләне ишетүгә, ишекне тизрәк ябып куйдым. Күз буып, өйгә үк үтеп кермәсеннәр тагын. Тарих андыйларны да хәтерли...

Дания Нәгыйм

Анна Арахамия фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 15 июль 2021 - 12:54
    Без имени
    Җәмәгать! Хәер сорашучыларга садәка бирергә кирәк! Әмма нинди ысул белән??? Соранучыны кемдер ни өчендер мәҗбүр итә бит. Мондый хәлләрдән аллаһым сакласын! Минем әтием биш вакыт намазлы, сугышта катнашкан, сабый чагыннан ятим үскән, кыскасы, тормыш сынауларын бөтен тәне-җаны белән татыган, 11 бала атасы буларак, ул әйтә иде: балалар, кем генә булмасын хәер сорашучы, күпме бирә аласыз, бирегез! Һәм күңелегездән: ходаем, бу бәндәңнең көнен үземә дә нәселемә дә дучар итмә, дип ният итегез!- дип кисәтә иде безне. Чыннан да, сорашучы хәленә калдырмасын, аллаһым! Ниндидер киемнәр киенеп, нинди максат белән утырганын беркем берни белми, аллаһтан башка. Шуңа күрә, бирмичә узып китү, кеше хәленә битараф булу үзе зур хаталык. Кеше нияте бары тик аллаһка гына мәгьлүм. Бер-берләребезгә битараф булмыйк, җәмәгать! Андый юл белән баючыларга аллаһ тәгалә үзе үҡ җәзасын да бирә. Бу тормышта тузан бөртеге кадәр алдашу да, урлашу да, кыскасы, берсе дә эзсез югалмый. Барысын да аллаһ тәгалә белеп, күреп