Шәһри Казан

Климат үзгәрә. Бүгеннән җайлаша башларга кирәк

Атна азагына кадәр Россиянең Европа өлешендә эссе һава торышы сакланачак. Бу табигать һәм кешеләр өчен ни дәрәҗәдә куркыныч тудыра? 2010 елгы хәлләр кабатланмасмы? "Температура нульдән югарыга күтәрелү, яисә төшү очраклары ешаячак. Димәк, яңа төрле асфальт уйлап табарга кирәк булачак", ди белгечләр...

Россия Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд “Российская газета”га биргән интервьюсында шул сорауларга ачыклык керткән.
- Без җылы җәйдән, салкын кыштан читләшеп беттек бугай. Шуңа да быелгы җәй артык эссе тоеладыр кебек?
- Юк, җәй быел дөрестән дә аномаль эссе килде. Глобаль җылыну үзен сиздерә. Алга таба моны тагын да ачыграк тоячакбыз. Бигрәк тә кыш айлары җылырак була башлый. Җәен дә температура режимы күтәрелә. 143 еллык метеокүзәтүләр нәтиҗәләре буенча, быелгы июнь ае өченче урынны биләде. Моңа кадәр 1999 елның июне шундый җылы булган.

- Июль ае да шундый булырмы икән?
- Әйе, чөнки айның беренче числоларыннан ук инде антициклон урнашты. Ул Россиянең Европа өлешендәге һава торышын билгели. Безнең илнең синоптиклары 6-7 көнгә һава торышын төгәл фаразлый ала. Ә аннан соң инде төрлечә булуы мөмкин. Антициклон алышынырга, яисә шулай калуы ихтимал.

- Быелгы июль дә 2010 елның июлен хәтерләтәчәкме?
- Янгын куркынычсызлыгы ягыннан карасаң, борчылырлык урын бар. 2010 елда Россиянең Европа өлешендә антициклон 52 (!) көн сакланган иде. Ул елны июнь аенда да, июльдә дә яңгыр яумады. Җир бик нык кипте.
Быел исә апрель-майда яңгырлар нормадан күбрәк, июньдә норма тирәсе яуды. Җирдә продуктив дымлылык (җир өслегенең үсемлекләрнең тамырлары урнашкан беренче метры) әле җитәрлек. Әмма соңгы 10 көндә шулай да корыта. Туфракның өске катламында температура күтәрелә бара. Яңгырлар юк. Әгәр дә антициклон 25 июльгә кадәр булса, хәлләр тагын да катлауланачак.

- Глобаль җылыну кышкы һәм җәйге температураларның үсешенә китерә, дисез. Быел кыш ярыйсы ук салкын булды кебек? Алдагы ике елда җәй дә яңгырлы, салкынча иде...
- Сүз тренд хакында бара. Әгәр дә бер унъеллык белән икенчесен чагыштырсаң, җылыну сизелә. Хәзер инде хәтта бер бишъеллык икенчесеннән җылырак булуы бар. Ә унъеллык эчендә һава торышы төрле дә булуы мөмкин — салкынча еллар да килүе ихтимал. Әгәр дә ун ел саен һава торышы үзгәрә икән, тормышта да үзгәрешләр башланачак. Туфракның структарасы үзгәрә. Яңа төрле ашламалар таләп ителә. Температура нульдән югарыга күтәрелү, яисә төшү очраклары ешаячак. Димәк, яңа төрле асфальт уйлап табарга кирәк булачак. Себердә кар күбрәк явачак, бу нык түбәләр ясарга кирәк булачак дигән сүз.
Климат үзгәрүеннән качып булмый. Тик анардан куркырга кирәкми. Бу катастрофа түгел! Инде хәзердән үк аңа җайлаша башларга гына кирәк...

Реклама

“Чишмә дә кипте, хәтта”
Әтнә районнында озак еллар география укыткан Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов сүзләренчә, мондый коры еллар 1972 һәм 2010 елларда булган.
- 1972 елда мин күрше авылга укытырга йөрдем. Шул вакытта авылның инеше дә кипкән иде.
Кышка карап, җәйнең нинди булачагын әйтергә мөмкин, диләр. Июль гыйнварга туры килә. Тик табигатьнең үз законнары да бар бит әле. Фаразлар өчен 5-10 ел табигатьне күзәтеп, сынамышлар аша туры китереп була, әлбәттә. Шулай да, мин андый фаразлар белән ашыгырга яратмыйм.
Быел 1972 елдагы кебек үк эссе булмастыр, әмма барыбер җәй коры килде. Бакча артында кул белән казып ясаган, кечкенә генә ике күлебез бар иде. Ул күлләр шуннан ерак түгел генә чыга торган чишмә белән туенып торды. Соңгы 7-8 елда аларның кипкәне булмады. Быел күлләр дә кибеп бетте, чишмә дә юкка чыкты. Утырткан агачларым да китмәде. Имән чикләвеге, каеннар утырткан идем. Эссегә чыдам нарат кына тамырга китә алды
, - ди Габдуллаҗан ага.

Анна Арахамия фотолары

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: