Шәһри Казан
16+

Туктап тору кагыйдәләрен бозма – штраф түләрсең

Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләрне тукталыш һәм шәһәр урамнарында туктап тору кагыйдәләрен бозып, транспортларын калдырмаска өнди.

Юл читенә куелган автомобильләр җәмәгать транспортлары өчен һәм кар чистарту техникасына җитди комачаулый. Дөрес парковкаланмаган автомобильләр ЮХИДИнең махсуслаштырылган сакланыла торган стоянкаларга урнаштырыла.

Искәртеп китәбез, Россия Административ хокук бозу кодексына нигезләнеп, тукталыш һәм туктап тору кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык 1000-2000 сумга кадәр җитә.

Реклама

Фото: Дамир Бәдриев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: