Шәһри Казан

"Иртән уянганда, тәнем синяк белән тулган иде..."

Туйга кадәр ирем белән 5 ел очрашып йөрдек. Балага узгач өйләнештек. Менә инде ике ел яшибез һәм талашмаган бер генә көн дә юк. Безнең өйдә көн саен тавыш.

Ирем ялсыз эшли, ә мин бала белән өйдә утырам. Кайвакыт эштән соң дуслары белән каядыр ял итә, өйгә төнлә генә кайта. Үзе йөри, ә мине беркая да җибәрми, өйдә утырта.

Бер тапкыр иптәш кызым төнге клубка чакырды. Билгеле, баш тарттым. Шулчак ирем: “Бар, ял итеп кайт”, - дип әйтмәсенме? Шикләнеп кенә җыендым да, клубка чыгып киттем. Сөйләшенгәнчә, өйгә төнге сәгать 3тә кайттым. Өйгә керсәм, ирем эчеп утыра, ә балабыз йоклый. Берзаман миңа кычкыра башлады: “Кая булдың? Кем белән йокладың?” Аннан кул күтәрде, кыйнады. Тибеп җибәргән иде, баланың уенчыгына барып төштем. Кабыргам сынды бугай дип уйладым, чөнки 10 минутлап сулый алмадым. 

Реклама

Иртән уянганда, тәнем синяк белән тулган иде. Ирем тезләнеп гафу үтенде. Әмма бу хәл тагын кабатланды. Бервакыт тырнак ясатырга бардым, аннан кичке сәгать 9да кайттым. Тагын кул күтәрде. Нәрсә соң бу? Яраткан кешене кыйнап яшиләрмени соң ул? Хәзер нишләргә дә белмим. Болай яшәп булмый. Авылга, әти-әни янына кайтып китәргәме? Нишләргә миңа?

Зәринә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (13)
Осталось символов:
  • 1 гыйнвар 2023 - 11:28
    Без имени
    Иииии Балам 5 ел йореп характерын белмаленме ни ??????Кул бн уйнаган ир кеше тугел ,кешега санамыйм мин андый ирне .Узенне сакла бала устерасен бар .
  • 31 декабрь 2022 - 10:45
    Без имени
    Чир китэ, гэдэт китми дилэр, юкка барга ызгышып яшэунен кызыгы юк. Ир хатынга, хатыны иренэ ышанычлы монэсэбэттэ булырга кирэк
  • 30 ноябрь 2022 - 10:55
    Без имени
    Ирен юаш синен. Берне яхшы итеп ямарга сина и гафу утенмэскэ иде. Башка синдэ чыгып йормисен, улда сукмый. Гафу утенгэн мужик мужик тугел. Ул гомер буе шулай була и синдэ шул буласын. Тоне буе йорергэ булгач чыкмыйлар аны кияугэ.
  • 29 ноябрь 2022 - 19:41
    Без имени
    Кач утергэнче ,узгэрми ул
  • 16 июль 2022 - 19:35
    Без имени
    Каш ясатырга барып кара эле,кузен чыкмас микэн?
  • 16 июль 2022 - 09:35
    Без имени
    Бер кул кутэргэч,гел шулай булачак.Аерылырна кирэк,пока инвалид идмэгэн.Яхшыга эметлэнергэ урын юк,кеше узгэрми.
  • 15 июль 2022 - 15:33
    Без имени
    Узен гаепле,кондез бар барасы жиренэ тоне буе ир хатыны нишлэп йори
  • 15 июль 2022 - 15:22
    Без имени
    Йормэссен
  • 11 июнь 2022 - 00:28
    Без имени
    Кач вакытында.нинди ярату булсын бу.
  • 10 июнь 2022 - 22:42
    Без имени
    Иртәнге 3 кә кадәр тонге клубта нишләргә була,ир хатын бит сез?Ярый әле бәреп үтермәгән.Төнге клубларда йөрисе килгәч ,кияүгә чыкмаска иде.Ул тырнакныда төнлә ясыйлармыный,кондез ясатып булмыймыный.
  • 12 март 2022 - 16:29
    Без имени
    Теллэшеп каршы эндэшэсендер, кирене сукалыйсындыр.Ботенесендэ жыеп эйбэтлэп тамызадыр инде шуна курэ.эчсэ эндэшмэ,эштэн кайтуына телефонная каршында лыгыртап утырма,коеннэн Тор,тэмле пешер.
  • 12 март 2022 - 09:14
    Без имени
    Иренне яраткач тонге клубларда йормилэр аны. Йорисен килсэ аерыл. Куз алдына китер, ирен тонге клубкв йорсэ яратырсынмы?!
  • 10 март 2022 - 18:15
    Без имени
    Утерганче кач