Шәһри Казан

Элеккеге ирем яхшырак булган. Хәзерге егетем акча гына сорый...

Шактый кыен хәлдә калдым әле. Шуңа “Шәһри Казан” укучыларыннан киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә булдым.

Өч ай инде бер ир-егет белән очрашып йөрим. Әлегә аралашуыбыз җитди төсмер алмаган, телефон аша сөйләшүләр, кафеда каһвә эчү, кинога баруларга гына барып тоташа. Шулардан чыгып, аның үз-үзен тотышындагы кайбер моментлар сагайта. Әйтик, берничә тапкыр шундый хәл булды, акча түләргә кирәк вакытта, йә ул янчыгын онытып калдырган, йә банк картасы белән проблемалар килеп чыккан (берсендә бер тиен дә акча юк иде, икенчесе ике айга банк тарафыннан блокка куелган). Әлбәттә инде, бу чыгымнарны мин түләдем.

Дөрес, суммалар зур түгел (каһвә өчен, машинасына бензин салганда, кибеттә). Ике тапкыр ул  акчаны кире кайтарды, аннары ничектер үзе искә төшермәде һәм мин дә яхшысынмыйча сорамадым. Ярар, болары вак нәрсә. Ә күптән түгел, чыннан да, уйга калдырырлык бер хәл булды. Элеккеге ирем уртак машинабызны сатты һәм өлешемне банк картама күчерде. Акчалар күчүе турындагы смс килгәндә, телефоным йөргән егетем кулында иде. Ул килгән сумманы күреп гаҗәпләнде һәм аларны кем җибәрүен сорады.

Ничек бар шулай сөйләп бирдем (гәрчә планлаштырмасам да). Берничә көннән соң ул шундый ук суммада акча биреп торуымны сорады. Дөресен әйткәндә, бу мине киеренке хәлдә калдырды, аның сүзләренчә, әнисенә бик катлаулы операция кирәк, шуңа ашыгыч рәвештә акча җыя икән. Ләкин шигем бар. Дөрестән дә, шулай микән. Акча алгач та, качып китмәсме? Әле очрашып йөргәндә үк, хатын-кыз хисабына каһвә эчкән, бурычка сорап торган ирдән алга таба ни көтәсе? Бу альфонс булып чыга түгелме соң? Кыскасы, сездән киңәш көтәм. Миңа ни хәл итәргә, аның "хәленә" кереп, бурычка акча бирергәме, әллә саубуллашыргамы?
 

Реклама

Казаннан Илгизә дип белерсез

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (10)
Осталось символов:
  • 23 октябрь 2021 - 15:48
    Без имени
    Элбэттэ,саубуллашырга. Булырдайнын белэгеннэн билгеле дигэн эйтем бар. Э бу булырдай тугел.
  • 17 сентябрь 2021 - 22:39
    Без имени
    Зинхар бирэ курмэгез,биик шикле(((
  • 17 сентябрь 2021 - 18:27
    Без имени
    Элегэ сон тугел, арагызны эзегез. Беиреенчесе тугел акча соравы, качып китэчэк.
  • 15 сентябрь 2021 - 19:43
    Без имени
    Үзең дә дәваланыр өчен үз әниеңә бирергә дип алдан сөйләшкәнеңне әйт. Араңны эзүең хәерле булыр. Ир кеше ул хатын- кызга бурычка керми, үзе таба.
  • 15 сентябрь 2021 - 17:49
    Без имени
    Минем уйлавымча ана сездэн акча гына кирэк раз ул уже кафеларга барган да да акчасын идэ калдырдым дип эйткэч инде. Бу кеше саран акча чыгарырга яратмаучы кеше булып чыга. Арагызны озегез лучше....
  • 15 сентябрь 2021 - 17:44
    Без имени
    Пока не поздно аранны озэргэ и саубуллашырга.кирэк.Чилэгенэ курэ капкачы табылыр.Эллэ анын семьясы да барадыр инде.
  • 15 сентябрь 2021 - 14:13
    Без имени
    Машинасын сатсын Бирмэ акча!
  • 15 сентябрь 2021 - 11:12
    Без имени
    Отправь его лесом!!и всё
  • 15 сентябрь 2021 - 10:39
    Без имени
    Саубуллашырга!!! Акчасыз каласыз!!!
  • 15 сентябрь 2021 - 10:13
    Без имени
    Альфонска акча бирмэскэ конечно! Араларны озэргэ кирэк!