Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Без Ирек-Зифа гаиләсе белән уртак дусларыбызның бәйрәмендә таныштык. Шуннан бирле Ирек белән дуслашып киттек. Кызыксынулар да уртак булып чыкты. Өстәвенә күрше урамнарда гына яшибез икән. Җәй көне кич саен гаиләләр белән урамга саф һава суларга чыга идек. Алдан сөйләшмичә, урамда күрешеп, бергәләп йөри идек.
Бервакыт хатыным әнисенә кунакка китте, мин бала белән урамга чыгарга булдым. Урам буйлап барганда, каршыма Зифа очрады. Ул да Иректән башка гына баласы белән урамга чыккан, Ирек эштән кайтып җитмәгән икән. Туктап исәнләштек тә, бер юнәлештә атларга булдык. Ул – кызы, мин улым белән. Әйтерсең лә, без – бер гаилә!
Ләкин мондый “икәүдән-икәү” очрашулар еш була башлады. Менә шунда мин үземнең Зифага гашыйк булуымны аңладым. Хатынны төрле сәбәпләр белән өйдә калдырырга яки каядыр озатырга тырыштым. Янәсе бала белән урамга үзем генә чыгам. Зифа да шулай ук, соңгы арада гел үзе генә чыга иде. Аның да миңа карата хисләре бар сыман тоелды. Дөрес, без бу хакта бөтенләй сөйләшмәдек.
Беркөнне караңгы төшкәч, кибеткә чыктым. Һәм анда... Зифаны очраттым. Өенә озатып куярга булдым, ул каршы килмәде. Урамда караңгы иде, кеше дә күренмәде. Шулвакыт әллә нишләдем, башым чуалып, Зифаның кайнар иреннәрен үптем. Ул да карышмады... Озак көтелгән үбешү иде бу. Шул көннән бирле йокым качты, гел Зифаны гына уйлап йөри башладым. Яшерен сөю, яшерен ярату шулкадәр татлы икән ул! Шул ук вакытта үземне сүктем. Ирек алдында гаепле сыман булдым. Тик бу хәл башка кабатланмады. Икебезнең дә күңелдә курку хисе бар иде.
Менә дигән гайләң була торып үзеңә проблема эзләмә! Аңлавымча монда син артык хыялланасың, Зифа акыллырак булып чыга. Биш-ун ел ел үткәч үзең дә ярый тыелып калганмын икән дип шатланачаксың. Ә вакыт су кебек ага. ☝️
Комментарийлар
0
0
Эш турында куберэк уйла!! Вакыт утёр , барысыда эйбэт булыр!!!
0
0
0
0
Шайтан коткысы инде бу мэхэббэт тугел.Ят ир белэн , ят хатын арасында оченсе шайтан була.Уйлап кара ул хатынын урынында синен хатын булса башка ир белэн.Бу мэхэббэт дип ялгышма
0
0
0
0
Тормышны бозарга ярамый.
0
0
0
0
Икегездэ тормышларыгызны чынлап жимергэч анларсыз ни булганын, андый гыйбрэтле хэллэр куп очрый. Терсэк якын тешлэп булмый диеп утырырсын.
0
0
0
0
Менә дигән гайләң була торып үзеңә проблема эзләмә! Аңлавымча монда син артык хыялланасың, Зифа акыллырак булып чыга. Биш-ун ел ел үткәч үзең дә ярый тыелып калганмын икән дип шатланачаксың. Ә вакыт су кебек ага. ☝️
0
0