"Үз малаем булса да, күрә алмыйм. Көн саен талаш..."

Узган атнада Диләрә (исемнәрне үзгәртеп бирәм) елап шалтырата. Без аның белән күрше подъездларда яшәдек. Балачактан бергә уйнап үстек, бергә укыдык. “Кредит алырга булыш әле, акчам җитеп бетми, теге хайванга берәр бүлмә алып булмасмы”, - ди. Хайван дигәне ике ел элек армиядә хезмәт итеп кайткан улы Динар.
Кайтканны бирле беркайда да эшләгәне юк. Кызлар белән дә йөрми. Төне буе компьютерда уйный, көне буе йоклый. Ә Диләрәнең аннан кала тагын өч баласы бар. Ире үлгәндә төпчеге тумаган иде әле. Әтиләре үлгәч, балаларга пособие бик аз чыккан, чөнки үлгән вакытта исерек булган икән. Диләрә үзе дә зур хезмәт хакына эшләмәде, бала акчасы зур түгел. Ләкин, шуңа да карамастан, ул бик тырыш хатын. Балалары һәрвакыт чиста, пөхтә итеп киендерелгән. Кайчан килсәң дә, ул нәрсәдер пешерә торган була. “Кечкенәләренә дип пешереп куям да, без йоклаганда торып, ашап бетерә. Туйдым шуннан. Үз малаем булса да күрә алмыйм. Көн саен талаш. Сүз әйтеп булмый. Эшкә дә керергә җыенмый. Балаларны да карашмый. Долясы булмаса, бүген үк куып чыгарыр идем”.
Доля дигәч, кылт итеп бер вакыйга искә төште. Диләрәне әнисе Зәмирә апа бер ялгызы үстерде. Алар без яшәгән йортка күченгән вакытта мин кечкенә идем әле. Шулай да әни белән Зәмирә апа тиз арада дуслашып киттеләр. Зәмирә апа көн-төн өчәр эштә эшләде. Диләрәне иркәләп кенә үстерде. Иреннән уңмагач, бер уңмаган, гомер булмаган, дип бүтән кияүгә дә чыкмады. Диләрә бик чытлык иде. Чибәр булгач аңа гел егетләр бәйләнде. Үзе дә бәйрәмнәр ярата иде. Мине әти-әни теләсә кая җибәрми иде. Ә Диләрә Зәмирә апаны тыңламый иде. Һәрчак үзе дигәнчә эшләде. Мәктәпне бетергәч, икебез дә техникумга укырга кердек. Ләкин ул укып бетерә алмады. Йөккә узып, бала тапты. Әти буласы кешенең кем икәнен белми дә калдык. Зәмирә апаның ул чакта елаганнары...
Шулай итеп Динар туды. Динарны Зәмирә апа үстерде, дисәң дә ялгыш булмас. Диләрә кич йөрүләрен дәвам итте. Ни укымады, ни эшкә урнашмады. Приватизация чоры башланды. Шул чакта Диләрә дә, Динар да Зәмирә апаның эштән бирелгән фатирында долялы булып куйдылар. Зәмирә апаның әнигә сөйләгәнен хәтерлим әле: “Бөтенесен асрап ятам. Сүз әйтер хәл юк, минем бу йортта долям бар, дип кенә җибәрә. Куып та чыгара алмыйм”, - дия иде. Ләкин картаймыш көнендә үзен нәрсә көтәсен алдан чамалап, Зәмирә апа фатирны бүлешеп, ничек тә үзенә аерым торак булдырырга карады. Кредитка батып, йорт саен әҗәткә акча җыеп, үзләре яшәгән ике бүлмәле фатирны сатып, Диләрә белән Дамирга икенче подъезддан бер бүлмәлене алды. Ә үзе тулай торакка чыгып китте. Ачлы-туклы бурыч түләп, акча җыеп, үзенә дә яхшырак фатир алуга иреште. Динар армиядән кайткач Диләрәнең аны Зәмирә апада гына яшәтәсе килгән иде дә. Зәмирә апа да усал булды бу юлы: “Долясы бар, үз өендә яшәсен!” – диде. Ана белән кыз шуннан бирле аралашмыйлар, дип беләм.
Үләр алдыннан Диләрәнең ире бик нык эчүгә сабышкан. Акча алып кайтмый башлаган. Куркытам дип, Диләрә аерылышырга булган. Законлы аерылышсалар да, бергә яшәүләрен дәвам иткәннәр. Ире аякларына егылып, ташлама, дип ялынган. Ул чакта алар каенана-каената йортында яшәде. Өч бүлмәле фатирда. Аның биштән бер өлеше генә иренеке булган. Законлы ир белән хатын булмагач, ире үлгәч Диләрәгә берни дә чыкмады. Ыжгырып торган каенана да, каената да артык иркәләп тормаган боларны. Шуңа Диләрә үз фатирына кайтып яши башлады...
– Бүлмә алып бирәм дигәнгә дә риза түгел әле ул, ошамаса үзең чыгып кит, ди. Туйдым мин мондый тормыштан, – ди Диләрә. – Ничек тә долядан чыгарырга иде. Ничек кенә күндерим дә, ничек кенә башкарып чыгыйм икән...
“Ал әле син бүлмә, ал, соңыннан күз күрер”, – дип киңәш бирүдән башкасын әйтә алмадым мин аңа. Җыеп куйган 200 мең сум акчаны бурычка биреп торырга вәгъдә иттем.
“Язмышым язмыш төсле булмагач”, - дип сукранган Диләрәгә ничек кенә каршы әйтәсем килсә дә, дәшмәдем, күп очракта язмышка үзебезнең дә сәбәпче булуына тагын бер кат инандым...
Исеме редакция өчен генә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 март 2023 - 18:15"Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..." Күп кешенең тормышында туган йортыннан, туган урыныннан - үзенең кечкенә ватаныннан ерак яшәлгән чор була. Туган җирләреннән читтә булган һәркем үз ягын сагынып яши. Ничек кенә рәхәттә торса да, нидер җитми кебек тоела аңа.13501
-
21 март 2023 - 17:15«Мин барыбер берәр ирдән бала табачакмын. Ана була алуымны сиңа исбатлап күрсәтәм әле» Бу дөньяда нәрсә генә күрмисең дә, кемнәр белән генә очрашмыйсың. Яшь вакытта фабрикада эшләп алырга туры килде. Өйләнмәгән вакыт. Фабрикада хатын-кыз «море».21900
-
21 март 2023 - 16:46Җәмәгать оешмаларына акча эшләү җае бар Татарстанда җәмәгать оешмалары үзләренең социаль эчтәлектәге проектларын республика конкурсына тәкъдим итә ала. Гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә, грант фонды 35 миллион сум.6000
-
21 март 2023 - 16:17“Күзем күрми, мин тамашачыны алкышлар аша тоям” "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этапларының кызган мәле. Бу сезонда гына анда 60 мең бала катнаша. Шәп фестиваль, матур сәхнә һәм балалар. "Созвездие-Йолдызлык"ның сәхнә артын күзәттек. Җиңүче булыр өчен нишләргә кирәк соң?9100
-
21 март 2023 - 15:54«Ничә тапкыр бала төшерттем инде мин аннан» Тәмләп чәй эчәргә җыенып кына йөргәндә, каты итеп ишек шакый башладылар. «Тагын теге килде инде», - диештек без, ирем белән бер-беребезгә карашып. Ишекне ачаргамы, юкмы. Ачмасаң, биш-ун минут саен ишек төеп, теңкәгә тиячәк инде.54400
-
21 март 2023 - 15:17БДИны быел бирмичә калып булмый Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ)ны яратучыларга караганда, яратмаучылар күбрәк булды бугай. Һәрхәлдә, озак еллар дәвамында бу төр чыгарылыш имтиханнары турында фикерләр төрле булды. Тик киләчәктә БДИның бетү ихтималы да бар. Әмма быел БДИны бирмичә калып булмый. Аны мәктәпне тәмамлаучы һәрбер укучы тапшырачак. Татарстан Мәгариф министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында басым ясап әйткәнчә, имтихан вакытында иң беренче әти-әниләрне тынычландырырга кирәк.8101
-
21 март 2023 - 13:54Имтиханның бал(л)ы аерыламы? БДИны югары балларга тапшыручылар, яки бөтенләй тапшыра алмаучылар арасында зур упкын барлыгын да беләбез. БДИ бер көнлек кенә имтихан бирү системасы түгел. Аның өчен еллар дәвамында әзерлекле булырга кирәк.9501
-
21 март 2023 - 13:40Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетне җирләгән вакытта әнисенең йорты янган Шушы көннәрдә Татарстанның Әлмәт районы авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы әнисенең йорты булган.95001
-
21 март 2023 - 13:03Югалган көннән алып һәркемнең төшенә: “Мин исән!” – дип кердең бит... Тукай районы халкы батыр егет, мобилизацияләнгән 33 яшьлек Ленар Шәмсиев белән хушлашты. Ә бит хыялда күпме үтәсе юл, күпме шатлык-сөенечләр көтә иде. Ләкин һәркемнең дә язмышы үзе туганчы ук язылган диләр бит. Димәк, яу кырында башын салган егетләребез дә үз гомерләре бәрабәренә безне ачы, яман җилләрдән саклап кала.203804
-
21 март 2023 - 11:44Сихернең кайсы төре аеруча популяр? Дин әһелләре ни ди «Хәзерге акылларым булса, ул вакытта багучыга аяк та атламаган булыр идем. Юк шул, аны-моны уйларлык түгел иде башым. Аның сүзе белән, бозымнан котылам дигән булып, үз өстемә гөнаһ кына алдым...» Бу сүзләрне миңа бик якын бер танышым - Нурия апа әйтте. Уртак танышыбыз күрәзәчегә барган икән. Багучы аңа, синдә бозым бар дигән.77400
-
21 март 2023 - 11:13БДИда үзгәрешләр бар Быел дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үткәрүдә үзенчәлекләр бар.9502
-
21 март 2023 - 09:34Үсемлекләрне ничек ашларга? Баллы, ачы борыч, томат, баклажан, порей суганы, сельдерей, петуния, бегония... Тәрәзә төпләрендәгеге нәни үсентеләр кояш нурларына коенып, күзгә күренеп исәеп, җаныма рәхәтлек бирә.31801
-
20 март 2023 - 15:42Бисерлардан брошь-бизәк ясаучы Сөмбелә якыннарының шәхси стилистына әйләнгән Вак-вак бисерларны тотып матур бизәк ясарга никадәр көч, вакыт һәм иң мөһиме чыдамлык кирәк. Бисер кулдан тәгәрәп төшеп китсә, эшне бөтенләй ташлыйсы килә. Ә төшкән бисерның саны бер-икедән артса, кәеф тулысынча бетте дип әйтергә мөмкин.55201
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
20 март 2023 - 22:30Без имениМонда хатын гына тугел, ирлэредэ гаилэ тотарлык ир тугел.Ике иремне дә яратам
-
20 март 2023 - 15:55Без имениБик шатмын язманы укуыма. Егетлэрнен батырлыклары, нинди авырлыкларны жилкэгэ жилкэ куеп корэшулэрен безгэ дэ курсэткэн очен Рэхмэт“Туганыгыз госпитальдә, гаиләсенә җиткерегез”, – дигәннәр...
-
20 март 2023 - 12:01Без имениМәет ашы дигән сүз бик ямсез, без һәр чак Көръән ашы дип дәшәбез,....Мәет ашына чәй эчәргә генә килмиләр...
-
19 март 2023 - 17:04Без имениФерма эшен җиңел диеп уйламагыз инде пожалуйста!!! үзегез сыер савып карагыз әле, 30000 меңгә!!! ферманың сасы исенә түзеп эшләмәссез берегез дә 30000 гә. Барыгыз да эшләгез, җитәр микән сезгә?! Авыл кешесенең дә матур киенәсе, ял йортына йөрисе килми что-ли?! Җитәкчеләрнең тиешлесен түлисе килмәгәнгә Бетте бит инде авыл хуҗалыгы!!! Фермада эшләгән кешегә түбән сортлы итеп карарга өйрәнгән бит инде адәм баласы! Җитәкчеләрнең хатыннары эшләр иде яхшы булса, фермаларда доярка булып!?)Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...
-
19 март 2023 - 15:06Без имениНик алай булгач, кызнын энилэредэ квартира алып бирсеннэр. Запас квартира булгач эйбэт бит. Малайныкыда, кызныкыда була. Улыгыз бик молодец, башы эшли, эти энилэр бер кайчанда балалары на начарлык эшлэми файдадан башка. Общий алып, шуна торсыннар👍👍👍булган квартира лар акча эшлэп торсыннар, квартирантлар тотып."Улыгыз ир түгел икән": кодалар тынычлана алмый...
-
18 март 2023 - 16:24Без имениБэхетле булыгыз!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 13:12Без имениӘй кызык һәм бикматур язма тормыш хәле иң дөрес итеп язгансың Данир,Данир Сабиров: «Дөньяга тууым да башка кешеләрнеке төсле булмаган»
-
17 март 2023 - 19:03Без имениАлар кайтсыннар сяхнягя яратып тынлый идек бмтЗөлфия Минһаҗева кая югалды?
-
17 март 2023 - 21:28Без имениМолодецлар! Бэхетле булып, озак яшяргя язсын сезгя, бер Аллам!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 12:00Без имениАллаһ Тэгалэнең рээхмэтендэ бэрэкэтендэ булыгыз .Ураза тотканда ничек тукланырга?
-
17 март 2023 - 10:45Без имениАльфия Авзалова Башкортостан татары бит,бездэ шулай сойлэшэлэр бардыр,юктыр,,килгэндер,киткэндер,кыскасы Альфия апа безнен кеше.( иде) жаннары жэннэттэ булсын.Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: "Илһам абый Шакиров әти кебек туема килде"
-
16 март 2023 - 17:08Без имениӘс-Сәләәмү гәләйкүм! "Бисмилла" дигән сүз ЮК! "Бисмилла" әйтеп чалынган икән - бу хәләл дигән сүз түгел! Чалганда "БимиЛләәһ" дип, "АЛЛАҺ исеме белән" дип, "БисмиЛләәһи, АЛЛААҺү Әкбәр!" дип әйтелсә - бу хәләл!!!Авылда ир заты булганда, хатын-кызга мал чалырга ярамый
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.123501
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.578701
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.671702
-
21 март 2023 - 15:17БДИны быел бирмичә калып булмыйБердәм дәүләт имтиханы (БДИ)ны яратучыларга караганда, яратмаучылар күбрәк булды бугай. Һәрхәлдә, озак еллар дәвамында бу төр чыгарылыш имтиханнары турында фикерләр төрле булды. Тик киләчәктә БДИның бетү ихтималы да бар. Әмма быел БДИны бирмичә калып булмый. Аны мәктәпне тәмамлаучы һәрбер укучы тапшырачак. Татарстан Мәгариф министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында басым ясап әйткәнчә, имтихан вакытында иң беренче әти-әниләрне тынычландырырга кирәк.8101
-
21 март 2023 - 18:15"Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..." Күп кешенең тормышында туган йортыннан, туган урыныннан - үзенең кечкенә ватаныннан ерак яшәлгән чор була. Туган җирләреннән читтә булган һәркем үз ягын сагынып яши. Ничек кенә рәхәттә торса да, нидер җитми кебек тоела аңа.13501
-
14 март 2023 - 09:50Авыл халкы клубка җыелышып елады Совет заманнарында күчмә театр артистларының карда-буранда, яңгырда-сазда авылларга йөреп, спектакльләр куйганнарын өлкәннәр рәхмәт хисләрендә хәтерли.65202
-
14 март 2023 - 13:07Уртанчы улы әтисенең асылынып торган үле гәүдәсенә тап булган Үткән җәй базарда күрше авылдан Рәсим абыйны очраттым. Күптән күрешкән юк иде инде. Яше 45-47 тирәсе булса да, ул шактый бирешкән, таушалган, таякка таянган. Үзе башлап сүз кушмаса, танымас та идем. Рәсим абый белән ике арадагы сөйләшүне газета укучыларга да җиткерергә булдым.293603
-
14 март 2023 - 13:14Хаҗга юлламаны кем отачак? Рамазан аена да күп калмады. Рамазан-шәриф ае 22 мартта кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне – 23 мартта. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров билгеләп узганча, быел ураза 29 көн тотыла. Беренче тәравих намазы 22 мартта ястү намазыннан соң укыла.307103
-
14 март 2023 - 16:50“Казан егетләре”ннән китеп, Тямайга урнашкан Радик Шәрәфиев “Казан егетләре” төркеменнән китеп, Фирдүс Тямаевка гитарист булып урнашкан. “Казан егетләре” төркеме экс-солисты зур сәхнәгә юлын Азат һәм Алсу Фазлыевлар төркемендә гитарист буларак башлап җибәргән иде. Радик күп кенә эстрада йолдызлары өчен көйләр дә иҗат итә.299804
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика