Унынчы кондуктор

Кайчагында үземне дә, башкаларны да гадәттән тыш хәлгә куеп этләшеп алырга яратам. Бер кыенлыгы да юк аның.
Әйтик, кибеттәге сатучы кызга, җитди кыяфәт белән:
- «Докторская» колбаса бирегез әле. Егерме биш сантиметр, - дисең дә тегенең реакциясен күзәтәсең. Төрлечә кабул итәләр. Мондый ахмаклык заман сулышын, кешеләрнең эчке дөньясын беркадәр аңларга булыша. Кайчагында мавыгыбрак та китәсең. Образга ныграк керелә, күрәсең.
Казанга күченеп килгән генә вакыт. Автобуста барам. Вак акча юк. Магнитофоннан минем сүзләргә язылган җырлар яңгырый. Кәеф яхшы. Кесәләремне капшап алам да янымда өнсез кисәтү булып басып торган кондукторга пышылдыйм.
- Акчам юк бит әле. Фәлән тукталышка кадәр генә кайтып җитим инде. Башка вакытта булса да түләрмен.
Теге бераз сынап карап тора да киләсе тукталышта төшеп калырга киңәш итә. Мин төшмим. Ялынган булам. Теге ризалашмый. Автобус шофёрына мин төшеп калмыйча кузгалмаска куша. Милиция чакыру белән яный. Моңарчы битараф торган халык җанлана төшә.
- Адәм ыстырамы! - дип нәфрәт чәчә кемдер. - Әзмәвердәй гәүдәсе белән... Билетлык та акчасы юк... Эшләргә кирәк, ә болай теләнеп йөрергә түгел.
Нүжәли, теләнчегә охшаганмын инде, ә? Юньлерәк киенеп йөрергә кирәк, солидныйрак итеп, дип, күңелдән генә тукран тәүбәсенә киләм.
Халык пыр туза. Мин дә әрсезләнәм:
- Соң, ярдәм итегез, акчагыз булгач, бер мескен татарга биреп торыгыз әҗәткә.
- Ул әле шундый нахал, - ди кемдер. - Төш. Кешене тоткарлама. Акчаң юк икән, җәяү йөр.
Коендыралар гына мине. Кимсендерә дә. Үзләре минем җырларны тыңлап бара, җыен татар кешесе, ә берсебер танымый. Шайтан алгыры Казан! Таныласы килеп торганнан әйтмим, шулай да иҗат кешесе булып йөреп тә, сине беркем дә белмәгәч, рәхәт түгел икән. Беркем белми торган халык шагыйрьләре (артистлары, язучылары, рәссамнары һ.б.) ничек түзеп яшидер, Алла ярдәм бирсен. Мактаулы исемнәргә түләүсез кушымта булып йөрү авырлыгын алар үзләре генә беләдер инде. «Уфада булса, танырлар иде»,-дип юаткан булам үземне.
Ә тиргәү ташкыны дәвам итә. Әллә чыгып кына китәргәме соң, дип тә уйлап куям. Тик тыелып калам. Ярты юлда калдырырга ярамый. Җиренә җиткерелмәгән кабахәтлектән дә оятлырак гамәл юк. Гаепле кыяфәт белән, тагын кесәләремне капшаган булам.
- Ой, гафу итегез инде. Монда бераз акча калган икән әле, - дип, кондукторга биш меңлек сузам.
Ситуация аз гына үзгәрә төшә...
Автобус кузгалып киткәнгәме, кемдер елмаеп куя. Карашлар бераз җылынгандай була. Хәзер инде кондуктор автобусның бер башыннан икенче башына чаба, сдачалык акча эзли. Табалмый. Һәм төшәр вакытым җиткәнен белеп, теге акчаны кире миңа суза. Мин ризалашмыйм, ул үҗәтләнә. Һәм мин рәсми тонга күчәм:
- Сез монда пассажирлар белән исәп‑хисап ясау өчен куелгансыз һәм шуның өчен дәүләт сезгә хезмәт хакы түли. Ә сез миңа юл йөрү өчен исәпләшергә ирек бирмисез. Беренчедән, бу - дискриминация. Минем гражданлык хокукларымны бозу. Мин сезне судка бирә алам. - Колак өйрәнмәгән сүзләр китүгә, баштарак көлемсерәп караган пассажирлар җитдиләнә төшә. - Икенчедән, сез үз вазифагызны тиешенчә үтәмисез, эшегезгә салкын карыйсыз. Тоташтырыгыз әле начальнигыгыз белән.
Автобус һаман тукталышта тора. Пассажирларның тавыш‑тыны чыкмый. Сизеп торам, мондый күренешкә беренче тапкыр юлыгулары. Ә таныш булмаган нәрсә һәрвакыт бераз шүрләргә мәҗбүр итә.
- Сдачам юк бит, - кондуктор мескенлекнең үзенә әверелә.
- Сез рейска чыккансыз, ә пикникка түгел, - дип, басымны көчәйтәм мин. - Һәм үзегез белән кирәкле күләмдә вак акча алырга бурычлысыз. Тоташтырыгыз җитәкчелек белән. Хәер, юк... аңлатма языгыз...
- Аңлатма? Нәрсә дип?
- Сдача бирерлек акча булмау сәбәпле, пассажир белән исәп‑хисап ясаудан баш тарттым, дип. Вакытны сузмагыз, пассажирлар көтә. Әллә контроль-ревизия идарәсе вәкилләрен чакырыргамы?
Кондуктор бераз аптырап карап тора да автобус йөртүче янына юнәлә.
- Хәзер...
Мин салонга күз йөгертәм. Кемнәрдер карашын читкә ала. Кемнәрдер телгә килә:
- Маладис. Шул кирәк аларга.
- Менә кешесенә эләксәң.
- Кеше белән кешечә сөйләшергә өйрәнерләр.
- Әйе, - дип килешәм алар белән,- кешелеклерәк булырга кирәк.
Соңгысы үземә кагыла. Һәм артыграк мавыгып китүемне искә алып, урамга юнәләм.
Аңлап торам, мактаулы гамәл түгел инде. Үз-үземне шелтәләргә җыенганда, кайдандыр ниндидер авазлар яңгырап китә:
- Әгәр синең чынлап та акчаң булмаса?
- Әгәр өйдә кемдер авырып яткан чак булса?
- Әгәр...
Авыр уйга биреләсе килми. Тугыз кондуктор куып төшерсә дә, унынчысы миһербанлы булыр иде әле. Халык зур ул...
Фото: www.bnkomi.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июнь 2023 - 10:36Бу ирем дә хыянәт итте. Нишләргә инде миңа? Миңа – 37 яшь. Карап торышка чибәр генә хатын-кыз үзем. Күптән түгел дүртенче тапкыр кияүгә чыктым. Әмма һаман шул ук тырмага басам, һаман ялгышам. Бу ирем дә миңа хыянәт итте.3400
-
7 июнь 2023 - 09:36Ата-аналар теләсә кайсы вакытта бердәм пособиегә күчәргә мөмкин Бердәм пособие турындагы закон үз көченә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әниләренә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнде. Пособие түләү өчен бүлек гаиләләргә 3,806 млн сумнан артык акча күчерде.3600
-
7 июнь 2023 - 09:16"Көндез бала белән ятып йоклаганга каенанамның ачуы килә..." Матур җырлый инде бу Рифат Зарипов. Менә радио аша “Бие әйдә, каенана” җырын уйнаталар. Мин дә кушылып җырлыйм аңа. Кулымны үткен пычак кисеп алганга гына туктап калдым. “Тукта әле, биетмә син каенанаңны”, – диюе булды, ахры. Югыйсә, мин каенанасын биетә торган килен түгел үзе. Җыр барышында бераз хыялланып кына алдым...8800
-
6 июнь 2023 - 17:13Фирүзә: "Томан эчендә яшәдем..." Автор-башкаручы Фирүзәнең әтисе вафатына бер ел булган. Туган авылында әтисе рухына Коръән ашы укытканнар. Фирүзә әтисен бик сагынуы, әле яңа гына елмаерга өйрәнүе турында язган.52601
-
6 июнь 2023 - 17:03Татарстанда елга судноларында йөрү — “замана модасы”на әвереләчәк “Татарстан Республикасы флоты” (“Флот Республики Татарстан”) акционерлык җәмгыяте оештырылды. Аның устав капиталы 100 проценты белән Татарстанныкы.18601
-
6 июнь 2023 - 16:43“Аш-суга бер тиен дә акча биргәне юк, хәтта бер кап чәй дә алмый" Хатын-кызның сөйләшә торган сүзе ирләр һәм акча турында дисәм, берегез дә каршы килмәс, шәт. Бу юлы бигрәк шәп теманы куерттык әле. Ирегез акча бирәме?78101
-
6 июнь 2023 - 16:00Элек яулыкны егетләр җыя иде, хәзер балалар баш булды Балык Бистәсе районының Балтач авылында узган якшәмбедә урам гармун һәм җыр авазларына күмелде. Үткән-сүткән халык бер-берсенә телдән һәм дә телефон аша хәбәр җиткерде: “Яулык җыялар!” Кемдә ничектер, миңа яулык җыю һәм Сабантуй бала чакларны хәтергә төшерә.24701
-
6 июнь 2023 - 14:25“Наркокурьер ике айдан артык “яшәми” Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге мәгълүматларына ышансаң, бай хәлле гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар әлеге тозакка күбрәк эләгә икән.26202
-
6 июнь 2023 - 14:04Быел Корбан нисабы күләме – 36 мең сум Корбан чалу өчен республикада илле биш, шул исәптән Казанда унҗиде рәсми мәйданчык эшләячәк. Аныңча мәчетләрдә җәмәгать белән бәйрәм намазлары укылачак.28900
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз 28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.26000
-
6 июнь 2023 - 12:33Кабан күлендә “Кытай Сабантуе”?! Казанда 25 июньдә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә “Аждаһа көймәләре” бәйрәме була. Аны кайберәүләр уйлап-нитеп тормастан, “Кытай Сабантуе” дип тә игълан итә башлаган.22201
-
6 июнь 2023 - 11:09Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!" Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповка 35 яшь тулды. Юбилее уңаеннан җырчы Казанның “Уникс” концертлар залында матур концерт куйды. Чыгыш ясаучылар арасында Рифатның иҗатташ дуслары гына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы Нияз Вафин да бар иде. Алар Рифат белән “Ике минут” җырын дуэт итеп башкарды.124010
-
6 июнь 2023 - 10:08Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм А.С. Пушкинның тууына 224 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан котлады Сезне Рус теле көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм. Без бу бәйрәмне традицион рәвештә даһи әдип Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә уздырабыз. Аның әсәрләрендә рус теленең байлыгы, аһәңе, образлылыгы, камиллеге һәм чын матурлыгы күркәм чагылыш таба, халык сөйләменең, үзенчәлекле фольклорының зирәк, үткен гыйбарәләре гаҗәеп зур осталык белән нәфис әдәбият үрнәге югарылыгына күтәрелә.13200
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
6 июнь 2023 - 21:42Без имениИ балакаем исэн сау котеп алыйк инде сине. Калыр момкинлеген булып та этиенэ авырлык китерэсен килмэде. Ботен санын тоз салэмэт булып шатлык белэн эти эниенэ куаныч булып кайт яме. Сойгэненне соендереп яшэ.Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!"
-
6 июнь 2023 - 17:37Без имениЖебегэн кыз кутлэренэ тибеп чыгарырга булган"Фатирымнан куалар, полиция чакыртыгыз"
-
6 июнь 2023 - 17:11Без имениИии балакем...курмэгэнен бер дэ калмаган... ЙааРаббем,бэхете ташып торсын,саулык-сэламэтлек бир шул балагаАйгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 14:03Без имениБик күпне күргән икән җанашым,алдаг көнеңдә бәхетләреңне ачык кылсын Аллаһе Тәгалә.Айгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 11:47Без имениИсэн сау ,бэхетле булыгыз.Оятсызлар электэ булган, хэзердэ бар.Бер аллам узе белеп ярдэм итсен.Унышлар сезгэ."Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..."
-
6 июнь 2023 - 11:15Без имениКызу канлы,тэвэккэл ханым.Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
6 июнь 2023 - 07:20Без имениНык хормэт итэм Зэмирэне,бэхет телим мин ана!Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
5 июнь 2023 - 22:23Без имениБабббаларарыгызсэламэт булсынТуганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 19:59Без имениЮкка гына җиде буыннан соң гына кушылышырга ярый дигәннәрмени инде борынгылар?; Ул бит нәселнең бозылуына китерә. Шуның аркасында авыру балалар туа. Нәселне ныгытыйм дисәң, читтән алырга кирәк. Патшалар да бит төрле ил кызларын караган.Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 17:27Без имениУл кешегэ кубрэк ышансан тормышын тынычсыз утэр,узенэ кубрэк ышан."Марсель ике бала анасы Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды..."
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.205400
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.691805
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.747401
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.26000
-
7 июнь 2023 - 10:36Бу ирем дә хыянәт итте. Нишләргә инде миңа? Миңа – 37 яшь. Карап торышка чибәр генә хатын-кыз үзем. Күптән түгел дүртенче тапкыр кияүгә чыктым. Әмма һаман шул ук тырмага басам, һаман ялгышам. Бу ирем дә миңа хыянәт итте.3400
-
31 май 2023 - 08:24Кызларымны сагынам... 19 яшемдә ялгышлык белән өйләндем. Үземнән өч яшькә өлкәнрәк бер кыз башымны әйләндерде дә куйды. Бер ай йөрдек тә туй иттек. Кияүгә болай ашкынуын тизрәк гаиләле, балалы булырга теләве белән аңлатты.360404
-
31 май 2023 - 08:41Ялгызлык эчтән җимерә Психология ягыннан карасак, лидер хатын-кыз темасы ике яклы. Бер яктан, лидер тормышны үзе тарта, бар да яхшы кебек. Ә икенче яктан караганда, бу ханым яки туташның күңелендә ниләр бар икән, дигән сорау туа.61200
-
31 май 2023 - 09:24"Җиңүчегә бер миллион сум акча бирәселәрен белеп, елап чыктым" “Пятница” телеканалында узган “Умнее всех” тапшыруында катнашуы белән бер көн эчендә танылды ул. Казан кызы Карина Матыгуллина турында әйтүебез!99903
-
31 май 2023 - 11:18Үпкә саклап йөрмәгез: йолдызнамә (31 май – 7 июнь) Муеннан эшкә чумган булсагыз да атна кызыклы һәм нәтиҗәле үтәр. Планнарыгызны үзгәртергә әзер булыгыз – сезне күптән күрешмәгән кешеләр белән очрашулар көтә!178301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика