Шәһри Казан

Ятим калган балалар йорты

Таныш булмаган районга яисә авылга барып керсәк, алдан аңа бәяне юлына карап бирәбез. Моның сәбәбе гади үзе. Һәркем дә машинада йөри, ә ул уңайлы техника тигез итеп түшәлгән юлны ярата шул. Зәй районындагы Бигеш авылын, бу күзлектән караганда, үрнәккә куярлык. Авылга килгәндә дә, урамнарында да шома асфальт юл селкенми көйле...

Үрнәк дигәннән, Бигеш, бүтән авыллар белән чагыштырганда, күп ягы белән өстен дисәк тә арттыру булмастыр. Йортлары төзек-матур, күбесе заманча биек итеп төзелгән. Ихаталарын әйләндереп алган яшел-кызыл-зәңгәр төсле ялтыравык тимер коймалары да ямь өсти авыл урамнарына. Ә инде мәктәпне күргәч, соклану хисе отыры көчәя. Гомумән, авыл уртасында шәһәрнекенә охшатып төзелгән ике катлы таш мәктәпкә җиткәч, аны аерым карап чыгасы килә. Мин дә танышып чыктым уку йорты белән.
Турысын әйтим, авылларда моның ише матур мәктәпне очратканым юк иде әле минем. Анда бар да заманча - каланыкылар бер читтә торсын! Биш йөз баланы бүген кертеп укытырга мөмкин ул бинада. Бу авыл уку йортының шул кадәрле балалар сыйдыра алуын искә алуым юкка түгел. Анысы алга таба әйтелер. Ә хәзер Бигеш урта мәктәбенең тарихлы булуын искәртик. Алдагысы - агачтан, ә үткән гасырның алтмышынчы елларында таштан төзелә ул. Авыл балаларының белем алу учагына 105 ел тулганда, бинасы менә шулай замана таләпләренә туры китерелеп төзекләндерелә дә инде. Бигеш урта мәктәбенә танылган галим Мансур Хәсән улы Хәсәнов исеме бирелүен дә әйтик. Татарстан фәннәр академиясенең беренче президенты 1938-45 елларда урта белем алган булган биредә.
Әмма мәктәптән ишегалдына чыккач бөтенләй аптырап калдым. Шундый матурлык янында ук шыксызлык күргәч, аптырамый хәлең юк. Мәктәп янында өч катлы таш бина тора һәм ул ташландык хәленә килгән. Шәһәрдәге тулай торакка охшаган бу йортта кеше яшәми кебек. Аскы каттагы тәрәзәләрнең шактые ватылган, стеналарына да инде күптәннән оста кулы тимәгәнлеге күзгә бәрелеп тора. Тик беренче карашка гына ташландык икән ул. Кеше тора икән ләбаса анда. Әнә йорт янында кечкенә балалар уйнап йөри. Шунда яшәүчеләр белән танышырга насыйп булды миңа.
Йортта дүрт гаилә яшәп ята. Араларында иң өлкәне Нурдидә апа. Без аның белән озаклап сөйләшеп утырдык. Нурдидә апаның язмышы үзе бер хикәя. Һәм ул шушы йорт белән дә бәйле.
Инде авыл эчендә өч катлы ике подъездлы зур торак йорты нигә төзелгәнен дә сөйлик. 1960 елда мәктәп-интернат комплексы булып төзелә бу таш биналар. Әмма ике елдан интернатны мәктәптән аералар. Балалар йорты итеп үзгәртелә ул. Ятим калган татар балалары яшәп тәрбияләнә анда.
Бу турыда миңа шул балалар йортында байтак кына еллар директор булып эшләгән Ирек Таһир улы Уразаев сөйләде. Бәхетемә дип әйтим, мин аны шул ук көнне очраттым. Ветеран педагог мәктәпкә очрашуга килгән иде. «Кайбер елларны йөз алтмышар бала җыела иде. Ишле иде коллектив, әйбәт эшләдек дип әйтә алам. Үзебез тәрбияләп чыгарган егетләр-кызлар йөзгә кызыллык китермәде. Тик, нишләптер, җитмешенче еллар ахырында тараттылар аны. Югыйсә тормыш җайга салынган иде балалар йортында», - ди ул.
Бигеш балалар йортында егерме елга якын ятимнәр тәрбияләнгән. Алар янәшә генә урнашкан шушы урта мәктәптә авыл балалары белән бергә укыганнар. Шулар хисабына мәктәптә укучылар саны бишәр йөзгә җитә торган булган да инде. Сагынып сөйлиләр авылда ул чакларны.
Балалар йортында тәрбия эше туктатылгач, аның бинасы белән ни булганын Сафиулла Сәхабетдин улы Мәүләтдиновтан белдем. Ул Бигештә туып үскән, мәдрәсәдә белем алып, имам хатип булган. «Авыл мәнфәгатьләрен кайгыртучы иң актив кешеләрнең берсе ул», - дип таныштырдылар аның белән.
«Җитмешенче еллар ахырында таратылды балалар йорты. Бина колхоз карамагына күчте. Аның эчен үзгәрттеләр, фатирлар ясадылар. Колхоз таралгач, бина үзе ятим калды кебек. Авыл җирлеге карамагында ул, тик аның колхозныкы кебек мөмкинлекләре юк бит. Карый алмый ул аны. Башваткычка әйләнде бу торак. Берзаман йортны Түбән Камадагы бер завод алып, тулай торак ясамакчы булды. Әмма халык бирмәде. Кем тормас анда, алар өчен кем җаваплы?» - дип ачынып сөйләде ул.
Чыннан да, авыл халкы белән килешми булмый: балалар белем ала торган мәктәп янәшәсендә генә тулай торак оештырырга ярамый. Имам әйтмешли, кем килмәс анда. Заманыбыз әхлак-әдәплелек белән мактана алмый. Тискәре күренешләр сабагы беркемгә дә кирәкми.
Кем килер соң, нәрсә ясарлар аннан? Авыл халкы борчылып көтә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: