Шәһри Казан

«Бала тәрбияләү өчен аерым вакыт кирәкми»

Психологлар, ярату, наз, игътибар җитмәгән кырыс гаиләдә тәрбияләнгән балалар агрессив булып үсә, дигән фикердә. Бүген бала ата-ана өчен кадерле йөрәк парәсеме, әллә ниндидер ихтыяҗларны канәгатьләндерүче, теләсә кем уйнап карый ала торган курчакмы? XXI гасыр баласын тәрбияләүнең үзенчәлекләре нидә? «Шәһри Казан» газетасы уздырган «түгәрәк өстәл» кунаклары: Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле...

- Гаиләдә балаларны кыерсыту, рәнҗетү кебек күренешләр турында еш ишетергә туры килә. Татарстанда бала хокуклары сакланамы? Сабыйларны кемнәрдән якларга кирәк?

Гүзәл Удачина:

"Шәһри Казан" газетасы уздырган "түгәрәк өстәл". Гүзәл Удачина. (ВИДЕО)

- Без ел саен халыктан кергән гаризаларны анализлыйбыз. Моңа кадәр шикаятьләр арасында балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләре өстенлек итсә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр гаҗәпләнерлек, шул ук вакытта көенечле хәл күзәтелде: гаиләдә бала хокуклары тормышка ашырылмауга кагылышлы мөрәҗәгатьләр алдынгы урынга чыкты. Ни хикмәт, нәкъ менә имин гаиләләрдә әти-­әнисе аерылышудан зыян күргән балалар күбәйде. Сер түгел, ЗАГС идарәсе мәгълүматлары буенча, язылышкан гаиләләрнең 50 проценттан артыгы аерылыша. Кызганыч, гаиләдә аңлашып, дөрес аерылыша белмиләр. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә нокта куелса да, алар ата-ана булудан туктамый. Әмма еш кына бала мәнфәгатьләрен кайгырту урынына һәркайсы сабыйны канат тарткан кебек үз ягына каера башлый. Аерылышуны бала бик авыр кичерә. Бу аның өчен бик зур, авыр психологик яра. Чикагода узган Россия-Америка форумына баргач, Америка психологларының бу мәсьәләне җитди тикшерүләренә игътибар иттек. Алар аерылышкан гаиләдәге баланың хәләтен көчләнгән, кыерсытылган сабый белән тиңли.

Җәлил хәзрәт Фазлыев:

"Шәһри Казан" уздырган "түгәрәк өстәл". Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев (ВИДЕО)

- Гаилә кору механизмы эшләнмәгән бездә. Бернинди тәҗрибәсез яшьләр гаилә кора - бөтен бәланең башы шунда. Виртуаль ярату бар. Эгоизм, үзеңне ярату көчле. Ике эгоист корган гаиләдә бала нәрсә эшләргә тиеш? Аның да үз вазифалары бар ләбаса. Балага кычкырырга ярамый, укытучы укучыны сүгә алмый - нәтиҗәдә, бала тагын эгоист булып үсә. Киләчәктә мондый хатыннар, ирләр өчен бала карьера ясарга комачау итә торган бер объектка әйләнеп кала. Комачауламасын өчен, сабыен телевизор каршына утыртып куя да үз эше белән шөгыльләнә ул. Хәзер экраннарда нинди кино, мультфильмнар күрсәтелгәнен үзегез күрәсез. Шуларны карап тәрбияләнгән бала ничек агрессив булмасын? Аңа әкият сөйләүче дә юк бит.

Гүзәл Удачина:
- Балага гаджетлар биргәндә, аны замана техникасы белән таныштыру­ны күздә тотмыйбыз, бу - әти-әни өчен баладан арынып тору ысулы. Бер гаиләне беләм, өч балада да планшет. Алар шунда уйнап утырганда, өйдә тыныч, баланың кая икәнен дә белеп булмый. Шөкер, соңгы елларда бу мәсьәләгә җитди карый башладылар. Телевизорсыз яшәүче яшь гаиләләр бар. Аңа карап кына бала дөньядан артта калмый. Суицид, наркотикларга үрелү дә - интернет тәэсире. Пәрәвез челтәре - ул бит параллель дөнья. Анда баланы күзәтеп бетереп кенә булмый, шуңа да тыеп кына түгел, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен аңлатып үстерү мөһим. Бала үзе сайлый белергә тиеш.

Еш кына ярдәм сорап килгән баланы әти-әни, вакыт юк, дип бора. Чыннан да, гаиләдә балага игътибар җитмиме соң?
Җәлил хәзрәт:
- Моның белән килешмим, балага кирәгеннән артык игътибар бирелә. Без үскәндә гаиләләрдә алты-җиде бала булса, хәзер, күп дигәндә, бер-ике бала табалар. Тән температурасы күтәрелсә дә, тизрәк хастаханәгә йөгерәбез, берәр җире тырналса да, хафаланабыз. Ә менә рухи тәрбия турында онытабыз. Нәкъ менә җылылык җитми балаларга. Ул корыган агачка әйләнә. Югары урында да эшләргә мөмкин, машинасы да бар, пөхтә киенә дә, әмма ул кеше түгел, аның киләчәге юк. Әти-әнисенә, баласына да мәхәббәте юк, ул миһербанлы булып үсә алмый. Шуңа күрә дә гаилә мәхәббәткә корылырга тиеш.

Илсөяр Гарифуллина: ​

"Шәһри Казан" уздырган "түгәрәк өстәл". Иҗтимагый палата әгъзасы Илсөяр Гарифуллина. (ВИДЕО)


- Озак еллар Эчке эш­ләр министрлыгында хез­мәт иттем, коллегаларыма гел әйтә килдем: эштән ничәдә кайтсагыз да, сез, беренче чиратта, балагызны тыңларга тиешсез. Аның көне мәктәптә ничек узган, нинди борчу, шатлыклары бар - барысын да сораштырырга, сөйләшергә кирәк. Аннары гына ашарга пешерергә, кер юарга тотынырга була. Әти-әни, вакыт җитми, ди. Баланы тәрбияләр өчен аерым вакыт кирәкми, тәрбия ул - бала белән ике сәгать шөгыльләндең дә калган вакыт үзең өчен дигән сүз түгел, бу гомер буе башкарыла торган эш. Баланы тәрбияләү йөрәккә салынган.

Психологлар, баланы көненә кимендә ун тапкыр үбәргә кирәк, диләр. Килешәсезме?
Җәлил хәзрәт:
- Бүген «түгәрәк өстәл»дә 11 бала анасы да катнаша. Ул балаларын көненә 110 тапкыр үбәргә тиеш була түгелме соң? Аның бит әле кер юасы, ашарга пешерәсе, өй җыештырасы да бар. Нормаль гаиләдә бу кагыйдәне уйларга вакыт булырга тиеш түгел, китап укып, психолог кушканча яшәп булмый.

Гәүһәр Хөснетдинова:

"Шәһри Казан" уздырган "түгәрәк өстәл". 11 бала анасы Гәүһәр Хөснетдинова. (ВИДЕО)


- Бездә көненә ун тапкыр булмаса да, үбешү гадәте бар анысы. Иң мөһиме - гаиләдә һәркем үз вазифасын белә. Мин идән юсам, иптәшем Харис балалар белән бакча казырга чыгып китә. Балалар беркайчан да үзләре генә калырга тиеш түгел, һәрчак ниндидер шөгыльгә тартырга тырыштым аларны, ярма да чүпләтә идем, өйне дә бергә җыйдык. Хәзер иң кечкенә балама - 18, олысына 36 яшь. Балаларым тормышта үз юлларын таптылар, шөкер. улларым, кызларым алдында ирем белән беркайчан да талашмадык. Урамга чыгып аңлаша яки записка языша идек. Балалар хәзер дә бездән: «Сезнең кайчан да булса сүзгә килгәнегез бармы соң?» - дип сорыйлар. Балага игътибар уенчык алып бирү генә түгел. Ул берәр чәчәк өзеп кергән икән, аңа сөенергә, шатлана белергә, рәхмәт әйтергә кирәк.

Җәлил хәзрәт:
- Шәригать буенча, баланың дүртенче хакы: әти-әни бала алдында берсен берсе кимсетергә, мыскыл итәргә тиеш түгел. Яшь парларга да, ачуланышасыгыз килсә, бер бүлмәгә кереп әйткәләшеп чыгыгыз, дим. Ә бала алдында бер-береңне җөпләп торырга кирәк.

Илсөяр Гарифуллина:
- Социаль авыр хәлдә калган гаиләләр гомуми санның бер процентын да тәшкил итми, тик ни өчендер, алар гел игътибар үзәгендә. Яхшылык - яхшылыкны, начарлык начарлыкны тудыра дигәндәй, матур, тату яшәгән, үрнәк гаиләләрне күрсәтик. Ничек кенә булмасын, бала әти-әнисен кабатлый, халык мәкале дә, оясында ни күргән, очканында шул кылынган, ди бит.

- Баланы тәрбияләүдә каеш кулланган чакларыгыз булдымы?
Җәлил хәзрәт:
- Бездә тал чыбык бар иде.

Гәүһәр Хөснетдинова:
- Бездә исә чыбык урынына «Әтигә әйтәм» дигән сүз булды. Гаиләдә әтинең дәрәҗәсе югары булырга тиеш. Әти кайтмыйча, ашарга утырмадык, ашны да аңа беренче сала идек. Бүген дә балалар әтиләрен хөрмәтләп торалар.

Реклама

Люция Чернявская:

"Шәһри Казан" уздырган "түгәрәк өстәл". Педагог-психолог Люция Чернявская. (ВИДЕО)


- Хәзер исә бала культы күзәтелә. Бөтен нәрсә аңа, иң зур кисәк тә беренче чиратта, гаиләне туендыручыга түгел, ә балага. Мин үз тәҗрибәмнән дә чыгып әйтә алам, гаилә мөнәсәбәтләрендә буыннар бәйләнеше мөһим роль уйный: мин, өч буын миңа кадәр һәм миннән соңгы өч буын. Әти-әни, дәү әти, дәү әни, оныклар, оныкчык­лар берләшеп яшәгәндә, мөнәсәбәтләр җайга салына. Балалар да өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләнеп үсә, рухи кыйммәтләр саклана. Уртак хезмәт тә гаиләне берләштерә. Бала йорт эшләрендә булышсын. Раковина чистартыр­га те­ләгән баланы, суны ­агызасың дип ачуланганчы, суны әрәм-шәрәм итми юарга өйрәтергә була ләбаса. Бүген баланың укытучылары - планшет, телевизор, телефон. Нәтиҗәдә, агрессивлык арта. Балалар бакчасында элек кемнедер яклап, нәрсә өчен булса да бәхәсләшсәләр, бүген сугыштан тәм алу өчен якалашалар. Кайсы вакыт, дөрес тәрбия бирмәгәне өчен, әти-әнинең үзен суктырасы килә, еш кына, тормышны караңгы төсләрдә тасвирлап, баланың дөньяны күзаллавын бозалар.

- Балаларны тәрбияләргә өйрәтә торган махсус оешмалар бармы бездә, гаиләләр өчен психологик тренинглар узамы?
Гүзәл Удачина:
- Без барыбыз да кайчан да булса әти-әни булачакбыз, кемгәдер бу сәләт табигатьтән бирелә, гореф-гадәтләр нәселдән күчә. Күбебез, әлбәттә, тәҗрибәле түгел, психология курсларын да узмаганбыз. Гаилә кору, бала табу уйланылган булырга тиеш. Яшь парларга карыйм, мөнәсәбәтләрен күзәтәм, кайбер очракта модага ияреп кенә бала табалар сыман тоела. Җаваплылыкны тою юк. Тәрбия эшен мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан башларга кирәк. Ата-аналар җыелышына психологларны, медицина хезмәткәрләрен чакыртып, лекцияләр сөйләргә була бит. Кайбер мәктәпләр бу тәҗрибәне уңышлы куллана. Безнең бурыч - яхшы әни, әти булу. Тормышыбызның нәтиҗәсе - балалар. Бәхетлеме алар, тормышта урыннарын тапканнармы? Бу әти-әнигә бәйле. Кызлар малайлардан аерым укый торган бер мәктәптә булырга туры килде. Шунда директорның кайбер фикерләре белән килешми булдыра алмадым. Кечкенәдән үк, кызлар малайлардан өстен куела бит. Беренче сыйныфтан ук ак бантлы кызлар бер башка биегрәк була, дәрестә дә тырыш, тәртипле булганнары өчен, кызларны үрнәк итеп куялар, мактыйлар. Ә җенси бүленеш булган мәктәпләрдә, малайларга ир-ат дәрәҗәсен сеңдереп үстерәләр, кызларның төп вазифасы әни булу дип аңлаталар.Әмма нинди генә ысуллар куллансак та, дәресләр, тренинглар үткәрсәк тә, балалар барыбер әти-әнисен кабатлый. Бала белән шөгыльләнү - бик зур хезмәт.


«Ата-ананың балага калдырган иң зур мирасы - яхшы тәрбия»
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в).


Җәлил хәзрәт:
- Балтачта мәчеттә гаилә бүлмәсе бар, яңа гаилә коручыларны ЗАГС бүлеге шунда җибәрә. Шулай ук 40 яшькә кадәрге гаиләләрне үзем дә җыеп, чәй өстәле артында сөйләшеп утырабыз. Югары математикада очраклылык теориясе бар, ягъни ике очраклылыкның берсе генә уңышлы була. Яшьләр белән дә шул ук хәл, очраклы корылган ике гаиләнең берсе генә торып кала. Элек бит кәләшнең дә, кияүнең дә нәселен тикшереп гаилә корганнар. өйләнешкәндә, әти-­әни сүзенә колак салу дигән нәрсә юк бездә. Мәхәббәт, имеш. Ярату хайвани инстинкт, ­җенси якынлыкка омтылу гына түгел ләбаса, бу сыйфатлардан күпкә өстен. Селекция фәне буенча, яхшыга яхшыны кушсаң гына яхшы туа. Сыерга да яхшы партнер эзлиләр бит, ә гаилә корганда җитди карау юк.

Гүзәл Удачина:
- Электәге андый гореф-гадәтләрне кайтарырга кирәк, югала бара бит алар.

Җәлил хәзрәт:
- Без озак еллар бер түбә астында дүрт буын тордык. Хәзер дә өч буын яшибез әле. Хакыйкатьтә Ходай Тәгалә кешеләрне әхлаклы итеп яраткан, динсез генә тәрбия барып чыкмый. Мәчетләр буш торганда, мәктәпләр диннән ерак булганда, тәрбия турында лекция сөйләүдән генә файда юк. Балага динне өйрәтү өчен бөтен шартлар да тудырылган хәзер, шөкер.

Люция Чернявская:
- Педагог, әти-әни, бала берләшеп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. Психология ул дару төймәсе каптырып кына баланы дәвалау түгел, тәрбияне гаиләдән башларга, нинди булырга тиешлекне үз үрнәгеңдә күрсәтергә кирәк.

Илсөяр Гарифуллина:
- 2013 елдан гамәлгә кергән закон нигезендә, берәр гаиләдә бала хокук­лары бозылса, бу ата-ана белән кисәтү эшләре алып барылырга тиеш, теләмиләр икән - муниципаль комиссияләр аларны мәҗбүр итә ала. Профилактик эш алып бару мөһим, төрле чаралар да еш уза, ләкин сан түгел, сыйфат кирәк. Дәүләт ярдәме күрсәтелү бер хәл, бала өчен үз әти-әнисен беркем дә алыштырмый, аларның хокукларын, җаваплылыгын да беркем дә үз өстенә ала алмый.

Ата-ана колагына
XXI гасырда бала тәрбияләүнең 21 кагыйдәсе*
1. Балага үзең үрнәк күрсәт.
2. Уртак хезмәт берләштерә.
3. Баланың кечкенәдән шөгыле, гаиләдә үз вазифасы булырга тиеш.
4. Баланы тыңла, ишет.
5. Уңай гамәлләре өчен кызларга соклан, малайларны макта.
6. Табын артында гаилә белән бергә җыелу бик мөһим.
7. Бала алдында талашма, бер-береңне кимсетмә.
8. Бер баланы икенчесе алдында ачуланма.
9. Балаларны чагыштырма.
10. Иркә, назны кызганма, кирәк чакта «тал чыбык» та куллана бел, барысы да чама белән булырга тиеш.
11. Бала алдында өйдә эчке киемнән йөрү дөрес түгел.
12. Җенси тәрбия турында үзең сөйли алмыйсың икән, белгечләргә мөрәҗәгать итү яхшырак.
13. Гаиләдә әти кешенең дәрәҗәсе булырга тиеш.
14. Үзеңнең чынга ашмаган хыялларыңны балага тагарга ярамый, сабыйны аңа кызык булмаган шөгыльгә үгетләмә.
15. Баланы өлкән буын тәҗрибәсенә таянып тәрбияләү мөһим.
16. сабыйны кечкенәдән дингә тарту файдалы гамәл, 10 яшьтән бала намаз укысын, хәләл ризык ашасын.
17. Телевизор, интернеттан файдалануда чик, контроль булырга тиеш.
18. Тыеп кына булмый, яхшыны яманнан аерырга өйрәтергә кирәк.
19. Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы. Балага ялганлама.​
20. Бала белән ана арасында чикләр булмасын, аның төп сердәшенә әйлән, ышанычын яула.
21. Бала үз дөньясында ялгызы гына калырга тиеш түгел.

* «Түгәрәк өстәл»дә яңгыраган фикерләргә нигезләнеп төзелде.

Фотолар һәм видео Илдар Мөхәммәтҗанов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: