Шәһри Казан

«Барлык бөкеләрне тиз генә узып китәргә хокукым бар дип саныйм»

Җәй, көз көне бөкеләр күбәйде, кайсы юлда ул ремонт-төзекләндерү эшләре белән бәйле булса, икенчеләрендә машина йөртүчеләр. бигрәк тә. кичен шәһәрдән читтәге дачаларына ашыга. Бөкеләр белән бергә башкаларны  юл читеннән узып китәргә теләүчеләр дә арта.

Хокук бозучылар —үз хокуклары турында
... Җәйге эссе һавада утырып интеккән машина йөртүчеләрнең (урамда 32С булса, автомобиль эчендәге һава температурасы 35Сны күрсәтә) аларга карап ачулары кабара һәм кагыйдә бозучыларны уздырмый. Шул сәбәпле, кайчак бәхәс-низаглар да килеп чыга. Юл читеннән узарга тырышучылар үзләре исә. беркемгә дә комачауламыйбыз бит, дип белдерә. Юл-транспорт һәлакәте була калса, кем гаепле? ЮХИДИ хезмәткәрләре бу хакта ни ди?

Россия Автомобиль ияләре федерациясенең Татарстандагы вәкиле Рамил Хәйруллин фикеренчә, юл читеннән узып китәргә тырышучылар юлларда бөке барлыкка килүнең төп сәбәпчеләренең берсе дә. 

—  Җомга, кичке алты, чыдап булмаслык эссе, Горький шоссесында 3 чакрымга сузылган бөке. Биредә юл төзелеше бара. Дүрт рәттән акрын гына машиналар тезелмәсе, ә иң оятсызлары юл читенә килеп тыгылган. Нәтиҗәдә, бөке тагын бер сәгатькә сузыла,- ди Салават Күпере торак комплексында яшәүче Гөлназ Госманова.

Күпләр трассаларның проблемалы участокларын юл камералары тулысынча контрольдә тотмый дип аптырый.
—  "Яхшы күңелле" шоферлар аркасында юл читеннән узып китүчеләр саны арта да инде. Үзебез гаепле бит моңа, әнә шуңа безнең йомшаклыктан файдалана алар. Әгәр шундый төр юл кагыйдәләрен бозучыларның фотоларын ЮХИДИгә җибәреп булса һәм аларны штрафка тартсалар, мондый төр сервиска беренче булып кушылыр идем, - ди ерак араларга йөрүче машина йөртүче Таһир Рәдҗәпов. 

Реклама

— Бер көнне генә шундый хәлгә тап булдым, ике полосалы юл, өченче рәт булып юл читендәгеләр дә килеп кушылды,- дип сөйли машина йөртүче Артур Мортазин,-  Шунда икенче рәттән баручы Рено машинасының арткы якка карый торган көзгесен юл читеннән баручы Лада машинасы эләктереп алды. Үзенекенә дә зыян килгән. Шуннан китте бәхәс, син гаепле, мин гаепсез. Югыйсә, Лада шоферының гаебе аерымачык күренә, юл кагыйдәләрен санга сукмыйча, кысрыклый-кысрыклый килеп керде. Әмма үзенең сүзен дә бирәсе килми, янәсе, машинаны кырыйгарак алмасаң, эләктермәс идем көзгене.

Әнә шулай юл читеннән узарга тырышучылар үз-үзләрен закон бозучылар дип санамый һәм үзләрен якларга тырыша.
—Мин юл читеннән йөрим. Чөнки салым түлим, - дип сүзен дәвам итте Артур, - Барлык бөкеләрне тиз генә узып китәргә хокукым бар дип саныйм. Гадәттә, йөк машиналары алдына килеп басам. Салмачыда яшим, Казанда эшлим, бөкеләрдә утырып, кайчак эшкә соңга калам, шуңа юл читенә чыгып барырга туры килә. Безнең Салмачы якларында бу гадәти хәл. Һәр бишенче машина йөртүче юл читеннән оча.

Юл кырыйларына чыгып узарга тырышучыларга комачаулау өчен кайбер шоферлар өлешчә бүленү полосасына чыгалар. Ә тегеләре узып китә алмый.
—    Ерак юлчылар белән бергә мин һәрвакыт юл читен контрольдә тотам. Рация бар, һәрвакыт килешеп була, - ди Таһир Рәдҗәпов.- Әлбәттә, безнең мондый тәрбия ысулы күпләргә ошамый. Яшь-җилкенчәк ничек тә безне узып китеп, машина каршысына чыга, махсус уздырмаска тырыша. Бигрәк тә, таксистлар, яшьләр хөрмәтсез.  

ЮХИДИ аңлатма бирә
Юл кырыеннан узып китәргә тырышу өчен 1 500 сум күләмендә штраф салына. Бу маневрлау кагыйдәләрен бозу буларак санала. 
Россия Автомобиль ияләре федерациясенең Татарстандагы вәкиле Рамил Хәйруллин әйтүенчә, юл читеннән йөрергә яратучылар белән көрәшүдә төп корал, бу, әлбәттә, штрафларны, ким дигәндә, ике яки өч тапкыр арттыру. Мондый төр кагыйдә бозучыларны кара-каршы чыгарга яратучылар белән тиңләргә кирәк.
— Европада, әйтик, «юл читенә чыгу» проблемасы юк. Андагы зур күләмле штрафлар хокук бозу теләген юк итә, - ди Хәйруллин. - Иң проблемалы участокларда камералар кую турында да онытмаска кирәк. Аннан башка бу проблеманың хәл ителәсе юк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: