Шәһри Казан

Бауман урамына уникаль спорт автоматы урнаштырылачак

Иртәгә Казан «Олимпия үзгәрешләре» дип аталган Бөтенроссия проектына кушылачак - Бауман урамына уникаль спорт автоматы урнаштырылачак. Әлеге автомат ярдәмендә үзең дә җылына һәм җылылыгыңны бүтән шәһәрләрдә яшәүчеләргә җибәрә дә аласың.

Автоматларны урнаштыру 29 нчы гыйнвар көнне дүрт шәһәрдә - Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара һәм Уфада башланган. Әлеге акциягә тагын алты шәһәр - Казан, Омск, Ростов-на-Дону, Томск, Новосибирск һәм Екатеринбург та кушыла.

30 секунд эчендә башка шәһәрдән килгән җылылыкны тояр өчен, автоматтагы «җылынырга» төймәсенә басарга кирәк. Шулвакыт автомат ул кешене фотога төшерәчәк һәм аңа номер бирәчәк. Бу номер ярдәмендә ул үзе белән җылылык бүлешкән кешене эзләп таба алачак. Аның өчен әлеге проектның сайтына керергә кирәк.

Җылылык җибәрү өчен үзең теләгән шәһәрне сайларга һәм бер урында 30 секунд дәвамында чабарга кирәк. Җылылык җыелгач автомат рәвештә шул шәһәргә җибәреләчәк. Шуннан соң автомат, истәлеккә дип, җылылык җибәрүчене фотога төшерәчәк.

Реклама

Фото: www.temakazan.ru

Иртәгә сәгать 12 дә Бауман урамында ГУМ янында спорт автоматын тәкъдим итү нисбәтендә уникаль акция уза. Теләге булган һәр кеше җылылыгы белән бүлешә алачак.
«Олимпия үзгәрешләре» акциясе 2013 елның ноябрь аенда ук башланган. Ул вакытта Мәскәү метрополитенында урнаштырылган автомат 30 тапкыр чүгәләгән кешегә бушка билет биргән. Бер ай эчендә акциядә 11 меңнән артык пассажир катнашкан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: