Шәһри Казан

“Без Путинны җиңә алмаячакбыз”

Алда ни көтәсенә атна азагында ачыклык керер, мөгаен – Россия лидеры Федераль Җыенга юллама әзерли. Ил башлыгы өлешчә мобилизация хакында игълан итте. Безнең илдә шулай инде. Булмый, булмый диләр дә, эшләп куялар. Бәяләр күтәрелми дисәләр, бер атнадан артканнарын көт тә тор. Коронавирус хакында ишетелә башлагач, безгә килми ул, Кытай кая да, без кая, диделәр. Бер ай да узмады, ябып куйдылар үзебезне.

Булмый дигәннән чыгып, алга таба хәлләр ниндиерәк юнәлеш алачагы хакында фикер йөртергә була.

Билгесезлек
Ул көнне Владимир Путинның чыгышын Россия халкы гына түгел, бөтен дөнья көтте. Бигрәк тә Европа дәүләтләре җитәкчеләре. Телеграм каналларда күренгән фаразлар чынга ашты. Президент өлешчә булса да мобилизация хакында игълан итте. Бу сүзләрдән соң БМО илләре каршында чыгыш ясаган АКШ Президенты Джо Байден хәтта чыгышын яңадан яздырган, диделәр.

Путин чыгышы яңгыраганнан соң  халык арасында меңләгән сорау туды. Бу безнең җитәкчелекнең “фишкасы” инде. Куркытып җиңү. Билгесезлек һәрчак куркыта. Кеше нәрсә уйларга белми, сорауларына җавап таба алмыйча интегә. Бу очракта да шундый ук ысул кулланылды. Хәрби комиссариаттан чакыру кәгазьләре алырга тиешле кешеләрнең исемлеге алдан ук әзерли белгәч (алай булмаса, Президент сөйләп бетерүгә повесткалар килә башлауны башкача аңлатуы кыен), аңлату эшләре буенча да алдан хәстәрен күреп булмый идеме икән?

Моның нәтиҗәсе нинди? Повестка 68 яшьлек картка да, операция көтеп яткан егеткә дә, мобилизацияләнергә тиешле булганнар исемлегенә берничек тә эләгергә тиешле булмаганнарга да килде. Бу күпме вакыт әрәмгә киткән, акча, кеше ресурслары һәм хезмәт түгелгән, ничә кешенең нерв күзәнәкләре үлгән дигән сүз.

Икенчедән, төбәкләрдә, бигрәк тә милли республикаларда бәрелешләр, баш күтәрүләр башланды. Якутия, Дагыстан... Ә дошманга шул гына кирәк. Дагыстандагы хәлләрне күреп, Украина Президенты Владимир Зеленский тиз генә мөрәҗәгать яздырып, интернет челтәрендә тарата да башладылар. Сүз уңаеннан, кайбер телеграм каналлар төбәкләрдәге фетнә чыганаклары да чит ил агентлары дип язды. Ә безнең халыкка күп кирәкме кызып китәргә?

Баш күтәрүләр генә бер хәл. Ике-өч көндә ничә хәрби комиссариатта янгын “чыкты”. Хәлләр атышка кадәр барып җитте. Сәбәбе бик гади: халык билгесезлектә! Урамдагы салкын, яңгырлы көз – һәр россияленең күңел халәте чагылышы. “Мине алырлармы-юкмы?”, “Сугыш башланырмы-юкмы?”, “Алга таба нәрсә көтә?”. Кеше башында меңләгән сорау һәм бер генә җавап бирүче дә юк. Фетнәләр революциягә барып җитмәсен дисәләр, өстәгеләр халыкка аңлату эшләре алып барса, хәерлерәк булыр...

Качкыннар
Бу хәлләрдә мине бер генә нәрсә аптырашта калдырды. 23 февраль –Ватанны саклаучылар көнендә бөтен ир-заты күкрәк кагып, бу минем бәйрәм, дип йөри. Ә чынлыкта... Илебезгә бәла килсә, мылтык тотып дошманга каршы чыгарлыклары бармак белән генә санарлык икән, ләбаса. Юк, мин корал белән бәйле бер генә операцияне дә, бигрәк тә сугыш, кан коешны хупламыйм һәм беркайчан да көч кулланып максатка ирешү яклы булмадым. Әмма илебезнең төрле як чикләрендә җыелган машиналарны, илдән китәргә омтылган ирләрне күргәннән соң, алар өчен оялып куйдым. (Грузия хәтта Россиядән чыга торган ир-атлар өчен чикне ябарга мәҗбүр булды). Аңлыйм, берәүнең дә күрә торып үлемгә барасы килми. Әмма әле үзенең хәрби комиссариатка чакырылачакмы-юкмы икәнен дә белмәгән кешенең качып китүе гаҗәпләндерде. Ул кешеләр аннан соң берни булмагандай кире кайтыр микән?


Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң Россиядән 261 мең ир-ат чит илгә киткән.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәрвакыт туры сүзле булуы белән аерылып торды. Ирләрнең тәүлекләр буе чик буенда торып, башка илләргә китүен дә ул хуплап кабул итмәгән, билгеле.

“Качып йөрүчеләр турында еш уйланам. Алар үзләрен ир-егет дип атарга хаклымы? Юк! Аларның намусы бармы? Юк! Бигрәк тә Кавказдагы ир-атларның кайберләре гаҗәпләндерә. Егетләр, сез үлемнән качып котылам дип уйлыйсызмы? Әгәр дә ул Ватаның өчен көрәштә насыйп булган икән, тау халкы гомер-гомергә шундый үлемне дәрәҗә дип санамаганмы?

Аңлагыз, ниһаять, Украинадагы фашистлар ярдәмендә нәкъ менә безнең илне җимерергә телиләр. Бу – Ватан куркыныч астында дигән сүз. Дистәләрчә миллион россияле соңгы 20 елда безнең дәүләткә ничә тапкыр куркыныч  янавын күз алдына да китерә алмый. Бары тик Россия Президенты Владимир Путинның төгәл һәм грамоталы сәясәте нәтиҗәсендә генә аларның эшләре килеп чыкмады...  

...Мин сезгә сүз бирәм: әгәр без үз мәнфәгатьләребезне якламасак, барлык россиялеләргә дә начар булыр. Без Россиянең суверенитетын һәм бәйсезлеген югалтачакбыз, ә дошманнар аннан соң һәр йортка киләчәк”, – ди Рамзан Кадыйров.

Реклама

Сүз уңаеннан, өлешчә мобилизациядә Чечен халкы катнашмаячак. Кадыйров сүзләренчә, республика планны инде 200 проценттан да арттырып үтәгән. Алар да кемнеңдер баласы, әтисе, ире. Шулай да куркып калмаган, марттан бирле Украина җирләрендә, чечен булып та, русларның мәнфәгатьләрен яклый. Ә руслар...

Безне нәрсә көтә?
Миннән еш кына: “Син бит журналист, өстәгеләр нәрсә сөйли? Алга таба нәрсә булыр инде?” – дип сорыйлар. Кайберәүләр экстрасенслардан сораштыр әле дип тә куя, хәтта. Кызганыч, Путин белән шәхси элемтәләрем юк һәм алга таба планнарның нинди булуын үзе генә белә.
Әмма Җир йөзендә сәясәтче, психолог кебек белгечләр дә бар бит әле. Алар фаразлар ясаудан читенсенеп тормый. 
Мисал өчен күптән түгел генә Канада психологы Джордан Петерсон Британиянең танылган алып баручысы Пирс Морганның “Цензурасыз” тапшыруына биргән интервьюсын укырга туры килде.

– Ничек уйлыйсыз, бу сугыш нәрсә белән тәмамланачак? – дип кызыксына алып баручы психологтан.
– Без моны кыш көне беләчәкбез. Мин аның урынында нәрсә эшләргә кирәген белер идем. Беренче салкыннарны көтеп, винтильне борып куяр идем. Миңа калса, ул шулай эшләячәк тә.

– Ул энергияне контрольдә тотарга җыенамы?
– Әлбәттә ул шулай эшләргә җыена. Ул Көнбатышны кисәтте бит инде, техник мәсьәләләрне хәл итәргә диде һәм торбаларны ябып куйды.

– Ничек уйлыйсыз, ул атом-төш коралын кулланачакмы?
– Кирәк булса, сугыш кырында тактик корал кулланачак.

– Өченче Бөтендөнья сугышы башланса да?
– Башланмаячак.

– Чөнки без җавап бирмәячәкбезме?
– Ә безгә ул нәрсәгә?

– Украина халкы җирләрен русларга бирергә тиешме?
– Мин бу сорауга җавап бирә алмыйм, чөнки тынычлык урнашсын өчен нинди шартлар булырга тиешлеген белмим. Әмма миңа русларның җиңеләчәге, ә безнең җиңәчәгебез турында булган беркатлы күзаллаулар билгеле. Мин аңламыйм. Без җиңәбез дигән нәрсәне аңламыйм. Без нәрсә җиңәбез? Һәм без ничек җиңә алабыз? Без барыбер Путинны җиңә алмаячакбыз. Чөнки сез “юк” дип әйтә алмаган кешене җиңә алмыйсыз. Без Путинга алай дия алмыйбыз, чөнки аның нефте, газы өчен җаныбызны саттык. Планетаны коткару өчен үзебезнең рухи статусыбызны күтәрер өчен шулай эшләдек. Үзебезнең ахмаклык һәм әхлакый тәкәбберлегебез  аркасында безгә бик куркыныч кыш килә. Сез уйлаганча түгел, Путин башка кешеләргә охшаган. Беләсеңме, күпләр аны Гитлер яки Сталин белән чагыштыра, һәм бу бары тик акылсызлык. Мин моның бернинди дәлиле дә күрмим, – ди ул.

Ә АКШның элеккеге Президенты Дональд Трамп Америкага үзенең Путины яисә Си Цзиньпин кирәк, ди.
“Америкада демократлар арасында да, республиканнар арасында да андый акыллы лидерлар юк. Ә иң мөһиме – хәзерге хакимиятләр Россия  һәм Кытай башлыклары белән ничек аралашырга кирәклеген аңламый”, – дип белдерде Дональд Трамп.

Элеккеге президент америкалыларны түбәнгә тәгәрәгән  милләт дип саный: “Ил тәмугка әйләнә. Безнең ил исән калмаячак”.
P.S. Алга таба безне ни көтәсен атна азагында белербез. Фаразлар буенча, Россия лидеры 30 сентябрьдә Федераль Җыенга юллама әзерли. Бар да шуннан соң ачыкланыр да, мобилизацияләнгән егетләрне кире өйләренә кайтарып җибәрерләр дип өметләнергә кала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 30 сентябрь 2022 - 23:06
    Без имени
    Барысы да по обстоятельствам происходит, бер кем дэ Нострадамус тугел, шуна уйламаганда узгэрешлэр барлыкка килэ-обстоятельство резко узгэргэч