Шәһри Казан

Борын-борын заманда булган, ди, «бензин»

Көнбатыш Европа илләрендә нефть ятмалары юк, шунлыктан аларда газ ягулыгына көйләнгән машиналар, электромобильләр - гадәти күренеш. Галимнәр фаразлавынча, тагын 50 елдан Россиядә дә нефть чыганаклары бетәргә мөмкин. Бу хәл безне дә алмаш ягулыклар куллануга этәрә.

Россиядә транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү буенча 2023 елга кадәрге чорга исәпләнелгән программа кабул ителүе җитди мәсьәләләр алдында торуыбызны искәртә.
- Транспорт чараларын газ ягулыгына көйләү 1 марттан башланды. Физик һәм юридик затлардан 600гә якын заявка керде. Татарстанда өч меңнән артык йөк һәм җиңел автомобиль газ ягулыгыннан файдалана инде. Программада катнашучыларга хөкүмәт ярдәм дә күрсәтә, моның өчен республика бюджетында 75 миллион сум билгеләнде. Шунысын да уйларга кирәк: субсидия 2016 ел өчен генә каралган, - диде республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин.

Транспорт чараларына газ җиһазы көйләү йөк машиналарына - 300-600 мең сумга, ә җиңел автомобильләргә 75 мең сумга төшә. Чыгымнарның 30 процентка кадәр өлеше кире кайтарыла, тагын 1,5 мең кубометр газ тутыру өчен ягулык картасы бүләк ителә. Юридик затларга еллыкның бер проценты чикләрендә 6 яки 12 айга кредит алу мөмкинлеге бирелә.

Реклама

Рөстәм Сибгатуллин мисал итеп китергәнчә, «Лада» җиңел автомобилендә йөз километр араны газ ягулыгында узу - 115 сумга, ә бензин белән 337 сумга төшә. Транспорт чарасына газ җиһазы көйләү чыгымнары уртача өч елда тулысынча каплана. Татарстанда бүген Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Мамадышта, Буада һәм Шәмәрдән бистәсендә автомобильләргә газ тутыручы компрессор станцияләре (АГНКС) эшли. «Газпром газомоторное топ­ливо» компаниясе быел Яшел Үзән, Бөгелмә, Чаллы, Казан, Азнакай, Алексеевск, Алабуга һәм Лениногорск шәһәрләрендә янә сигез АГНКС сафка бастырачак. 2018 елга тагын унбиш станция өлгертеләчәк.

Транспорт чарасын газ ягулыгына күчерүгә бәйле сораулар белән (843) 524-90-90 телефоны аша (атнаның эш көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә) республиканың Икътисад министрлыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: