Шәһри Казан

Чираттагы финанс пирамидасы ишелеп төште. Аның беренче корбаннары да бар инде

Үзәк Банк финанс пирамидасы дип таныган «Антарес Трейд» платформасына кушылучылар арасында татарстанлылар да шактый. Алар бер көн эчендә миллионлаган акчаларын югалтты.

Пирамидага салган акчаларын күбесе банклардан кредитка алган булган. Кемдер, бу хәбәрне күтәрә алмыйча, үз-үзенә кул салган. Бу көннәрдә Казандагы бер янгын часте җитәкчесе урынбасары зур күләмдә акча керткән һәм хезмәттәшләрен дә шунда керергә кодалаган булган дигән хәбәр таралды. Тик берсе дә акча эшли алмаган. Кайбер мәгълүматлар буенча, монда сүз «Антарес» пирамидасы турында бара.

Аралаша торгач, таныш-белешләр арасында да төп башына утырып калучылар барлыгы турында белеп алдык. Әмма берсенең дә ачылып китеп сөйләшәсе килмәде. Сорауларыбызга берничә җөмлә белән генә җавап бирүдән узмадылар. Марат Шәрипов “Антарес”ка бер ел элек кергән булган. Моның өчен ул фатирын корбан иткән.
– Әле ике миллионлык кредитым да бар. Яшәргә урын табылыр анысы, әти-әниләр янына күчәбез. Нәрсә уйларга да белгән юк, үзем дә шок хәлендәмен. Мин анда килгәндә яхшы гына акчалар вәгъдә иттеләр. Дуслар чакырган өчен дә процент була, диделәр. Көненә 2 процентка артып тора, өч айда 90 процентка кадәр булачак дип ышандырдылар. Мин генә түгел, күпләр банктан кредит алды, машинасын салды. Андыйлар бик күп, – диде ул.
Алия Сафина күптән түгел Үзәк банк финанс пирамидасы дип таныган, әмма әле дә эшләвен дәвам иткән бер компаниягә 2 млн сум акчасын керткән. Бу сумманы банктан кредитка алган. “Акчагызны югалтудан курыкмыйсызмы?” дигән сорауга бу компания финанс пирамидасы түгел, анда кеше чакырырга кирәкми, акчаны биржада эшли, диде ул. Тик шулай да бу компанияне Үзәк банк финанс эшчәнлеген легаль алып бармый дип тапкан. Интернеттагы соңгы мәгълүматларга караганда, бу компаниягә дә “Антарес” язмышын юрыйлар.      

Моннан ике-өч ел элек Лотфуллиннар гаиләсе дә җиңел акча өмет итеп, үзләренә проблема гына ясаган. “Five Winds” дигән компаниягә 100 мең салганнар, икенче бер туганнары 20 мең керткән. Ике атнадан исә компания банкротлыкка чыккан. Эшчәнлегебез дәвам итәчәк, борчылмагыз, дип тә юатканнар. Әмма акчаны барыбер ала алмаганнар. Хәзер мондый тәкъдимнәргә алданмыйбыз, ди гаилә башлыгы Рәис.

Татарстан Милли банкы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, финанс пирамидалары исемнәрен генә алыштыра, ә эш алымы шул ук кала.
– Россия банкы легаль булмаган эшчәнлек билгеләре булган компанияләр исемлегенә керткән Antares Limitedның эше туктатылды. Шулай да ил территориясендә бу компаниянең кимендә бер «партнерлык программасы» эшли. Synergy компаниясендә дә легаль булмаган билгеләр бар. Яңа проектка Россиянең 70 шәһәре, шул исәптән Казан да җәлеп ителгән. Synergy финанс базарында законлы булмаган билгеләре күренгән компанияләр исемлегенә кергән. Бу турыдагы хәбәрне финанс регуляторы сайтында күрергә була. Үз акчагызны нинди дә булса оешмага ышанып тапшырганчы, аның законлы эшлиме-юкмы икәнен тикшереп карарга кирәк. Россия Банкы сайтындагы "Проверить финансовую организацию" дигән бүлектә бар ул мәгълүмат, – диделәр безгә матбугат үзәгеннән.
Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох та акчаны финанс оешмаларына инвестицияләр алдыннан Россия Банкы интернет-сайты белән тынышырга киңәш итә.

Реклама

– Аның күзәтүендә булган оешмалар реестрында сезне җәлеп иткән компания булмаса, эшчәнлеге законсыз дигән сүз. Шулай ук финанс пирамидасының төп бер билгесе – бик зур акчалар вәгъдә итүе. Керем югары булган саен, риск та зур. Акчаны кертүчеләргә караганда аны алучылары күбәйгәндә финанс пирамидасы ябылып та куярга мөмкин. Гадәттә, алар берничә ай эшләп кала. Шулай ук бу оешма турында бик күп сөйли башласалар да, аның ябылу ихтималы арта, – ди ул.  
Күпме тапкыр кисәтсәләр дә, финанс пирамидасы корбаннары кимеми. Бу нәрсә белән бәйле? Халыкны финанс яктан белемсез дип тә әйтеп булмый кебек?
– Пирамидага акча кертүчеләрне ике төп категориягә бүлеп карарга мөмкин. Беренчедән, чынлап та финанс белеме булмаганнар. Алар реклама тиз алдана, тәкъдим ителгән финанс инструментлары һәм иклешүләре турында берни белмиләр. Икенчедән, азарт кешеләр. Алар белә торып рискка бара. Пирамида ишелгәнче, акчаны алып өлгерәбез дип өметләнәләр. Кызганыч, финанс пирамидасын оештыручылар да, аларның корбаннары да бихисап, – ди әңгәмәдәшем.  

Психолог Гөлназ Мирхәлилова да пирамида корбаннарын шартлы рәвештә ике төркемгә бүлеп карарга була ди. Беренчесе: азарт һәм риск яратучы, авантюрага бирелүгә һәвәс кешеләр. Икенчесе: тиз ышанучаннар, артык хыялга бирелүчеләр, инфантиль кешеләр.
– Үз тормышы өчен җаваплылыкны башкалар җилкәсенә аударырга тырышу, бәхет һәм байлыкны кемдер китереп бирер дип уйлау, акча каяндыр үзеннән үзе ишелеп төшер дигән эчке өмет белән яшәү – бу финанс пирамидасы корбаннары холкына хас булган сыйфатлар, – ди ул.

Әгәр дә якыннарың, таныш-белешләреңнең пирамида капкынына эләгүен белсәң нишләргә?
– Кредит оешмалары, банклардан күпкә югары процентлар вәгъдә итүнең артында нәрсә торуын, мондый очракта аның фәкать үз-үзенә зыянга эшләвен фактлар белән аңлатырга була. Судлар тарафыннан кайбер финанс пирамидалары эшчәнлеге туктатылуын да колакларына киртләргә кирәк. Пирамида корбаннары арасында әллә ничә тапкыр алданганнары да бар. Бу очракта инде психологлар гына ярдәм итә ала, чөнки ул бәйлелек психик тайпылыш белән бәйле булырга мөмкин, – ди психолог.

Финанс пирамидасы хәләл мал саналамы, әллә хәраммы? Рөстәм хәзрәт Ясәвиев әйтүенчә, ислам дине гаделлеккә корылган, ялганга юл куймый.
– Финанс пирамидасына кешене акчага кызыктырып җәлеп итәләр. Акча эшләр өчен, ул башкаларны да алдап чакырырга мәҗбүр. Пирамида өстендә утыручылар байыйлар качалар, астагылар төп башына утыртып кала.Капкындагы бушлай сырга кызыгырга кирәкми. Диндә бары тик хәләл кәсеп хуплана. Ул рибага, ялганга, хыянәт итүгә корылмаган. Бүген криптовалюталар турында да бик күп сөйлиләр. Күп илләрдәге фәтва үзәкләре, әйтик, Судан, Пакистан һәм башка мөселман илләре криптовалюталарны тыйдылар. Гәрчә баштарак аларга яшел ут бирелсен дип караган булсалар да. Ахыр чиктә аның да сабын куыгы кебек бер әйбер булуын аңладылар, – ди ул.  

Азат Фазлыев та бу көннәрдә инстаграм сәхифәсендә финанс пирамидаларына карата үзенең фикерен белдергән.
– Кайда карама – финанс пирамидалары. Чакыралар, зур акчалар вәгъдә итәләр, кешене "адаштыралар". Кызганыч, диндәге таныш-белешләр дә, кайбер коллегалар да әлеге хәләл булмаган акча эшләү юлында. Әле бит аны чәчәкләп "инвестиция" дип атыйлар. Бар ул инвистицияләр, дөнья биржасында сәүдә итәсең. Анда беркем дә зур керем вәгъдә итми. Дөнья биржасы инстаграмда да юк, социаль челтәрләр аша сине анда чакырмыйлар. Артык акчаң бар икән, сат та ал "Газпром" яисә Microsoft акцияләрен. Менә шул була инвестиция. Әмма кредитка алынган яки фатир-машина саткан акчага түгел! Гади халык бурычка акча алып, шунда чума... Тиз арада ул компанияләр ябыла, халык кредитларын түләүне дәвам итә. Бер ай элек танылган бер пирамида ябылды. Ябылуның беренче билгеләре башлангач, ватсап чатында берәү: "Мин 10 млн сумны кредитка алып шунда салдым. Әгәр дә бу ябылу икән – мин асылынам", – дип яза икән. Аллам сакласын!” – ди Азат.

 

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: