Шәһри Казан

Чуаш биюен өйрәндек, чуаш чәе белән сыйландык

 «Черек күл» паркында «Древо жизни» мәдәни-агарту проектының өченче чарасы үтте. Ул чуаш халкы мәдәниятенә багышланды.

– Гомер агачы дигән вакытта без дүрт өлештән торган бербөтен проектны күз алдында тотабыз. Бик күп еллар элек тә әлеге агач тирәсендә удмурт та, мари да, чуаш та яшәгән, үз телләрендә сөйләшкән, аралашкан. Агач, халыклар үзгәрмәгән, бары тик телгә, гадәтләргә бераз гына үзгәрешләр керә. Безнең төп максатлабызның берсе – шәһәр халкына һәм кунакларына Татарстаныбызда шундый халыклар да яшәвен, аларның үз урыннары, телләре, мәдәниятләре барлыгын күрсәтү. Климат, җир, агач, туфрак – бар нәрсә дә бер, ләкин сөйләмебез башка. Шул ук вакытта халыклар бөтенесе бербөтен һәм алар барысы да Татарстан дигән республиканы тәшкил итә, – дип сөйли «Древо жизни» проектының фәнни җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова.

Чуаш мәдәниятенә багышланган кич башкала халкының һәм кунакларының төрле буын вәкилләрен җыйды. Биредә чуаш халкының традицион костюмнары, декоратив-гамәли сәнгате, традицион уеннары, мәкальләре, ризыклары рецептлары белән танышырга мөмкин иде. Катнашучылар чуаш милли бизәге сурәтләнгән истәлекле әләм ясады һәм чуаш баш киемнәре, бизәнү әйберләре белән фотога да төште.

Бу кичтә мастер-класслар да эшләде, аны Буа, Лениногорск, Нурлат, Чирмешән, Кайбыч, Чебоксар шәһәре һәм Ульян осталары алып барды. Буа шәһәренең 1 нче номерлы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы  Павел Ярхунов балчыктан чүлмәк ясарга өйрәтте. Лениногорск районының Яңа Сережкино авылы мәдәният йорты мөдире Александр Ванюков агачны уеп бизәкләр ясауга, Чуаш Республикасының һөнәрчеләр гильдиясе әгъзасы, Чебоксар шәһәреннән Любовь Вазюкова качлап чигүгә төшендерде. Шулай ук күргәзмәдә Чебоксардан чуаш костюмнарының уникаль коллекциясе, Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортыннан оста Юрий Тимофеевның агачтан ясалган кул эшләнмәләре тәкъдим ителде. Чарада саламнан ясалган эшләнмәләр, чуаш киемнәре кигән винтаж курчакларны күреп булды. 

Чуаш хатын-кыз киеме остасы, Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, доцент Зинаида Воронова хатын-кыз киемендәге һәрбер элементның мөһим икәнлеген аңлатты. 

– Безнең изүгә куела торган бизәнгечләр күп төрле. Кечкенә кызларга да, яшүсмерләргә дә, кияүдәге хатын-кызларга да бар. Мыйчихи дип атала. Без аны сакларга тиеш. Изүләр төрле  явыз җаннардан саклый. Үзеңә дип аталган изүне башка кешегә биергә ярамый. Борыңгыдан шулай булган. Ул сиңа сулыш бирә. Мәдәниятне белгән саен синең уңышларың гына артачак, – дип сөйли  ул.

Кунакларны чуаш чәенең составы белән дә таныштырдылар, тәмле чәйдән авыз иттерделәр. Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары өчен ике мәйданчык эшләде. «Балачак аланы»нда балалар чуашларның хәрәкәтле уеннарын һәм «Ҫут ҫанталӑк» («Табигать») өстәл уенын уйнады. «Әкият аланы»нда кызлар һәм егетләр чуаш әкиятләре белән танышты, «Балык тот» уены барышында чуаш телендә балык исемнәрен белде.

Реклама

Һәркем чуаш телендәге әдәбият һәм Татарстанда чуаш телендә нәшер ителә торган «Сувар» республика иҗтимагый-сәяси газетасы белән танышты. Чуаш мәдәнияте турында чуаш һәм рус телләрендәге китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чуаш Республикасының халык язучысы Михаил Юхма чуаш халкының тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырды.

Бу кичәнең тагын бер үзенчәлеге булып ачык һавада кино күрсәтү булды. Чуашларның милли мифологиясе мотивлары буенча төшерелгән «Вулбар» фильмы (2021 ел) тәкъдим ителде.  Концерт программасы төп мәйданчыкта узды. Биредә традицион чуаш биюе буенча мастер-класс үтте, анда һәркем чуаш биюенә кушыла алды. Татарстанның чуаш халык фольклор коллективлары – «Çăлкуç» («Чишмә») (Чирмешән районы), «Палан» (Кайбыч районы), Чуаш

Республикасының Ф.П.Павлов исемендәге Чебоксар музыка училищесының «Янтал» ансамбле, «Zakaria» күпмилләтле фолк төркеме чыгыш ясады. Бәйрәмнең төп хедлайнеры Чебоксар шәһәреннән «Ярды» этно-фолк төркеме һәм Чуаш Республикасының халык артисты Августа Уляндина булды. Тамашачылар артистларны бик җылы кабул итте. Коллектив чуаш телендә җырлар башкарды, тамашачылар белән бергә түгәрәктә җырлап-биеде. Чара танылган Казан диджее Malsi musicның чуаш бию көйләреннән торган диджей-сеты һәм, катнашучыларның бер түгәрәккә берләшеп, биюе белән тәмамланды.

– Әлеге проектның кыйммәте – аның шәһәр киңлекләренә чыгуында. Без, гадәттә, чуаш мәдәниятенә багышланган чараларны республика районнарында үткәрәбез. Мондый масштаблы урам чараларын Казанда уздырган юк иде әле. Проектның уникальлеге шунда: теләге булган һәркем төрле халыкларның мәдәнияте, теле, аш-суы, кул эшләнмәләре, бизәнү әйберләре белән таныша ала. Без Казан Мэриясе белән боларның барысын да бер җиргә тупладык. Халыкка ошый, бик күп уңай фикерләр алдык, мин канәгать. Без уйлаганнарның барысы да барып чыкты, ¬ – диде Татарстан Республикасында чуашларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенең беренче урынбасары Константин Малышев.

«Древо жизни» мәдәни-агарту проектының киләсе чарасы 25 августта үтәчәк, ул мордва мәдәниятенә багышлана. 20 августта Идел буе халыкларының «Итиль» фестивале узачак, ул Татарстан халыкларын зур бәйрәмдә берләштерәчәк. Исегезгә төшерәбез, проектны Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештыра. Чаралар Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: