Шәһри Казан

Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова журналистлар белән бергә Казандагы дару бәяләрен тикшерергә чыкты

"Бердәм Россия" партиясенең "Халык контроле" проекты азык-төлек, даруларның бәяләрен тикшерү максаты белән оештырылган. "Халык контроле" проектының Татарстандагы бүлек җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова белән бергә журналистлар Казандагы дару бәяләрен тикшерергә чыкты. Россия хөкүмәте 2014 елның 30 декабрендә социаль әһәмияткә ия препаратлар исемлеген раслап, анда җитештерүченең даруны ничә сумнан арттырмыйча...

"Бердәм Россия" партиясенең "Халык контроле" проекты азык-төлек, даруларның бәяләрен тикшерү максаты белән оештырылган. "Халык контроле" проектының Татарстандагы бүлек җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова белән бергә журналистлар Казандагы дару бәяләрен тикшерергә чыкты.
Россия хөкүмәте 2014 елның 30 декабрендә социаль әһәмияткә ия препаратлар исемлеген раслап, анда җитештерүченең даруны ничә сумнан арттырмыйча сатарга тиешлеге күрсәтелгән. Даруханәләр куйган өстәмә хаклар 30 проценттан да артырга тиеш түгел. Исемлектә 800 препарат булса да, тикшерү өчен халык иң еш куллана торган 26сы сайлап алынды.

Беренче даруханәгә бер көтү журналист килеп кергәч, шунда эшләүчеләр гаҗәпкә калды. Биш минуттан даруханә мөдире дә килеп җитте. Аның белән бергә Ксения Владимирова 26 даруның бәясен язып алды.

Шунысы гаҗәп, күршедәге даруханә ишегендә безне "Даруханә техник сәбәпләр аркасында 15.20 сәгатькә кадәр эшләми" дигән язу каршы алды. Кайбер журналистлар әйтүенчә, беренчесенә керер алдыннан монысы эшли иде, югыйсә.

Өченче даруханә хезмәткәрләре дә, билгеле, ипи-тоз белән басып тормады. "Безне әле күптән түгел генә прокуратура тикшереп китте бит", - дип, канәгатьсезлек белдерде даруханәче, үзе дә тынычлану өчен дару эчәр хәлгә җитеп. Фармацевт юкка гына борчылмаган икән: беренче даруханә белән чагыштырганда, монысында кайбер препаратларның дүрт тапкырга кыйбатрак булуы ачыкланды. Димәк, даруханәгә керә торган урында "Супер түбән бәяләр" дип язып, халыкның колагына токмач эләләр булып чыга.

Фармацевт гадәт буенча берничә җитештерүче чыгарган бер үк даруның иң кыйммәтен тәкъдим итте миңа. Беренче даруханәдә "Дротаверин" 11 сум 70 тиен торса, монда - 48 сум 20 тиен. Башка дарулар белән дә шулай ук. Әлеге даруханә күптән түгел генә прокурор тикшерү узды, диде фармацевт. Тикшерү сәбәпсез үтми, димәк, бу даруханәдә башта ук кагыйдә бозулар булган, - диде Ксения Владимирова.

Реклама

Дамир абый Җиһаншин без кергән даруханәләрнең берсендә 800 сумга препарат алган иде.

Без, пенсионерлар өчен бу - зур акча. Даруларга бәя артканын сиздек инде, - диде.

Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, республика халкыннан бәянең котыруына зарларның күпләп килгәне юк.
"Халык контроле" вәкилләре язып алган хаклар Татарстан прокуратурасы белән Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенә җибәреләчәк.

Мондый рейдлар Россиянең күп кенә шәһәрләрендә үтеп, бөтен мәгълүмат шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең Мәскәүдәге үзәк штабына җибәреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: