Шәһри Казан
16+

Җиңүчегә сертификат һәм микроавтобус

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә ЛУКОЙЛ хәйрия фонды һәм РИТЭК җәмгыяте оештырган V социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясалды.

Конкурста республиканың дәүләт, муниципаль, бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары һәм ММЧ катнашты. Алар тәкъдим иткән проектлар арасыннан конкурс комиссиясе иң актуаль һәм кирәкле дигәннәрен сайлап алды. Бәйге дүрт төрле номинациядә уздырылды: «Экология», «Туган як», Мәдәният һәм спорт» һәм «Шәфкатьлелек».

- Әлеге конкурс оештырылмаган булса, күп кенә проектлар тормышка ашырылмаган булыр иде. Нефть эшкәртү өлкәсендә дә, машина төзү юнәлешендә дә, бүтән өлкәләрдә дә ЛУКОЙЛ безнең стратегик партнерыбыз булып тора. Кешеләргә яхшылык эшләвегез, шушындый проектларны башлап җибәрүегез өчен аеруча рәхмәт сезгә, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов конкурста җиңүчеләрне бүләкләр алдыннан. Президент ЛУКОЙЛ хәйрия фонды коллективына Рәхмәт хаты тапшырды.

Грант фонды күләме һәм анда катнашучылар саны елдан-ел арта. 2010 елда грант фонды - 15 млн. сум, җиңүчеләр саны 57 булса, быел конкурсның грант фонды 25 млн. га кадәр җитте, җиңүчеләр саны исә 147 булды.

- Биредә барысы да җиңүчеләр. Быел кемдер грант алмый икән, димәк, тәҗрибә туплый. Ул аны икенче елга барыбер алачак, - диде «ЛУКОЙЛ нефть компаниясе» президенты Вагит Алекперов.

Реклама

Конкурста абсолют җиңүчеләргә яңа музыка кораллары алырга сертификат һәм микроавтобус тапшырылды. Алар - Казан шәһәренең 13 нче номерлы музыка мәктәбе балалар тынлы оркестры һәм Алабуга балалар йорты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: