Шәһри Казан

«Игелекле дулкын» фестивалендә балаларның хыяллары чынга аша

Алтынчы декабрьдә Татарстан башкаласында «Игелекле дулкын» фестиваленең гала-концерты була. Ул Казанда 2017 елда старт алды, шушы кыска вакыт эчендә Россиянең иң масштаблы хәйрия чараларының берсенә әверелде.

«Игелекле дулкын» сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән талантлы балаларның һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларның хыялларын чынга ашырырга ярдәм итә. 
«Игелекле дулкын» беренче тапкыр 2017 елда Казан Мэры Илсур Метшин һәм композитор, РФ халык артисты Игорь Крутой инициативасы белән уздырылды. Фестиваль ярдәмендә балалар үз хыялларын тормышка ашыра һәм танылган артистлар белән зур сәхнәгә чыга алды.

Ул чакта, 2017 елда, Казан Мэры Илсур Метшин «Игелекле дулкын»ның нәкъ менә Татарстан башкаласында оештырылуы – шәһәр казанышларын тану, дип билгеләп үтте: «Безне Популяр музыка академиясен төзегән һәм аның бүлеген Казанда ачкан хөрмәтле маэстро Игорь Яковлевич Крутой белән күптәнге дустанә һәм партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли».
Беренче фестивальнең гала-концертында Владимир Пресняков, Наталья Подольская, Анита Цой, Доминик Джокер, Динә Гарипова һәм проектның генераль продюсеры Игорь Крутой чыгыш ясады.

Алар белән бергә «Игелекле дулкын» сәхнәсенә, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, җитди иҗади уңышларга ирешкән Казан балалары чыкты. Алар арасында – тумыштан күз авыруы булган Диләрә Абдуллина, соматик авыру белән Зәринә Даутова һәм башка дебютантлар. Шулай ук гала-концертта 26-нчы ноябрь көнне «Балалар Евровидениесе – 2017» Халыкара вокаль конкурсында җиңү яулаган 14 яшьлек Полина Богусевич та катнашты. 

Гала-концерт алдыннан Илсур Метшин һәм Игорь Крутой фестивальне уздыру турындагы нигезләмәне имзаладылар, ул балалар иҗаты аша хәйрия культурасын үстерүгә юнәлдерелгән масштаблы гомумроссия хәрәкәтенә старт бирде.

2018 елдан фестиваль гомумроссия хәрәкәтенә әверелде, ул илнең төрле почмакларын колачлады. Төбәк этапларында 9 шәһәрдән талантлы балалар катнашты – Казанга Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Краснодар, Севастополь, Владивосток һәм Курск кушылды. Шуңа да карамастан, «Игелекле дулкын»ның башкаласы булып Казан калды, Бөтенроссия фестиваленең гала-концертлары нәкъ менә биредә үткәрелә.

Катнашучыларның географиясен киңәйтүгә президент грантын алу ярдәм итте. 2018 елда «Игелекле дулкын» фестивале шәһәрнең президент грантлары фонды тарафыннан сайлап алынган 66 коммерциягә нигезләнмәгән оешма проектларының берсе булды.

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган гала-концертта икенче фестиваль җиңүчеләре – бөтен илдән 130 сәләтле бала – Россия эстрадасы йолдызлары –Филипп Киркоров, Валерия, Сергей Лазарев, Юлиана Караулова һәм башкалар белән бергә чыгыш ясады. Концерт «НТВ» каналыннан күрсәтелде.

Филипп Киркоров: «Быел Краснодардан минем белән күрешү турында хыялланган ике малай белән очраштым. Алар гаҗәеп талантлы. Без аралаштык, музыка белән шөгыльләндек, һәм бу очрашу гомерлеккә минем истә калды. Һәм аларның да күңелләренә кереп калыр дип уйлыйм. Бу – гламур асыл затлар туплана торган кичәләрдән һәм концертлардан онытылып тору мөмкинлеге бирә торган очрашулар, минутлар, без яшәрәбез».

Фестивальне өченче елында Россиянең 11 шәһәрендә узган «Игелекле дулкын»ның сайлап алу этапларында бөтен илдән меңнән артык бала катнашты. Ә гала-концертта Россиянең танылган җырчылары Юлия Савичева, Юлиана Караулова, Елка һәм М-Band төркеме чыгыш ясады.

2018 елда фестивальнең гала-концертында катнашучылар белән узган матбугат конференциясендә яңа традиция барлыкка килде. Йолдызлар үзләренең автографларын фотосурәтләргә төшереп калдырдылар, алар алга таба хәйрия аукционнарында лотлар булдылар.

Реклама

Әйтик, Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россия шоу-бизнесы йолдызлары: Россия халык артистлары Игорь Крутой, Филипп Киркоров, Валерия, популяр башкаручы Юлия Караулова, ТР халык артисткасы Динә Гарипова һәм Тимур Родригез автографлары төшерелгән картина 50 мең сумга сатылды. Ә 2019 елда җырчы Юлия Караулова, Юлия Савичева, Елки, M-Band төркеме, актриса Ирина Безрукова һәм телетапшырулар алып баручы Тимур Соловьевның автографлары төшерелгән картина хәйрия аукционында 140 мең сумга сатылды.

Барлык акчалар да онкология авыруларына каршы көрәштә балаларга ярдәм итә торган Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына тапшырылды.

«Игелекле дулкын» фестивале уздырылган елларда күп кенә балаларның күңел төпкелендә йөрткән хыяллары тормышка ашты. Фестивальдә катнашучылар үз сәләтләрен күрсәтә, бөтен илгә таныла һәм үзләренең кумирлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясый алдылар.

Әйтик, 2018 елда Керчь шәһәреннән финалист, 8 яшьлек Володя Солодковның (ул системалы артрит белән авырый) хыялы тормышка ашты, ул шигырь укыды һәм гала-концертның йолдызы булды. Бөек Ростовтан күп балалы гаиләдә үскән 13 яшьлек Елисей Самофалның да теләге чынга ашты, ул профессиональ сәхнәдә чыгыш ясарга хыялланган.

Моннан тыш, фестиваль катлаулы авырулары булган балаларны дәвалауга һәм реабилитацияләүгә акча җыярга ярдәм итә, аларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга һәм хыялга таба юлда чикләрне җимерергә мөмкинлек бирә.

Пандемия дөньяны үзгәртте, ул «Игелекле дулкынны» уздыруда да чагылыш тапмый кала алмады. 2020 елда катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында төбәк сайлап алу турлары онлайн-режимда узды, аларның беренчесе Мәскәүдә булды. Жюри әгъзалары 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗади видеоларын бәяләде.

Фестиваль уздыруның яңа форматы аның географиясен киңәйтергә һәм күбрәк яшь талантлы балаларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Беренче сайлап алу турына барлыгы 275 гариза килгән, шуларның 131-е жюри хөкеменә тапшырылган.

Фестивальнең гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү быел узачак. Бүген «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Игелекле дулкын» фестиваленең суперфиналы була. Җиңү өчен анда бөтен Россиядән 113 катнашучы көрәшәчәк.

Фестиваль җиңүчеләре – 12 бала – 6-нчы декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Россия эстрадасы йолдызлары белән бергә гала-концертта чыгыш ясаячак. Яшь артистларны куәтләү өчен Игорь Крутой, Светлана Сурганова, Олег Газманов, Анжелика Варум, Ваня Дмитриенко һәм башка танылган башкаручылар киләчәк. Концертның язмасын НТВ телеканалында күрсәтәчәкләр.
Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: