Шәһри Казан

Илсур Метшин: «2023 ел ахырында Горький шоссесын реконструкцияләүнең беренче этабын тәмамлыйбыз»

Көн саен объектта 100 гә якын кеше һәм 32 берәмлек техника эшли. Горький шоссесын реконструкцияләүнең беренче этабын 2023 ел ахырында тәмамлау планлаштырыла, бу вакытка Болотников, Фрунзе һәм Восстание урамнары кисешкән урында транспорт чишелеше ачылачак, дип хәбәр итте бүген Казан Мэры Илсур Метшин объектта узган эшлекле киңәшмәдә.

Аның сүзләренчә, бу шәһәрнең көн саен тоткарлыклар барлыкка килә торган төп магистральләренең берсендә хәрәкәтне сизелерлек бушатачак. Быел борылыш элмәген тәмамлау һәм Залесный бистәсендә төзелеш эшләре зонасында барлык инженерлык коммуникацияләрен чыгару планлаштырыла.

Горький шоссесы буенча Казаннан Мәскәү юлына чыгу – иң тыгыз юнәлешләрнең берсе, йөзләрчә мең автомобиль, аеруча ял көннәрендә, биредә бөкеләр проблемасы белән очраша. Реконструкциядән соң көнбатыш юнәлештә юл ситуациясе һәм транспорт мөмкинлеге сизелерлек яхшырачак. Мэр реконструкция буенча эш темпларын югары бәяләде. 

«Эшләр актив бара, һәм 2025 елда без 11,8 км озынлыктагы объектны реконструкцияләүне тулысынча төгәлләргә планлаштырабыз, – диде Илсур Метшин. - Хәзер биш борылыш элмәге, шул исәптән өч җир асты элмәге төзелеше бара, Горький боҗрасында чишелеш төзелә. Җәяүлеләр өчен җир асты һәм җир өсте кичүләре барлыкка киләчәк, чөнки тизлекне арттыру өчен М7дән Музыкальная урамына кадәр светофорлар алыначак». 


Моннан тыш, магистраль «Факел» сәүдә үзәгеннән «Олимпиец» спорт комплексына кадәр участокта алты полосага кадәр киңәйтеләчәк, дип билгеләп үтте Мэр. Горький шоссесы буйлап 1,5 метр киңлектәге велосипед юлы һәм өчтән 4,5 метрга кадәр киңлектәге тротуар узачак. 

«Горький шоссесы, Болотников, Фрунзе һәм Восстание урамнары кисешкән урында транспорт чишелеше 2023 ел ахырында ачылачак. Бу автомобильләр һәм җәмәгать транспорты хәрәкәте өчен юлны бушатачак», - дип билгеләде шәһәр башлыгы. Биредә җир асты тоннеле, эстакада һәм җир өсте юл өлешеннән торган өч катлы корылма төзеләчәк. 

Реклама

Юл эшләренең трафикка йогынтысын киметү өчен белгечләр «Олимпиец» спорт комплексы янында һәм Болотников һәм Фрунзе урамнары янында әйләнеп узу юлларын салдылар. Шул ук вакытта бүгенге көндә гамәлдәге юлны алты полосага кадәр киңәйтү инде финиш сызыгында, эшчеләргә асфальтның өске катламын гына җәясе кала. 

Көн саен объектта 100 гә якын кеше һәм 32 берәмлек техника эшли. Реконструкция кысаларында аларга өч җир асты борылыш боҗрасы төзергә туры киләчәк. Бүгенге көндә Фрунзе һәм Болотников урамнары янындагы борылыш элмәген төзү эшләре 30% ка, «Олимпиец» спорт комплексы янында – 64% ка һәм М7 трассасы янында 17% ка башкарылган. 


Быел борылыш элмәген тәмамлау һәм Залесный бистәсендә төзелеш эшләре зонасында барлык инженерлык коммуникацияләрен чыгару планлаштырыла. Хәзерге вакытта бөтен объектта әзерлек эшләре 54% ка башкарылган, электр белән тәэмин итү челтәрләре – 67% ка, ә тышкы яктырту челтәрләре 37% ка үзгәртелгән. Эшчеләр шулай ук яңгыр канализацияләрен күчерү өстендә эшләүләрен дәвам итәләр, хәзер эшләр 21% ка үтәлгән. 

Күчмә киңәшмәдә Илсур Метшин белән бергә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: