Илсур Метшин: «Дөнья чемпионаты кебек бөек вакыйгалар булмагач, ел гадәти генә узды сыман»

Башкала мэры Илсур Метшин 22 декабрьдә Ратушада республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты.
- Без хәзер яхшы мәгънәсендә иркәләндек,- дип башлады сүзен Илсур Метшин,- 2013 елдагы Универсиада яки 2015 елдагы FINA дөнья чемпионаты кебек бөек вакыйгалар булмагач, ел гадәти генә узды сыман. Санкцияләр, илгә сәяси басым шаукымы ел башында борчуга салган иде, әлбәттә. Ләкин, тормыш дәвам итә. Казан төп капиталга инвестицияләр җәлеп итүдә миллионлы шәһәрләр арасында икенче урында, балалар туу күрсәткече сөендерә. Программалар туктап калмады, аларның күбесе республика күләмендәгеләр һәм әлеге программалар Татарстаннан читтә юк. Торак фондын капиталь төзекләндерү, шулай ук социаль инфраструктурага, ишегалларын яңартуга кагылышлы программалар болар.
Татарстан бюджеты ярдәмендә Казанда быел 50 урам юлы төзекләндерелгәнлеген, җәмәгать транспорты паркының иң яхшысы бездә булуын әйтеп үтте ул.
Горки-Әмәт урманы парк сыйфатында төзекләндерелә. Паркның беренче чираты шушы көннәрдә ачылачак. Анда биш километрлы яктыртулы чаңгы трассасы да була. Төзекләндерү 67 гектар урманлыкны били.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казандагы кече һәм урта эшкуарлыкка теләктәшлеге өчен рәхмәт! - дип дәвам итте Илсур Метшин,- шәһәребездәге Ленин исемендәге һәм Урицкий исемендәге мәдәният сарайлары республика ярдәмендә капиталь төзекләндереләчәк.
Казанда узучы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ишарә ясап, мэр Илсур Метшин авыл хезмәтчәннәрен, агропредприятиеләрне һәм республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны рәхмәт хисләрендә телгә алды.
Мэр Илсур Метшин "Татфондбанк" белән финанс эшчәнлеге йөрткән муниципаль предприятиеләрне борчылмаска чакырды. Ә инде "Казан" халыкара аэропортында бер ир кешенең җиңел автомобильдә терминалга ягъни аэровокзалга ук бәреп керүен "аэропортның сак хезмәтенә ныклап уйланырлык мәсьәлә" дип бәяләде шәһәр башлыгы.
- Яңа ел бәйрәм чараларында иминлекне саклау көчәйтеләчәк. Ишегалларына видеокамералар урнаштыру эшләре башланчак. Казандагы трамвайлар, автобуслар һәм троллейбуслар салоннары видеокүзәтү аппаратлары белән җиһазландырылган,-диде Илсур Метшин.
Казанда күп балалы гаиләләргә Лаеш һәм Биектау муниципаль районнары территорияләреннән бушлай җир кишәрлекләре бирелә. Тик, газ һәм су үткәргечләрен сузу,шулай ук башка инженерлык челтәрләрен төзү эшләрен башкарып чыгу өчен федераль программа зарур. Балалар турында сүз чыккач, мэр Илсур Метшин, киләсе елда бакчаларга түләү бәяләре үзгәрмәс, дип өметләндерде. Казанда балалар бакчаларына эшкә тәрбиячеләр кирәк.
- Автомәйданчыклар оештыру максатында чаралар күрелә,- диде Илсур Метшин,- Мюньхенда яшел зонага машина кую андагы кешенең уена да керми. Россия кешесе Германиягә яшәргә күченгәч, бездәге табигать иркенлеген сагынып, урманга гөмбә җыярга киткән. Аны шунда ук полиция тотып алган, чөнки урман шәхси милек һәм аңа керергә дә, гөмбә җыярга да рөхсәт юк икән. Шөкер, без мондый ук чикләүләргә барып җитмәдек. Ләкин, яшеллеккә битараф булмасак иде.
Казанның 2030 стратегиясе кысаларында, халыкның тормыш-көнкүрешен, кече һәм урта эшкарлыкны, туристлыкны үстерү юнәлешләрендә максатчан эшләр башкарылачак.
Илсур Метшин гаиләсе Казанның "Замбези елгасы" зоопаркы өчен зебра җәнлекләре сатып алган.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә зоопарк төзекләндерелә. Сатып алынган җәнлекләр ияләшү чоры уза, алар киләсе җәйдә зоопаркка күчереләчәкләр.
- Ирешелгән нәтиҗәләрне, мэр буларак, үз командам белән уртаклашам,-диде Илсур Метшин,- алар яшь булсалар да-профессионаллар. Аллага шөкер, быел оятка калырлык эшләр булмады. Шәһәр тормышының кайбер юнәлешләрендә эшләп җиткерелмәгән мәсьәләләр бар, билгеле. Аларны чишү киләсе елда дәвам итәчәк.
Мэр Илсур Метшин журналистлар белән очрашу ахырында: "Казан Париж, Брюссель шәһәрләреннән бер дә ким түгел. Шәһәребезне үстерү өчен бергәләшеп тырышыйк. 2017 елда игелекле гамәлләрне күбрәк башкарыйк, шәфкатьлерәк булыйк. Һәркемгә сәламәтлек, уңышлар телим!" - диде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 март 2023 - 18:15"Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..." Күп кешенең тормышында туган йортыннан, туган урыныннан - үзенең кечкенә ватаныннан ерак яшәлгән чор була. Туган җирләреннән читтә булган һәркем үз ягын сагынып яши. Ничек кенә рәхәттә торса да, нидер җитми кебек тоела аңа.9800
-
21 март 2023 - 17:15«Мин барыбер берәр ирдән бала табачакмын. Ана була алуымны сиңа исбатлап күрсәтәм әле» Бу дөньяда нәрсә генә күрмисең дә, кемнәр белән генә очрашмыйсың. Яшь вакытта фабрикада эшләп алырга туры килде. Өйләнмәгән вакыт. Фабрикада хатын-кыз «море».18000
-
21 март 2023 - 16:46Җәмәгать оешмаларына акча эшләү җае бар Татарстанда җәмәгать оешмалары үзләренең социаль эчтәлектәге проектларын республика конкурсына тәкъдим итә ала. Гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә, грант фонды 35 миллион сум.5600
-
21 март 2023 - 16:17“Күзем күрми, мин тамашачыны алкышлар аша тоям” "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этапларының кызган мәле. Бу сезонда гына анда 60 мең бала катнаша. Шәп фестиваль, матур сәхнә һәм балалар. "Созвездие-Йолдызлык"ның сәхнә артын күзәттек. Җиңүче булыр өчен нишләргә кирәк соң?7700
-
21 март 2023 - 15:54«Ничә тапкыр бала төшерттем инде мин аннан» Тәмләп чәй эчәргә җыенып кына йөргәндә, каты итеп ишек шакый башладылар. «Тагын теге килде инде», - диештек без, ирем белән бер-беребезгә карашып. Ишекне ачаргамы, юкмы. Ачмасаң, биш-ун минут саен ишек төеп, теңкәгә тиячәк инде.35000
-
21 март 2023 - 15:17БДИны быел бирмичә калып булмый Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ)ны яратучыларга караганда, яратмаучылар күбрәк булды бугай. Һәрхәлдә, озак еллар дәвамында бу төр чыгарылыш имтиханнары турында фикерләр төрле булды. Тик киләчәктә БДИның бетү ихтималы да бар. Әмма быел БДИны бирмичә калып булмый. Аны мәктәпне тәмамлаучы һәрбер укучы тапшырачак. Татарстан Мәгариф министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында басым ясап әйткәнчә, имтихан вакытында иң беренче әти-әниләрне тынычландырырга кирәк.7401
-
21 март 2023 - 13:54Имтиханның бал(л)ы аерыламы? БДИны югары балларга тапшыручылар, яки бөтенләй тапшыра алмаучылар арасында зур упкын барлыгын да беләбез. БДИ бер көнлек кенә имтихан бирү системасы түгел. Аның өчен еллар дәвамында әзерлекле булырга кирәк.9201
-
21 март 2023 - 13:40Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетне җирләгән вакытта әнисенең йорты янган Шушы көннәрдә Татарстанның Әлмәт районы авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы әнисенең йорты булган.79001
-
21 март 2023 - 13:03Югалган көннән алып һәркемнең төшенә: “Мин исән!” – дип кердең бит... Тукай районы халкы батыр егет, мобилизацияләнгән 33 яшьлек Ленар Шәмсиев белән хушлашты. Ә бит хыялда күпме үтәсе юл, күпме шатлык-сөенечләр көтә иде. Ләкин һәркемнең дә язмышы үзе туганчы ук язылган диләр бит. Димәк, яу кырында башын салган егетләребез дә үз гомерләре бәрабәренә безне ачы, яман җилләрдән саклап кала.165803
-
21 март 2023 - 11:44Сихернең кайсы төре аеруча популяр? Дин әһелләре ни ди «Хәзерге акылларым булса, ул вакытта багучыга аяк та атламаган булыр идем. Юк шул, аны-моны уйларлык түгел иде башым. Аның сүзе белән, бозымнан котылам дигән булып, үз өстемә гөнаһ кына алдым...» Бу сүзләрне миңа бик якын бер танышым - Нурия апа әйтте. Уртак танышыбыз күрәзәчегә барган икән. Багучы аңа, синдә бозым бар дигән.72800
-
21 март 2023 - 11:13БДИда үзгәрешләр бар Быел дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үткәрүдә үзенчәлекләр бар.8802
-
21 март 2023 - 09:34Үсемлекләрне ничек ашларга? Баллы, ачы борыч, томат, баклажан, порей суганы, сельдерей, петуния, бегония... Тәрәзә төпләрендәгеге нәни үсентеләр кояш нурларына коенып, күзгә күренеп исәеп, җаныма рәхәтлек бирә.31001
-
20 март 2023 - 15:42Бисерлардан брошь-бизәк ясаучы Сөмбелә якыннарының шәхси стилистына әйләнгән Вак-вак бисерларны тотып матур бизәк ясарга никадәр көч, вакыт һәм иң мөһиме чыдамлык кирәк. Бисер кулдан тәгәрәп төшеп китсә, эшне бөтенләй ташлыйсы килә. Ә төшкән бисерның саны бер-икедән артса, кәеф тулысынча бетте дип әйтергә мөмкин.51101
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
20 март 2023 - 22:30Без имениМонда хатын гына тугел, ирлэредэ гаилэ тотарлык ир тугел.Ике иремне дә яратам
-
20 март 2023 - 15:55Без имениБик шатмын язманы укуыма. Егетлэрнен батырлыклары, нинди авырлыкларны жилкэгэ жилкэ куеп корэшулэрен безгэ дэ курсэткэн очен Рэхмэт“Туганыгыз госпитальдә, гаиләсенә җиткерегез”, – дигәннәр...
-
20 март 2023 - 12:01Без имениМәет ашы дигән сүз бик ямсез, без һәр чак Көръән ашы дип дәшәбез,....Мәет ашына чәй эчәргә генә килмиләр...
-
19 март 2023 - 17:04Без имениФерма эшен җиңел диеп уйламагыз инде пожалуйста!!! үзегез сыер савып карагыз әле, 30000 меңгә!!! ферманың сасы исенә түзеп эшләмәссез берегез дә 30000 гә. Барыгыз да эшләгез, җитәр микән сезгә?! Авыл кешесенең дә матур киенәсе, ял йортына йөрисе килми что-ли?! Җитәкчеләрнең тиешлесен түлисе килмәгәнгә Бетте бит инде авыл хуҗалыгы!!! Фермада эшләгән кешегә түбән сортлы итеп карарга өйрәнгән бит инде адәм баласы! Җитәкчеләрнең хатыннары эшләр иде яхшы булса, фермаларда доярка булып!?)Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...
-
19 март 2023 - 15:06Без имениНик алай булгач, кызнын энилэредэ квартира алып бирсеннэр. Запас квартира булгач эйбэт бит. Малайныкыда, кызныкыда була. Улыгыз бик молодец, башы эшли, эти энилэр бер кайчанда балалары на начарлык эшлэми файдадан башка. Общий алып, шуна торсыннар👍👍👍булган квартира лар акча эшлэп торсыннар, квартирантлар тотып."Улыгыз ир түгел икән": кодалар тынычлана алмый...
-
18 март 2023 - 16:24Без имениБэхетле булыгыз!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 13:12Без имениӘй кызык һәм бикматур язма тормыш хәле иң дөрес итеп язгансың Данир,Данир Сабиров: «Дөньяга тууым да башка кешеләрнеке төсле булмаган»
-
17 март 2023 - 19:03Без имениАлар кайтсыннар сяхнягя яратып тынлый идек бмтЗөлфия Минһаҗева кая югалды?
-
17 март 2023 - 21:28Без имениМолодецлар! Бэхетле булып, озак яшяргя язсын сезгя, бер Аллам!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 12:00Без имениАллаһ Тэгалэнең рээхмэтендэ бэрэкэтендэ булыгыз .Ураза тотканда ничек тукланырга?
-
17 март 2023 - 10:45Без имениАльфия Авзалова Башкортостан татары бит,бездэ шулай сойлэшэлэр бардыр,юктыр,,килгэндер,киткэндер,кыскасы Альфия апа безнен кеше.( иде) жаннары жэннэттэ булсын.Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: "Илһам абый Шакиров әти кебек туема килде"
-
16 март 2023 - 17:08Без имениӘс-Сәләәмү гәләйкүм! "Бисмилла" дигән сүз ЮК! "Бисмилла" әйтеп чалынган икән - бу хәләл дигән сүз түгел! Чалганда "БимиЛләәһ" дип, "АЛЛАҺ исеме белән" дип, "БисмиЛләәһи, АЛЛААҺү Әкбәр!" дип әйтелсә - бу хәләл!!!Авылда ир заты булганда, хатын-кызга мал чалырга ярамый
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.123301
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.578501
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.671502
-
21 март 2023 - 15:17БДИны быел бирмичә калып булмыйБердәм дәүләт имтиханы (БДИ)ны яратучыларга караганда, яратмаучылар күбрәк булды бугай. Һәрхәлдә, озак еллар дәвамында бу төр чыгарылыш имтиханнары турында фикерләр төрле булды. Тик киләчәктә БДИның бетү ихтималы да бар. Әмма быел БДИны бирмичә калып булмый. Аны мәктәпне тәмамлаучы һәрбер укучы тапшырачак. Татарстан Мәгариф министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында басым ясап әйткәнчә, имтихан вакытында иң беренче әти-әниләрне тынычландырырга кирәк.7401
-
21 март 2023 - 18:15"Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..." Күп кешенең тормышында туган йортыннан, туган урыныннан - үзенең кечкенә ватаныннан ерак яшәлгән чор була. Туган җирләреннән читтә булган һәркем үз ягын сагынып яши. Ничек кенә рәхәттә торса да, нидер җитми кебек тоела аңа.9800
-
14 март 2023 - 09:50Авыл халкы клубка җыелышып елады Совет заманнарында күчмә театр артистларының карда-буранда, яңгырда-сазда авылларга йөреп, спектакльләр куйганнарын өлкәннәр рәхмәт хисләрендә хәтерли.65202
-
14 март 2023 - 13:07Уртанчы улы әтисенең асылынып торган үле гәүдәсенә тап булган Үткән җәй базарда күрше авылдан Рәсим абыйны очраттым. Күптән күрешкән юк иде инде. Яше 45-47 тирәсе булса да, ул шактый бирешкән, таушалган, таякка таянган. Үзе башлап сүз кушмаса, танымас та идем. Рәсим абый белән ике арадагы сөйләшүне газета укучыларга да җиткерергә булдым.293303
-
14 март 2023 - 13:14Хаҗга юлламаны кем отачак? Рамазан аена да күп калмады. Рамазан-шәриф ае 22 мартта кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне – 23 мартта. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров билгеләп узганча, быел ураза 29 көн тотыла. Беренче тәравих намазы 22 мартта ястү намазыннан соң укыла.304703
-
14 март 2023 - 16:50“Казан егетләре”ннән китеп, Тямайга урнашкан Радик Шәрәфиев “Казан егетләре” төркеменнән китеп, Фирдүс Тямаевка гитарист булып урнашкан. “Казан егетләре” төркеме экс-солисты зур сәхнәгә юлын Азат һәм Алсу Фазлыевлар төркемендә гитарист буларак башлап җибәргән иде. Радик күп кенә эстрада йолдызлары өчен көйләр дә иҗат итә.299504
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика