Шәһри Казан

Кәҗә тотучылар 2015тә гаилә корырга киңәш итә

Киләсе ел - Кәҗә елы. Кытай йолдызнамәсенә ышансак, бу ел тынычлык һәм мул уңыш алып килергә тиеш. Бәйрәм алдыннан ел талисманы булган бу нәзакәтле хайван белән без дә якыннанрак танышырга булдык.

Кәҗә эзләп авылга чыгып китмәдек, Казанда да җитәрлек алар. Әйтик, җәй көне Левченко бистәсенең һәр почмагында сакалбайларның «мээ» дигән тавышын ишетергә була.

- Башта кәҗәләребез күп иде. Җиде башка кадәр асрадык. Хәзер киметтек инде, «Белочка»быз гына калды, - ди Зөләйха апа Миндиарова.

Шәһәр җирендә мал асрау мәшәкатьлерәк икән хуҗаларга. Урамга чыгарсаң, күрше-күләннең бөтен чәчәкләрен кыркып бетерә икән әрсез сакалбай. Тикмәгә генә бер кәҗә ике күршене талаштыра димиләр инде.

- Өч кәҗәне берьюлы урамга чыгарсаң, өчесе өч якка чыгып китә. Һәрберсенә берәр көтүче куеп булмый бит инде. Бөтен нужасы шул кәҗә көтүдә инде аның, - ди Зөләйха апа.

11 яшьлек кызлары Зәйнәп тә әллә үзе кәҗә елында туганга, гел кәҗә бәтиләре белән чуалып йөри. Күрше абыйларының кәҗәләрен карарга да безнең арттан иярде.

- Кәҗә көтәргә иренмисеңме соң? - дип сорыйм.

- Кайчакта иренәм. Ләкин бераздан үземнең алар янына чыгасым килә башлый. Озак күрми торсам, сагынам, - дип елмайды ул, «Белочка»сының башыннан сыйпап.

Нечкә күңелле кәҗә­ләр, үз ишләрен тапмаса, тавык, үрдәк, каз кебек кош-кортларга да дустанә икән. Ләкин хуҗабикә сүзләренчә, иң яхшысы бер урында берничә кәҗә асрарга кирәк. Кәҗәләр ялгызлык яратмый, шуңа киләсе ел гаилә кору өчен бик уңай ел диләр.

Берничә йорт читтәрәк торган күршеләре Фоат абый Шиһаповлар гаиләсе Белоруссиядән кайтартылган зааненск токымлы кәҗәләр асрый.

- Җәй көннәрендә кәҗәләрем өч литрга ка­дәр сөт бирә. Хәзер инде кимрәк, литр ярымлап савам. Кәҗә сөте тәмле инде, кибет сөте кебек су түгел, - дип мактый малын Фоат абый.

Хуҗалар фикеренчә, кәҗә тоту бик аз чыгымлы. Ул ризыкка да артык нәзберек түгел. Мәсәлән, кәҗә - 547, сарык - 403, сыер - 311, ат 268 төрдәге үлән ашый. Сакалбайлар вак, яңа гына чыгып килүче үләннәрне дә чемченергә ярата икән. Шуңа да кар эреп бетүгә, хуҗалар аларны иреккә чыгара.

- Кәҗәләребезгә дип көрпә сатып алабыз, сохарилар киптерәбез. Җәйнең бер аен печән әзерләүгә багышлыйм. Алай да башка хайваннар белән чагыштыр­ганда, кәҗә алты тапкыр азрак ашый, - дип сөйли хуҗа.

Кәҗәләр ирек ярата. Аларга көненә ике‑өч сәгать аякларын яздырып йөреп кайтырга кирәк. Берәр көн абзарда тоткынлыкта торып урамга чыксалар, шунда ук үрле‑кырлы сикерә башлыйлар ди.

- Кәҗә ул сарык түгел. Ул бик «грамотный» хайван. Югыйсә, туганда ук сакал белән тумас иде. Ул чисталыкны ярата, азыкның да яхшысын гына сайлый, - дип сөйли Фоат абый.

Кәҗә сөте, сыерныкыннан аермалы буларак, әллә никадәр чирдән дәва. Аның майлылыгы югары, аксым, кальций, фосфор, тозлар күп. Кәҗә сөтен ашказаны яхшы үзләштерә. Ул сулыш юллары, бронхит, үпкәләрне дәвалый, яман шеш барлыкка китерүне дә бермә‑бер киметә икән.

- Кечкенә балалар аллергиягә бик бирелүчән, аларны да кәҗә сөте белән дәвалыйбыз. Салкын тиюен сизсәк тә, тизрәк кәҗә сөтен кайнатып эчәбез дә төренеп ятабыз, - дип сөйләде Фоат абый.

Күп кеше кәҗәне сөте өчен асраса, аның башка файдалы яклары да күп бит әле. Ите холестеринсыз. Ә мамыгыннан бәй­ләнгән шәлләр, оекбаш-бияләйләр нинди каты суыкта да безне җылыта.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: