Шәһри Казан

Казан журналистлары кулларына мылтык алды

«Татар-информ» агентлыгының 25 еллыгы уңаеннан Россия көнендә журналистлар үзләренең сүз белән генә түгел, ә чып-чын корал - мылтык белән эшли алу сәләтен дә күрсәттеләр. Үзләренең төз ату осталыкларын алар «Свияга» стендка ату комплексында сынап карады. Бу «Татар-информ» агентлыгы оештырган ГТО-шоуның икенче өлеше иде. Шәхси зачетта хәбәрче кызыбыз Алисә Сабировага тиңнәр...

«Татар-информ» агентлыгының 25 еллыгы уңаеннан Россия көнендә журналистлар үзләренең сүз белән генә түгел, ә чып-чын корал - мылтык белән эшли алу сәләтен дә күрсәттеләр. Үзләренең төз ату осталыкларын алар «Свияга» стендка ату комплексында сынап карады.
Бу «Татар-информ» агентлыгы оештырган ГТО-шоуның икенче өлеше иде. Шәхси зачетта хәбәрче кызыбыз Алисә Сабировага тиңнәр булмады. Ул 15 тәлинкәнең 10ысына атып, беренчелекне яулады. Алисәнең егетләрне дә артта калдырып алдынгы урынга чыгуы Россия спортчысы, Олимпия уеннары призеры Василий Мосинны да таң калдырды. Ул хәбәрчебезнең кулын кысып, алга таба да уңышлар теләде.
Икенче урынга Илья Таһиров («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе), өченче урынга Айнур Зиннәтуллин («Казан» телерадиокомпаниясе) ия булдылар. Барлык призерлар да кубоклар алды. «ГТО-шоу»ның ике этабы нәтиҗәләре буенча, команда зачетында «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе журналистлары җиңү яулады.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: