Шәһри Казан

Казанда яшәүче Дмитрий Ермаков малаен төсләр ярдәмендә дәвалый

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә... Коллегабыз Дмитрий Ермаков та үз башына төшмәсә, аутист балаларга ярдәм итүләрен сорап, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәр идеме икән? Әлеге мәсьәлә белән ул да улына диагноз куйган көннән бирле шөгыльләнә. 3 яшь тә 6 ай була балага ул чагында. Тора-бара ачыклана: мондый бала бер...

Кеше хәлен кеше
белми, үз башына төшмәсә...

Коллегабыз Дмитрий Ермаков та үз башына төшмәсә, аутист балаларга ярдәм итүләрен сорап, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәр идеме икән? Әлеге мәсьәлә белән ул да улына диагноз куйган көннән бирле шөгыльләнә. 3 яшь тә 6 ай була балага ул чагында. Тора-бара ачыклана: мондый бала бер аңарда гына түгел икән. Шулай итеп, аның Россиядә, Татарстанда гына түгел, Израильдә, Америкада, Һиндстанда да яңа танышлары барлыкка килә. Ни аяныч, алар да авыру балаларына ничек ярдәм итү чарасын белми аптырый икән.

Балага диагноз куелганнан соң узган өч ел дәвамында Дмитрий әлеге авыру турында табиблар белән беррәттән торып сөйләшерлек мәгълүмат туплап кына калмый, балага ярдәм итү йөзеннән моңа кадәр булган тәҗрибәләргә - бигрәк тә Американың врач-нейрофизиологы Глен Домон алымына нигезләнеп, үз методикасын булдыра.

Тәҗрибәсе хакында Мәскәү басмаларының берсендә зур булмаган язмасы дөнья күрә. Аннан федераль каналда кечкенә генә сюжет эшләнә. Аннан тагын бер материал басылып чыга. Аларда сүз Казанда яшәүче Дмитрий Ермаковның улы һәм әти кешенең бала белән шөгыльләнгән алымнарның нәтиҗәлелеге турында бара сүз. Әллә нинди зур нәрсәләргә өмет итми генә баланы социумга кайтаруны бурыч итеп куя Ермаков. Бердәнбер дөрес чишелеш дип саный ул моны.

- Рәсми рәвештә бу авыруны дәвалауга бирешми диләр. Шуңа да табиблардан ярдәм көтүнең мәгънәсе юк. Минем улым да озак вакытлар үз эченә бикләнеп яши бирде. Ни исемләп эндәшкәнгә бернинди реакциясе юк, ни аннан нәрсә теләгәннәрен дә бөтенләй аңламый, берни эшли белми иде. Кыскасы, аңлатып булмый торган бик серле авыру. Бала гомер буе да сөйләшмәскә мөмкин. Без тормышта, аралашкан саен үзебездә тәҗрибә туплый барабыз, ә аларда киресенчә. Аралашмаган саен йомыла гына баралар, кешене күрмәскә, ишетмәскә тырышалар. Бервакытта да күзгә карамыйлар, карашларын яшерәләр. Шул рәвешле, кечкенәдән үзләрен тирә-юньдәгеләрдән "саклыйлар". Психологлар да, әгәр дә алар күзгә карасалар, яхшы якка үзгәреш булыр иде, ди. Ни эшләргә, нидән башларга соң? Юкса әлеге халәтне "бастырып", баланы тынычландыра торган дарулардан кала берни дә юк бит. Максатым аларны сөйләшергә мәҗбүр итү түгел. Үземнең тәҗрбәдән күргәнчә, моны эшләү мөмкин түгел. Минем улым сөйләшә ала. Ул җөмләләр дә әйтергә мөмкин. Әмма аннан соң ул икешәр ай буе дәшми. Элегрәк бөтенләй сүз әйтә алмый, ырылдый гына иде. Алар сөйләшүдән тәм алмый, бу алар өчен проблема гына, - ди әти кеше.

Заманында биш яшенә кадәр сөйләшмәгән Альберт Энштейн да әлеге авырудан интеккән булган. Ә андый генийларның исемнәрен күпләп тә китерергә булыр иде. Бара торгач Дмитрий мондый балалар белән уртак тел табуның җаена төшенә. Аңа, әйкәнемчә, Домон алымы ярдәмгә килә. "Акыл үсеше тоткарланган, баш мие зәгыйфьләнгән балаларны да өйрәтергә мөмкин",- ди кызыл төскә нигезләнеп тулы бер система булдырган табиб.

Аның фикеренчә, дөньяны авыр кабул иткән балалар да кызыл төскә битараф түгелләр икән. Дмитрий Ермаков та шушы үзенчәлекне эләктереп ала. Әгәр дә, әйтик, әлифбаны төсләр ярдәмендә төзесәң, аутист бала моны аңлый башлаячак бит, дигән фикергә килә ул һәм бала белән шөгыльләнгәндә нәкъ шуны нигез итеп ала да.

- Улым хәзер үзенә эндәшкәннәрен белә. Ул әле дә сөйләшми, әмма татар, рус, инглиз телендә укый. Үзенең яшенә караганда ярыйсы ук катлаулы мисаллар да эшли. Аның видеороликлары бар. Ул сөйләшә дә ала, әмма моны кирәк тапмый. Мондый балага сөйләшүнең мөһимлеген аңлату бик авыр. Алар белән дауна авырулы балага караганда да кыенрак. Болар укый да, саный да алмыйлар. Шул ук вакытта сәләтләре теләсә-кайсы яшьтә ачылырга да, чәчәк кебек шунда ук йомылырга да мөмкин,- ди Дмитрий.

Даими эзләнүләр, күнегүләр ярдәмендә сизелерлек нәтиҗәләр күзгә күренгәч, әлеге методика белән киңрәк рәвештә шөгыльләнәсе килү һәм башкаларга да ярдәм итү йөзеннән, көннәрдән бер көнне Мәдәният министрлыгына рәссамнар төркеме тупларга ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итә Дмитрий Ермаков. Социаль челтәргә урнаштырган язмаларының берсенә Президент Рөстәм Миңнеханов та игътибар итә һәм әлеге мәсьәләне өйрәнергә куша.

Рәссамнар - балаларга
Нигә рәссамнарга туктала соң Ермаков? Иллюстрацияле дәреслек-кулланма эшләр өчен. Мондый ярдәмлек-әлифба булганда, әти-әниләр балаларының сөйләмен үстерү өстендә үзләре дә эшли алыр иде, әлбәттә.

Реклама

- Бу дәреслекне мин уйлап тапмадым. Әмма мин шундый балалар белән эшләүче логопед-диффектологлар белән бик күп аралаштым. Шуңа күрә дә алар иң кулай дип санаган күнегүләрне әлеге системага алдым. Менә шул күнегүләрне ничек эшләргә кирәклеген әти-әниләргә ясап, эшләп күрсәтергә кирәк. Чөнки аны язып кына аңлатып булмый, - ди Дмитрий.

Бүгенге көндә әлеге юнәлештә эш инде башланды. Рәссамнар Татьяна, Ольга, Юрий Бердникалар, Инга Альменова, Дмитрий Алексеев хәйрия башлангычында күтәреп алды бу тәкъдимне. Бер үк вакытта алифбага өстәмә булып баручы видеороликларга Мәскәү журналистлары тавыш яздыра. Монысы да алар билгеле кешеләр булган өчен түгел, ә бәлки нәкъ менә шундый тавыш тембры кирәк булганга.

- Без - рәссамнар бу балалар белән Илдар Зарипов исемендәге галереядә бергәләп рәсемнәр дә ясыйбыз. Алар бик сәләтлеләр. Шундый искитмәле композицияләр ясыйлар. Аңлатып та булмый. Бу ниндидер очышка тиң. Фантазиянең очышы шулай була торгандыр, дибез. Ә үзебез методик кулланма буларак тәкъдим итеп ясаган рәсемнәр аларга гадәти тормышка кайтырга ярдәм итәчәк. Бу максатта график рәсемнәр - методик кулланмалар эшлибез. Ягъни сурәт аша ни эшләргә - торырга, киенергә, тешләрне чистартырга һәм башкалар кирәклекне күрсәтәбез, - ди рәссам Татьяна Бердникова.

- Алифбадагы һәр төс ниндидер бер тамга (балык, кош, хайван) белән ныгытыла бара. Ә 2 апрельдә акция узачак. Анда балалар эшләреннән торган күргәзмә дә булачак. Бу чара югары даирәдәгеләрнең дә игътибарыннан читтә калмаячак. Чөнки әлеге проблема белән кызыксыну бар, - дип күтәреп ала коллегасын Инга Әлменова.

Беренче адымнар
Әлегә алифба кулга кермәгән. Гаиләдә шундый проблема белән яшәүче әти-әни эшне нидән башларга тиеш соң? Дмитрий Ермаков нәрсә киңәш итә?

Беренче адым итеп, балага төсләрне танырга өйрәнергә, ягъни син тәкъдим иткән төсне сайлап ала белергә тиеш икән.

- Башта бала бары тик үзе кабул иткән ике генә төсне ала. Кубиклармы ул, яки бертөслерәк башка уенчыклармы... Шунда аның кайсы төсне ошатканын күзәтәбез. Сез әйткән төсне аламы, юкмы - күзәтергә кирәк, бу бик мөһим. Алифбада төсләр бик күп: ак, сары, шәмәхә, кызыл, ал, зәңгәр, яшел.

Бара торгач бала җиде төс - җиде фигураны да сайлап ала башлый. Аннан инде хәрефләр тәкъдим итә башлыйбыз. Хәрефләрне дөрес ала башлагач, ул аларның мәгънәсен аңлый башлый. Монда иҗекләр дә кирәк түгел. Шунда ук сүзләр сайлый башлыйсың. Әлеге әлифба буенча минем улым гына түгел, тагын ике бала укый башлады.

Бу методиканы үзем белән элемтәдә торган әти-әниләргә дә җибәрдем. Кемнеңдер моңа ышанасы да килмәде, ә кемдер видеороликларны алуга шөгыльләнергә кереште. Һәм алар нәрсә күрде: балалары видеороликлардагы сүзләрне кабатлый! Әлифба һәм видероликлар буенча ныклап торып эшләргә тотынгач, балалары укый башлады! Ул балаларга әле дүрт кенә яшь. Бу уникаль очрак!!!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: