Шәһри Казан

Казанның Чистай урамындагы паркингта машиналар бата?!.

Татарстан башкаласында хәзер 134 мәйданчыкта 4 311 машина-урынга исәпләнгән муниципаль паркинг бар. Машиналарны вакытлыча куеп тору мәйданчыклары Казанның үзәк өлешеннән читтәге урамнарда да оештырыла башлады. Мәсәлән, Чистай урамындагы 5 нче йорт каршында муниципаль парковка быелның 9 гыйнварыннан ачылды.

МФЦ һәм башка офислар урнашкан Чистай урамындагы 5 нче йортка, шунлыктан, биредә машиналар күп.

Автомобиль тәгәрмәче чыелдаган авазга борылып карасам, бер кыз машинасын кузгата алмый азаплана. “Тездән кар, нинди паркинг инде бу? Янәшәдәге машинага килеп бәреләм бит. Автомобиль куйган өчен сәгатенә 30 сум түләү алынуын язып куярга бер дә онытмаганнар”, - дип еламый гына бичара. Кар һәм машиналар тоткыныннан котылырга ярдәм итеп, озатып җибәрдем шәһәрдәшне.

Чистай урамындагы 5 нче йорт каршындагы паркингның карга батканлыгы турында “Шәһәр парковка мохитен оештыручы” муниципаль учреждениесенә хәбәр иттем. Әлеге учреждение паркинг мәйданчыкларын җыештыру белән үзе шөгыльләнми, ә шәһәр Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетына заявка-гариза бирә икән. 

Реклама

Тышкы төзекләндерү комитетын да “кышкы йокыда” дип әйтеп булмый. Казанда җәмәгать транспорты хәрәкәтләнә торган урамнар юллары чистартылган. Казаннан соңгы бер-ике көндә генә дә 17 мең 765 тонна кар чыгарылган. Ләкин, муниципаль парковкалар мәйданчыклары да икенче  планга калдырылырга тиеш түгелдер. Түләтергә һәм штраф салырга тиз җитешәбез бит.


  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: