Шәһри Казан

Мошенниклар тик ятмый: “Башка илдә яшәү кәгазе яки визаны тиз арада эшләп бирәбез”

Хәтерләсәгез, коронавирус вакытында да шул ук хәл күзәтелгән иде. Коронавирустан амулет тәкъдим итүчеләр дә, прививка ясату турында ялган белешмә табып бирүчеләр дә күп булды. Хәзер дә шул ук схема белән эшли башлаганнар.

Экспертлар фикеренчә, якын көннәрдә ялган сервислар әле күп булачак. Алардан саклану өчен белгечләр берничә сценарийны аерып та күрсәтә.

Мобилизацияләнгән гражданнарның исемлеген карап була һәм аерым суммага теге яки бу кешене ул исемлектән алып атарга ышандырган; хәрби комиссариатта саклана торган шәхси эш яткан папканы юк итәргә, мобилизацияләнмәгән килеш түләүләр бирелә торган исемлеккә кертүне вәгъдә иткән сайт яки телеграм-ботлар;

Армиядән алып калырга ярдәм итә торган ялган медицина белешмәсе сата торган интернет-ресурслар;
Илдән чыгып китү, чикне законсыз узып чыгу кебек хезмәтләр белән җәлеп иткән социаль челтәрләрдәге төркемнәр.

Роскомнадзор андый ресрусларны ябып өлгергәнче, алардан кемдер кулланып калырга да бик мөмкин. Шуңа да игътибарлыгыгызны югалтмагыз, дип кисәтә белгечләр. Билгесез ресурсларда банк картасы һәм шәхси мәгълүматларыгызны калдырмагыз. 
Бер банк үзенең телеграм-каналында исә, мошенниклар арасында “башка илдә яшәү кәгазе яки визаны тиз арада эшләп бирәбез” дип шалтыратучылар да бар дип кисәтә.  

Реклама

Болардан тыш,  IT өлкәсендәге югары белем алу турындагы диплом сатучылар да активлашкан ди. Белгәнегезчә, IT өлкәдә эшләүче хезмәткәрләргә өлешчә мобилизация кагылмый. Әмма диплом белән генә котылдым дип тынычланып булмый, аның өчен синең IT-компаниядә эшләвең мәҗбүри. Ә сатып алынган ялган диплом һәм медицина белешмәсе өчен җавап бирәсең була. 

«Ислам юридик үзәге» җитәкчесе Җәлил Мостафин әйтүенчә, Россия Җинаять кодексының 324нче маддәсе буенча, законсыз рәвештә рәсми документларны законсыз сатып алган яисә саткан өчен 80 мең сумга кадәр штраф, яки алты айга кадәрге чорда хөкем ителүченең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф; яки бер елга кадәр төзәтү эшләре; яки өч айга кадәр кулга алыну каралган.

Мондый чорда мошенниклар бигрәк тә кешеләрнең хис-кичерешләреннән оста файдалана. Якыныгызны мобилизациядән алып калырга ярдәм итәм ише шалтырату булганда үзеңне ничек тотарга? 

Психолог Галия Гыймадиева сүзләренчә, эмоциональ яктан тотрыксыз кешеләр алдакчыларның корбаны да булырга мөмкин.
– Үзең белән контакт, эчке терәкләреңне табарга киңәш итәм.  Ул тәҗрибә дә, иман да, ышаныч та булырга мөмкин. Шул вакытта үз көчеңә ышаныч та була. Әмма үзгәртә алмаган әйберләр барлыгын да төгәл белеп торырга тиешбез. Андый чакта Аллаһтан, якыннарыгыздан, дусларыгыздан, белгечләрдән киңәш сорарга курыкмагыз. Авырлыклар алдында ялгызың гына калырга кирәкми. Үзебез белгән кешеләргә генә ышаныйк. Хисләреңне үз мәнфәгатендә кулланырга җыенган кеше килеп чыкса, үзебезгә: “Тукта!” – дип әйтергә һәм “Бу дөресме? Аның дөреслеген мин ничек раслый алам?” – дип сорау бирергә, дәлилләр эзли башларга, ягъни фильтр аша уздыра белергә кирәк. Ни өчен әле алар миңа ярдәм кирәк дип саный, нишләп инициатива миннән түгел, ә аңардан, мондый җитди мәсьәләләрне телефоннан гына хәл итеп буламы?.. Эмоцияләрне читкә “куйсак”, бу сорауларга җавап тиз табыла. Ярдәм тәкъдим итеп шалтыраткан кешегә башта ук кискен генә юк дип әйтә алмасагыз, аның сүзләреннән шикләнмәгән очракта да, пауза алыгыз, мин сезгә үзем шалтыратам яки соңрак шалтыратыгыз дип, сөйләшүне туктатыгыз. Ул арада ышанычлы кешеләргә яки якыныгызга шалтыратып киңәшләшергә һәм “чынбарлыкка әйләнеп кайтырга” да өлгерәсез, – ди Галия Гыймадиева. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: