Шәһри Казан

Нәрсә җитми ирләргә?

Картаеп та акыл кермәсә... Күршемдәге 70 яшьлек ханымны ире кыйнаган... - Мин өйгә кайтып кергәндә, ирем духовканы кабызып маташа иде. «Анда буш табалар бар, аларны алырга кирәк, кабызганчы», - диюемә башыма китереп сукты. Егылып китмәс өчен тотынып кына калдым, кулында таба күргәч, башыма тагын суга күрмәсен, дип, ишеккә таба чаптым......

Картаеп та акыл кермәсә...
Күршемдәге 70 яшьлек ханымны ире кыйнаган...

- Мин өйгә кайтып кергәндә, ирем духовканы кабызып маташа иде. «Анда буш табалар бар, аларны алырга кирәк, кабызганчы», - диюемә башыма китереп сукты. Егылып китмәс өчен тотынып кына калдым, кулында таба күргәч, башыма тагын суга күрмәсен, дип, ишеккә таба чаптым... Ярдәм сорап күршеләргә эндәштем, алар милиция чакырганнар, - ди Фәридә апа.

Мине дә чакырды ул, аларга кергәндә күршесе Фәния апа аның янында утыра иде.

- 70 яшемә җитеп, бу кимсетелүләргә чара таба алмыйм, үзем гаепле, түзеп яшәмәскә, аерылырга кирәк иде. 42 яшендә башка хатын янына чыгып киткән иде. Кире кайтты. Кайткач, балаларым: «Кертмә, әни», - дип еладылар. Иремне жәлләдем һәм гомерлек хата ясадым, - ди Фәридә апа. - Ул үзе дип кенә яши, өйдә балалар өчен бер кадак та какканы юк. Бар тапканын үзенә туплый, аерым ашый. Ашасын үзе тапканны, сүзем юк, әмма мине, балаларымны кимсетмәсен. Тел байлыгы кеше ышанмаслык, язучы гына буласы калган аңа.


Ә менә озакламый, хатынына кул күтәргән, аны җәберләгән ир‑атны җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр икән. Дәүләт Думасы әнә шундый закон проектын тикшерә. Россиядә ел саен өйдә тавыш чыгып, ирләре кулыннан меңәрләгән хатын-кыз гомере өзелә икән.


Беркайчан да беркемгә дә зарланып йөрмәгән Фәридә апаның күңеле тулып ташыган мәле иде. Студент елларында яратышып өйләнешкән бу парның гаилә тормышы 1982 елларда бер тапкыр тәмам таркалган була. Ире үзен гади укытучыдан өстен күреп, чибәр, яшь кыз янына чыгып китә. Ике баланы кочаклап, ялгыз калган Фәридә апа үзен эшкә, балаларына багышлый. Озак йөрми, ире бер кочак авыру ияртеп, кире бусагага кайтып егыла. Жәлләп кертә аны Фәридә апа. Ул кайткач, өйдә тынычлыкка урын калмый. Балаларга да, үзен жәлләп кире керткән хатынына да «фахишә» һәм башка шундый «матур» сүзләр белән генә эндәшә ир. Лаеклы ялга чыккач, Фәридә апа күбрәк вакытын өйдә, балаларга оныклар карашып үткәрә башлый. Менә шунда инде пенсиягә чыккан ир тәмам азына. Балаларны төрле түгәрәкләргә йөрткән, дуслары, туганнары белән очрашып хәл белешкән Фәридә ханымны азгынлыкта гаепли, кимсетә, инде менә кул да күтәрә башлаган икән. Хокук саклау хезмәткәрләре килгәч тә, теге «ир» дигәннәре аңлатма язганда, хатынын гаепләп: «күлмәгемне ертты, үзе кул күтәрде, мин үз-үземне генә сак­лап, терсәгем белән ялгыш кагылып киттем», - дигән. Аның ялгыш кагылып киткәннән калган күгәргән урыннарга медэкспертиза ясадылар.

Сары йортка юл такыр
Медицина институтында танышып, гаилә корган бер парны беләм мин. Гөрнәдирдәй ир хатынының өстенә менеп утырып башын төйгән. Икенче баласын табып бала тудыру йортында ятканда, ире хатынның фатирында хыянәт иткәнен белгәч, Рамилә иренең сөяркәсе янына яңа туган сабыен күтәреп барган булган. Менә шуның өчен кыйнаган икән ул хатынын. Аерылышканнар. «Уртак балалар булгач, барыбер күрешергә туры килә», - ди Рамилә.

Гаилә таркалгач, яңадан кияүгә чыга ул. Аның яңадан гаилә коруына ачуы килеп, элекке ире, медицина өлкәсендәге барлык таныш­ларыннан файдаланып, психоневрологик диспансерга яптырган иде Рамиләне. Бу урында тәфсилләбрәк языйм әле, кешегә әйтсәң, кеше ышанмаслык хәл бит. Ире башта хатынын судка биреп, суд ике бала тәрбияләгән Рамиләне «недееспособный» итеп таный. Суд карары чыккан көннәрдә ялгыз әни кызларын мәктәптән тыш төрле түгәрәкләргә йөртеп, балалары Республикакүләм бәйгеләрдә беренчелек яулаган иде. Рамилә судта бөтенләй булмый һәм почта тартмасыннан алган суд карары белән танышкач та, аптырап китә. Карар язылган кәгазьдәге судьяны күрергә барганчы, бу кемнеңдер шаяруы дип кабул итә «яңалыкны» Рамилә. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, судья янына бара ул. Аларның сөйләшүе дә анекдот кебек яңгырый.

- Исәнмесез, Сез мине беләсезме? - дип сорый Рамилә.

- Юк, беренче күрәм, - ди судья.

- Алай булгач, ни өчен мине тормышка яраксыз дип нәтиҗә чыгардыгыз?­­ - дип, почта тартмасыннан алган суд карарын суза ул судьяга.

- Без Сезгә берничә кат судка чакыру җибәрдек, суд буласын белә торып килмәгәнсездер дип уйладык, - дип аклана судья ханым.


2014 елның соңгы алты аенда участок инспекторларына әнә шундый очраклар буенча 1683 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуның 63е - мәсхәрәләү, 450се - кыйнау, калганнары хулиганлык кылу белән бәйле. Бу бит әле участок инспекторларына хәбәр иткән­нәре генә. Җәмәгать судьяларына мөрәҗә­гать итү­челәре дә бар. Ә өйдә дәшми калганнары күпме?


Шуннан озак та үтми эштән кайтып килгән Рамиләне подъезд төбендә психбригада каршы ала. Аның ай‑ваена карамастан, Ершов урамында урнашкан «сары йорт»ка илтеп ябалар. Әзмәвердәй медиклар кулыннан ычкыну түгел, сүз дә әйтә алмый кала ул. Ярый ла, аның эштән кайтуын көтеп, каршы алырга чыккан яңа ире күреп кала. Күрә дә тизрәк «Эфир»каналында эшләүче танышларын аякка бастыра. Әле ярый кеше язмышына битараф булмаган журналистлар бар, әле ярый телефоннар заманы! Күңелсез хәбәрне ишетүгә, чандыр гына гәүдәле бер журналист кыз Ершов урамына бара. Рамиләне китергән бригада белән бер үк вакытта килеп җитә ул. камера күргәч, тегеләр бераз шүрләп кала. Ике сәгать тарткалашканнан соң (суд карарын дәлил итеп, бригада журналистны тыңларга да теләми), Рамиләне җибәрәләр. «Өйгә кайтып җиткәнче, үз‑үзен белештермичә утырды, - ди яңа ире. - Анда кадаган уколлар нәтиҗәседер».

Реклама

Менә сезгә тормыштан алынган татар хатыны язмышы. Ирләре тарафыннан рухи һәм физик яктан кимсетелгән ике «гүзәл зат». Бездә, дөресен әйт­кәндә, ир‑атның хатынына кул күтәрүе әллә ни гадәттән тыш хәл саналмый. Элек-электән хатынына кул күтәрүче ирләр булган, хәзер дә шулай. Татар хатыннары бала хакына түзеп яшәргә өйрәнгән инде. Һәр талашкан саен, ире өстеннән шикаять язарга йөгерми ул.

Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:
- Аллаһ Тәгалә ир белән хатынның бер-берсен хөрмәтләп яшәвен хуплый. Хәзер ирләр генә түгел, хатыннар да ирләрен җәберләп яши бит. Тормыш булгач, гаиләдә савыт‑саба шалтырамый тормый инде, соңгы чиккә җиткермәскә, вакытында туктый белергә генә кирәк. Коръәндә хатын-кызларга хәтта авыр сүз дә әйтергә кушмаган.

Хатын-кызның ир кеше кабыргасыннан яратылган икәнлекне искә алыйк. Кабырга - безнең бер әгъзабыз. Кем үзенең бармагын яки колагын, яки башка әгъзасын җәберли: суга, кыйный, каһәрли? Без бит үзебезнең әгъзаларны карап, тәрбияләп торабыз. Хатын‑кыз бала тапкач, әни була, ирләр алар картайганчы бала булып калачак. Акыллы ир хатынына кул күтәрмәс. Ул кимсетеп, җәберләп, хатыны аннан алда үлеп китсә, ир‑ат үз-үзен карап, тәрбияләп торучыны югалта бит.

Ир белән хатын арасындагы низагны дини, динсез гаиләгә бүлеп карап булмый. Ул дини гаиләдәге ир яки хатын да динсез әти-әнидән туып, динсез тәрбия алган. Дин - гүзәл әхлакка илтә торган юл. «Хак мөселман кулыннан да, теленнән дә башкалар зыян күрмәс. Мин гүзәл әхлак урнаштыру өчен килдем», - дигән Мөхәммәд пәйгамбәр. Кеше үзен динле дип санаса да, әгәр әхлагы гүзәл түгел икән, намазы - физзарядка, уразасы ач тору гына булачак.
Күз алдына китерегез әле, баласын җәберләсәләр, кыйнасалар, әни кеше моңа риза булып карап торамы? Юк, әлбәттә! Ир хатыны да кемнеңдер баласы бит. Ул нинди генә булмасын, аны җәберләү ярамый. Аллаһ Тәгалә хәтта начар кешене ачуланга да риза булмас.

Фото: headine.kz

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 23 гыйнвар 2022 - 14:06
    Без имени
    Кэбэхэт инде, кадерлэгэннен кадерен белмэуче ир атлар
  • 7 ноябрь 2021 - 11:43
    Без имени
    Аллам курэчэк итмэ!!!