Панин халыкны Исламга чакыра
Узган ел «Казан мөселман фестивале»нең ябылу тантанасында кунак булып киткән кино артисты Андрей Панин режиссер Александр Прошкинның «Искупление» дип аталучы яңа фильм премьерасы уңаеннан «Аргументы недели» газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюсында әйтә бу фикерен. Әлеге фильмда Панин сугыш дәһшәтен узган, әмма авыр сугыш арты елларында үз вөҗданын һәм горурлыгын югалтмаган кеше...
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Узган ел «Казан мөселман фестивале»нең ябылу тантанасында кунак булып киткән кино артисты Андрей Панин режиссер Александр Прошкинның «Искупление» дип аталучы яңа фильм премьерасы уңаеннан «Аргументы недели» газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюсында әйтә бу фикерен. Әлеге фильмда Панин сугыш дәһшәтен узган, әмма авыр сугыш арты елларында үз вөҗданын һәм горурлыгын югалтмаган кеше...
Узган ел «Казан мөселман фестивале»нең ябылу тантанасында кунак булып киткән кино артисты Андрей Панин режиссер Александр Прошкинның «Искупление» дип аталучы яңа фильм премьерасы уңаеннан «Аргументы недели» газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюсында әйтә бу фикерен. Әлеге фильмда Панин сугыш дәһшәтен узган, әмма авыр сугыш арты елларында үз вөҗданын һәм горурлыгын югалтмаган кеше - клуб хуҗасы ролен башкарган. Кинода 70тән артык роль уйнаган актер моңа кадәр татарларны кимсетеп күрсәтүче «Орда» фильмында да Мәскәү митрополиты ролен башкарасы булган, әмма «күз уемы артык монголныкына охшаган булганлыктан», рус православ чиркәве аңа бу рольне тапшырудан баш тарткан, нәтиҗәдә ул рольне Максим Суханов башкарган.
«Мин атеист. Чукынмаган. Һәм беркайчан андый теләкнең булганы да юк. Минемчә, ортодоксаль чиркәү - үлеп баручы нәрсә, ул тулаем искерде һәм озакка бармас. Бигрәк тә РПЦ тирәсендәге соңгы вакыйгалар - патриарх сәгате тарихы, «Pussy Riot» төркеме белән булган хәлләр һәм башкасы моңа ачык мисал. Бу кызларга килгәндә, мин гомумән аңлый алмыйм. Чиркәүдә булган кадәр акчага Коткаручы Гайсә храмында көчлерәк иминлек хезмәте белән тәэмин итү, тиешле сакчылар куйдыру мөмкинлекләре дә бар бит инде! Хәер, моңа кадәр илебезгә тәмәке һәм аракы кертүдә төп рольне үтәгән оешмадан тагын ни көтеп була инде. Һәм гомумән, минемчә, барыбызга да Ислам диненә күчәргә кирәк. Халкыбыз арасында хет сәрхушлек кимер иде», - ди Панин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар