Шәһри Казан

Һәр авыруның «шәхси кабинет»ы булачак

Тиздән авыру тарихын интернеттан гына да белә алачакбыз. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы ел ахырына кадәр «Пациентның шәхси кабинеты» дип аталган яңа электрон сервисны эшләтеп җибәрергә җыена. Пациентлар һәм табиблар аны 2014 елдан куллана да башлар, мөгаен.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының департамент директоры Роман Ивакин әйтүе буенча, электрон кабинетлар өстендә эш сәламәтлек саклау өлкәсен мәгълүматлаштыру кысаларында алып барыла. «Шәхси кабинет» бүгенге көндә инде булган электрон сервислар базасында барлыкка китерелә, алар: дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, медицина оешмаларының мәгълүмати системалары, табибка язылуның федераль электрон системасы һәм электрон медицина картасы.
Бу яңа хезмәт нәрсәгә кирәк соң? Пациент үзенең «шәхси кабинет»ында табибка тагын да тизрәк языла алачак, ул үзенең медицина картасындагы мәгълүматларны күрә, биргән анализларның нәтиҗәләре ничек, табиблар нинди график буенча эшли - болар барысы да әлеге кабинетта урын аласы. Монда шулай ук төрле юлламалар, хезмәткә яраксызлык кәгазьләре дә сакланачак. Алай болай югалта калсаң, принтердан чыгарып алырга да була, дип ышандыра белгечләр. Аннары табибларның күп вакытта аңлап булмый торган язуларын укырга тырышып баш ватасы да булмый инде. «Яңа хезмәтне электрон медицина картасын карап булуга юл дип әйтергә мөмкин, әмма кайбер чикләүләрсез түгел. Гади кешегә белү кирәк булмаган техник әйберләр дә бар. Гадәти кәгазь медицина картасын да пациентның кулына бирмиләр бит», - ди Роман Ивакин.
Табиблар да, бу кабинетка кереп, пациентның исем-фамилиясеннән башлап, авыру тарихына кадәр үзләренә кирәкле мәгълүматны ала алачак. Кәгазь белән эштән азат итә торган электрон медицина карталарын инде күп шәһәрләрдә куллана башлаганнар. Мәсәлән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермьдә һәм башка шәһәрләрдә. Кеше һәм аның авырулары турында бөтен мәгълүматны интернеттан белеп булу куркыта да, билгеле. Сәламәтлек саклау министрлыгы ул яктан тынычландыра үзе, мәгълүматлар тупланган федераль сервер мошенниклардан ышанычлы сакланган, дип белдерә.
Роман Ивакинның сүзләре буенча, күп шәһәрләрнең табиблары пациентларның карталары белән инде ел ахырында ук, авыру тарихларының бердәм шаблоны эшләнгәч алмаша башлый алачак. Кем дә кем башка шәһәрдә булганда авырып китә икән, әйтик, командировка вакытында, ул поликлиникага эләгеп берничә минут узуга ук, җирле табибларда инде аның авыру тарихы булачак. Мәгълүматлар базасы тулы куәтенә дүрт елдан соң гына эшли башлаячак.
Электрон карталар пациент сырхауханәгә яки хастаханәгә беренче тапкыр килгәч тутырыла башлый, кәгазь карталардагы мәгълүматларны күчереп тормаячаклар.
Алдагы планнарда исә бердәм мәгълүматлар базасына даруханәләрне дә кушу каралган. Димәк, киләчәктә дару рецептларын кәгазьгә язып тору кирәк тә булмаска мөмкин...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: