Шәһри Казан

 Сабан туе балалардан башланды

  Милләтебез мәдәниятының йөзек кашы сабан туе.  Татарны гасырларны кичеп безгә кадәр килеп җиткән шушы бәйрәме белән таныйлар бар дөньяда. Менә быелгысының да инде үткәрелү көннәре билгеле.

Сабан туен элек электән балалар башлаган. Шуны истә тотыптыр инде, башкалабызның 20нче гимназиясендә бүген сабан туе гөрләде. Башка елларда ул гимназия көне итеп, актлар залында рәсми  уздырыла иде, ә быел чын милли бәйрәм, һәркемнең хәтерендә калырлык итеп урамда үтте.  Әкиятче батыр Абдулла Алиш исемен йөрткән әлеге гимназиядә ел буе берсеннән берсе кызыклы чаралар, очрашулар  уздырылып тора.  Алиш варислары гимназия данын гел яклап, мактаулы исемнәр алып киләләр.  Быелгы уку елын да 35 малай һәм кыз бик тырышып укып, бишлегә генә тәмамлаганнар. Алар директор дипломнар алдылар. Яшь артистлар, яшь спортчылар да бүләксез калмады.

Гимназиянең үз премияләре дә бар. Алиш премиясен икенче ел инде иң лаеклы укучыга тапшыралар. Эльмира Галиәхмәтова булды быел. Ул бу мәртәбәле бүләкне махсус кунак шагыйрә, Алиш премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрапова кулыннан алды.  Әлеге гимназиядә шулай ук директорлары  шагыйрә Рәхимә Арсланова исемендәге премия дә булдырылган. Ул да үз иясен тапты. Әдәбиятка сәнгатькә гашыйк балаларга да директор апалары үзенең китапларын бүләк итте.

Чып-чын Сабан туе булды ул. Бер почмакта капчык киеп йөгерсәләр, икенче урында чүлмәк ваттылар,бау тартыштылар. Хәтта мондый тырыш балларны күргәч,  бу араларда ялсыз яуган яңгыр да   оялды бугай, кояш чыкты.

Реклама

Газиз ШӘРАПОВ.

Автор фотолары.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: