Шәһри Казан

Сез дә имли беләсезме?

Бала еламый тормый инде, шулай бит? Елый-елый үсәләр инде алар. Елаулары белән безгә үзләренең моң-зарларын сөйлиләр, кайсыдыр җирләре авыртканын, нәрсәдер борчыганын җиткерәләр.

Ярый да бүгенге заманда медицина алга киткән, кирәк икән врач чакырта алабыз, баланы тикшертә алабыз, һичьюгы, интернеттан мәгълүмат таба алабыз. Ә элек бу чаралар булмаганда, нәрсә эшләгәннәр? Дөрес. Имче карчыкларны дәшкәннәр. Я булмаса, үзләре белгән им белән дәваларга тырышканнар.
Бу язмада бала башка ниндидер сәбәпләр аркасында елаган очракта нинди имләүләргә мөрәҗәгать иткәннәрен барларбыз. Әйтик, Казан арты авылларында болай эшләгәннәр. Монда информанттан язып алынган мәгълүматны сүзен-сүзгә бирмичә булмас. Аңлатуы кыен чөнки.

"Әвәле тегәрҗеп барые. Шул тегәрҗепнең бер басмасы дип сөйләшә торгалларые. Бер басмасында утыз бөртек булган инде ул. Шул бөртекне бишеккә элеп куйгаллар да чәршәмбе көнне, кем керә, бишектән шуны алып кергән бер кешегә бирә торгалларые. Менә тушылай адарынган ием, бала җылады, тушыны бирәбез дип, кем керә, шул тегәрҗепне бирә торгаллар ие".

Бала еласа, ипи көрәгенә утыртып, "Йылавык булмасын" дигән теләк белән, җылы пичкә тыгып алу имләве дә булган.
Себер татарларында махсус имләү сүзләре дә әйтелгән: "Елагыңны өтәм, Елагыңны өркетәм. Каф, каф, тьфу!" (өч тапкыр әйтелгән). Кайбер якларда нык елаган баланы төнге уникедә ай яктысына алып чыгу булган. Бу вакытта: "Ай кайта, көн кайта. Син дә кайт" дигән сүзләр әйтә торган булганнар. Ә баланы коендырганда артыш салынган су белән коюендыру да баланың елавын туктата алганын белә идегезме әле? Юк икән, сынап карарга була моны. Шулай иткәч, бала сабырлана дигәннәр иде Себердәге апаларыбыз. Ә тагын әле аларда (себер татарларында) бишек астына берәр тимер әйбер куеп, артыш агачын төтәтә торган булганнар. Артышның эфир майларына бай икәнен белеп, аның файдасын яхшы файдаланганнар шул алар!

Себер татарларыбызда тагын бер бик кызыклы имләү булган. Аның да тәртибен себерчә язып китим әле, төшенерсез микән? "Бала үлцәшеп сыктап китәте. Атны сугаткан цыбырткы булаты. Шәлтепне (бишекне) урап куятлар цыбырткы белән. Сыктаган баланы шулай имләйтеләр". Аңлашыламы себер татарлары теле? Төн боткасы турында ишеткәнегез бармы, дуслар? Монысы да елак баланы имләү өчен. Нәзер әйтеп ботка пешерелә һәм ул багана башына чыгарып куела. Ботка янына җиде кашык куя торган булганнар. Монысы Пермь ягы татарларында билгеле.

Реклама

Төн сәдәкасы турында да ишеткәнегез юктыр? Күп кенә мишәрләрдә, аннан тау ягы авылларында яздырып алган булды бу турыда. Бала елап йокламаса, кичкырын, төнгә каршы берәр укый торган әбигә төн сәдакасы кертәләр, берни дә әйтмичә чыгып китәләр. Сәдака итеп нәрсә кертү ягына карап төрле-төрле булырга мөмкин: акча, берәр ризык. Мәсәлән, Волгоград ягы мишәрләрендә болай эшләгәннәр. Бер тотылмаган касәгә он салып, шул баланың кулын онга бастырганнар, он өстенә сәдака куйганнар. Керткәннәр, дәшми генә чыгып киткәннәр. Шул сәдакага әби укыган. Шуннан соң бала тынычлана торган булган. Менә шундый үзенчәлекле имләү ысуллары бар безнең халыкта!

Зәлия Брусько

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: