Шәһри Казан

«Татарстан-24» телеканалы сәгать саен яңалыклар белән таныштыра

«Эфир» белән «Казань» телекомпанияләре берләштерелеп, яңа барлыкка килгән «Татарстан-24» каналы бүген "челтәр" тарихын башлап җибәрде. «Татмедиа» составындагы район телекомпанияләре дә яңа каналның территориаль бүлекләре булачак. Телеканалның иң беренче партнеры исә - Яшел Үзәндәге "Зеленый Дол" телеканалы. Җәй башына республиканың барлык эфир телеканаллары «Татарстан-24» бренды астында эшләячәк. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган...

- Каналның иҗади концепциясе дә үзгәрә. Телеканалда хәбәрләр татар һәм рус телләрендә бара, без ике теллелек принцибын саклап кала алдык, - диде Андрей Кузьмин.
«Мәгълүмат чаралары турында»гы федераль закондагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә 20 түләүсез федераль телеканал билгеләнгән. Аларның һәрберсенә билгеле бер кнопка бирелгән. Телеканалларның контентында җирле программалар чыкмаячак. Шуңа да «Татарстан-24» гомумреспублика челтәрле канал булдыру идеясе туган. Ул пультның 22 кнопкасында булачак.
Яңа каналның төп концепциясе - тәүлегенә 24 сәгать эшләп, һәр сәгать саен республика яңалыкларын биреп бару. Телеканалда хәбәрләр татар һәм рус телләрендә бара. Телеканалның генераль директоры Сергей Лобов әйтүенчә, каналның потенциаль аудиториясе - 3 800 000 кеше, ягъни бөтен республика халкы. Аудиториясе - район һәм шәһәрләрдә яшәүче, югары белемле актив тормыш алып баручылар.
- Телеканалда һәр сәгать хәбәрләрдән башлана. Аларның 80 проценттан артыгы республика районнарыннан. Шулай ук мәгълүмати, аналитик, иҗтимагый-сәяси, фәнни-популяр тапшырулар да күп. Канал эфирына интервьюлар да чыга, экспертларның фикерләре белән дә таншытырып бара. Үз телепродукциясе 90 процентны алып тора, - диде ңурналистларга Сергей Лобов.
Хәзерге вакытта районнарда эшләүче журналистларның квалификацияләрен күтәрү буенча эшләр алып бара. Шуның нәтиҗәсендә контент тагын да сыйфатлырак булыр дип көтелә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: