Шәһри Казан

Тәүлек эчендә 17,7 мең тонна кар чыгарылган

Соңгы тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 17,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматы буенча, урамнарны кардан чистарту эшендә 657 юл хезмәте эшчеләре, 745 махсуслаштырылган техника катнашкан. Шулай ук 82 катнаш юл машинасы, 65 «Бошунг» КЮМ, 17 картөягеч, 127 трактор щеткасы, 29 грейдер, 93 фронталь төягеч, 59 «Барсик» мини төягече һәм 240 үзбушаткыч эшләгән.

Узган тәүлектә 122,9 тонна бозлавыкка каршы материал файдаланылган. Куелган план буенча бүген Казан юлларында 562 юл хезмәте эшчеләре һәм 334 махсуслаштырылган техника эшлиячәк.

Реклама

Фото: kzn.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: