Шәһри Казан

Түтәлдән – өстәлгә

Агропромпаркта бәяләр Казан агросәнәгать паркы акрынлап казанлыларның күңелен яулап килә. Ит, сөт, май, яшелчә, җиләк-җимеш - барысы да үзебезнеке, үзебездә җитештерелгән. Бәяләре дә чагыштырмача арзанрак: товарларны җитештерүчеләр үзләре тәкъдим иткәнлектән шулай бу. Кем әйтмешли, әле иртән генә түтәлдә булган әйбер көнендә киштәгә дә менә.

Хәләл тавык ите (килосы) - 125 сум
Хәләл ат ите (килосы) - 250-300 сум
Каз ите (килосы) - 360 сум
Тавык йомыркасы (дистәсе) - 40-45 сум
Югары куелыктагы сөт (литр) - 37 сум
Эремчек (килосы) - 120 сум
Өйдә ясалган сыр (килосы) - 350 сум
Атланмай (килосы) - 180-250 сум
Помидор (килосы) - 45 сум
Кыяр (килосы) - 40 сум
Бәрәңге (килосы) - 15 сум.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: