Шәһри Казан

Туган җирнең олуг улы

Күренекле кыргыз язучысы, әдип Чынгыз Айтматовка, исән булса, быелның 12 декабрендә 85 яшь тулган булыр иде.

Чыгышы белән Кыргызстанның Шекер авылыннан булса да, Айтматов татар мохите, Татарстан җирлеге белән дә тыгыз элемтәдә яшәде. Бу табигый да: аның әнисе Нәгыймә Абдулвәлиева - Кукмара районы кызы. Шуңа да әдип Татарстан турында: «Монда минем дә туган җирем», - дип әйтә килде, бирегә еш кына кунакка кайтты. Кукмара районының Мәчкәрә мәктәбе исә бүген әдип исемен горур төстә йөртә.
«Җәмилә», «Беренче укытучы», «Ак пароход» кебек киң танылу алган әсәрләр авторы Чынгыз Айтматов, чыннан да, әдәбиятка әйтеп бетергесез зур иҗади хәзинә калдырып киткән шәхес. Соңгы көненә хәтле туктаусыз хезмәттә, иҗади казанда кайнавы да шуның турында сөйли. Әдип 2008 елда катлаулы авыруы билгеле булгач та, эшчәнлеген туктатмады. Соңгы тапкыр Казанга килүе, өч көнлек эшлекле сәфәре дә хушлашуы булган, күрәсең. Язучының романына нигезләнгән «И дольше века длится день» фильмына төшәр өчен «Россия» телеканалы белән Казанга килүе 79 яшьлек язучы өчен күңелсез тәмамланды шул - аны Республика клиник хастаханәсенә озаттылар... 2008 елның 10 июнендә исә Чынгыз Айтматов Германиянең Нюрнберг шәһәре клиникасында якты дөньядан китеп барды. Әдипне, зурлап, Бишкек шәһәрендә җирләделәр...
Танылган язучының тууына 85 ел тулу уңаеннан, Кыргызстан гына түгел, Татарстан Республикасы да әзерлек эшләренә инде күптән кереште. 25-27 октябрь көннәрендә узачак әлеге мәдәни чаралар шактый тыгыз һәм күләмле булырга охшап тора. Фәнни-гамәли конференцияләр, Кыргызстан Республикасы мәдәният министры белән очрашу, «Чынгыз Айтматов галәме» дип аталган фотокүргәзмә, Кукмара җирлегендә язучы эзләрен яңарту, язучы әсәрләре буенча төшерелгән фильмнарны тәкъдир итү - болар барысы да язучыны яд итү максатыннан оештырылачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: