Шәһри Казан

Өйдәге чүпне тышка чыгармыйк дип яшәсәң...

ТР Журналистлар берлеге президиумының Азнакайда узган күчмә утырышында татар журналистикасының торышы һәм кадрлар мәсьәләсе күтәрелде. Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары - Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова алып барды. Төп темага күчкәнче, Азнакай муниципаль районы хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин кунакларны Азнакайның соңгы еллардагы уңышлары белән кыскача таныштырып үтте.

Татмедиа» ААҖнең милли проектлар җитәкчесе Гөлнара Сабирова сүзен бүгенге көн татар матбугатын тотучы саннардан башлады. Гөлнара Ильясовна татар телендә чыгучы газета-журналларның саны (40 басма - шуларның 25е бары тик татар телендә һәм шуңа өстәп, 10га якын шәхси газета-журнал) белән генә чикләнмичә, анда эшләүче журналистларның яшь үзенчәлекләренә дә тукталды. «Республика газета-журналларында эшләүчеләр арасында 18-30 яшь аралыгындагылар нибары 28 кеше. Әйтик, яшьлекнең үзе булырга тиешле «Сабантуй» газетасында 30 яшькә кадәрге бер генә журналист та юк, - дип белдерде ул һәм яшьләрнең газеталарга килмәвенең төп сәбәбен перспектива юклыкта, эшнең иске калыпка көйләнеп, алар өчен кызык булмавыннан күрде. Шуның өстенә, ул кайбер басмаларга хас булган нәрсәне дә билгеләп үтте. - Яңача эшләргә безнең татарлыгыбыз комачаулый икән. Бу теманы күтәрергә әхлак кушмый, монысы йолаларыбыз буенча ярамый, ә тормышның кайбер яклары татар милләтендә бөтенләй юк. Бу - безнең менталитет, безне укучы аңламаячак - төп аргумент шушы», - ди ул.
Дәүләт Советының матбугат хезмәтеннән Чулпан Әхмәтованың күзәтүләре исә үзенең соңгы 15 елдагы эш тәҗрибәсенә нигезләнгән иде. «Олы кешенең булуы газеталарга бик кирәк. Яшь коллективта дәүләти караш булмый», - ди ул һәм редакцияләргә шәхесләрне, танылган язучыларны эшкә чакырудан редакцияләрнең бары тик отачагын гына безнең «Шәһри Казан» мисалында дәлилләп тә бирде: «Соңгы вакытта «ШК»да кызык кына проектлар чыгып килә. Ләбиб Лерон алып бара аны. Әллә ни дә юк кебек. Җыен кызык-мызык, архивтан алынган фотолар. Бу - аның бергә-бергә кайнашкан кешеләре, язучылар. Әмма моны бирү өчен шундый үткәнең булу кирәк...»
Профессиональ кадрлар туплауның бердәнбер дөрес юлы - студентлар белән эзлекле эш алып бару дип санаган «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров редакция коллективының әлеге юнәлештә максатчан эш алып баруын ассызыклады. Элегрәк исә, җитди газета, бала-чага вакытны калдыра, дип, аларда студентларны чакыру тәҗрибәсе дә булмаган.
КФУ профессоры Васил Гарифуллин журналистикада ике баскычлы укытуның мөмкинлекләренә тукталды. Магистратураның зур мөмкинлекләр ачуын, моның кадрларны кабат әзерләүне алыштырачагын белдерде. Татар төркеменә ел да кабул ителгән 10 студент белән генә газет-журналлардагы кадрлар ихтыяҗын канәгатьләндереп булмавы көн кебек ачык. Ә магистратура моңа кадәр башка профильдә югары белеме булган газета хезмәткәрләрен 2,5 ел эчендә укытуны күздә тота. Васил Заһит улының фикерен кафедра мөдире профессор Светлана Шәйхетдинова да куәтләде.
Уртага салып сөйләрлек әйберләр җитәрлек матбугат эшендә. Булсын ул газета-журналларга язылу, булсын аны тарату мәсьәләсе. Бүген газетага яшьләр килми дип зарлана торган да түгел. Каләмнең әҗере тиешенчә булса, әллә кемнәр килер иде анысы. Әнә бит, әле генә «Гаилә һәм мәктәп» белән «Мәгариф» журналларында баш мөхәррир булып эш башлаган Илдар Миргалимов та, хезмәткәрләргә түләнәчәк хезмәт хакларын күрүгә, редакциягә эшкә чакырырга дип ниятләгән кешеләрне китертеп булмаячагына шундук төшенгән. Ул хакка кем килсен соң? Ярый әле гомерен җурналистикага багышлаган, шуннан башканы белмәгән иске кадрлар бар, дияргә кала торгандыр. Татар журналистикасында төп проблема - акчасызлык. Әнә шул булса, кадрлар юк дип утырасы да булмас, әлеге өлкәгә ир-егетләребез дә тартылыр иде. Бу - утырышта катнашкан бөтен журналистларның да төп фикере булгандыр, мөгаен.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: