Юныс Әхмәтҗанов: «Пешекче ул – артист та, табиб та, рәссам да» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Казан» ипподромында, атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышлап, халыкара кулинария бәйгесе уза. Анда аш-су пешерүчеләр милли ризыкларны әзерләү буенча һөнәри осталыкта ярыша. Бәйгене Казан һәм Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Казан мэриясе оештырган.
Бәйге ачылышында Юныс Әхмәтҗановның кызы - мастер-кондитер Фәридә Давыдова да бар иде.
- Бик күп бәйгеләрне күргәнем, анда катнашканым бар. Әмма монысында үзем катнашмасам да, аеруча дулкынланам. Әтием белән бик горурланам. Ул мине үз һөнәренең дәвамчысы итеп күрергә теләде. Үзем дә, улым да аның эшен дәвам итәбез. Әтинең әнисе, дәү әниебез - Зәйнәп тә аш-суга бик оста булган. Әтиебез унбиш яшендә завод ашханәсендә эшли башлаган. Бөтен гомере аш-су тирәсендә узды. Өйдә бик сирәк булды, көне-төне эштә буды. Авылдан авылга йөреп, татар ашлары рецептларын җыйды. Оста пешерүчеләрне бик хөрмәт итте, алар белән күрешеп, рецептларын язып ала иде. Ул язган китап һәр өйдә булды, аны Казан урамында танып, килеп эндәшәләр иде. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-суга оста булган, шөкер, традицияләр дәвам итә, - ди ул.
Татар милли аш-суның сыйфатын күтәрү, аларны популярлаштыру, әзерләү осталыгына караган идеяләрне киң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан оештырылган чарада Пензадан килгән татар диаспоралары вәкилләре дә көч сынаша.
Пенза өлкәсенең "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Эльмира Васильева сүзләренчә, Татарстаннан читтә яшәсәләр дә, алар татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын сакларга тырыша.
- Татар ашлары бездә дә бик популяр. Аларны башка милләт вәкилләре дә яратып ашый. Бүген исә жюрига өй токмачы, кияү пилмәне, пәрәмәч, кабак бәлеше һәм торт пешереп күрсәтәбез. Бездә пилмәннең формасы аз гына башкачарак, ул тамчыга охшаган, - ди ул.
Бәйгедә һөнәри уку йортларында укучы яшьләр дә күп иде. В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова да туризмның үсеше кайбер һөнәрләрнең популярлашуына, шул исәптән пешекче булырга теләүчеләрнең саны артуын билгеләп үтте.
- Пешекче һөнәренә кимсетеп карарга кирәкми, бу бик җаваплы һөнәр. Юныс Әхмәтҗанов та бит: «Пешекче ул - артист та, табиб та, кеше сәламәтлеге аның осталыгыннан да тора», - дип әйтә торган булган, - ди ул.
Аның сүзләрен жюри рәисе - аш-су остасы Резеда Хөсәенова да аның сүзләрен җөпләде.
- Элек пешекче һөнәрен үзләштерергә икелегә-өчлегә укыган балалар килә иде, бүген исә башкача. Югары әзерлекле, чын пешекче булам дип килүче яшьләр күп. Берара - 90 нчы елларда татар ризыкларын тәкъдим итүче ресторан-кафелар да калмаган иде. Ә бүген татар өчпочмагын, чәкчәген таныту өстендә күпме эш бара. Моны күреп торган яшьләр дә һөнәри уку йортларына тартыла. Әлеге бәйгеләр нәкъ менә яшьләр өчен бер стимул булып тора, - ди ул.
Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова да әлеге чараны үстереп, киләчәктә аның билгеле бер көнен булдырып, вакыйга туризмы итеп күрсәтергәдер, бәлки, дигән фикердә тора.
***
Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре, «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фонды рәисе:
- Халыктан күтәрелгән ике бөек кешене беләм мин, аның берсе Әсгать Галимҗанов, икенчесе - Юныс Әхмәтҗанов. Юныс абый генерал да, министр да, популяр җырчы да түгел, гап-гади бер аш-су остасы иде, шуның белән танылды да. Бөтен гомерен татар кухнясына багышлаган кеше ул. Үз өлкәсендә Юныс абыйны халык академигы дип тә әйтергә була. Татар ашларын тәртипкә китереп, китап итеп бастырып, аны халыкка җиткерде. 70-80 елларда ул Казанда иң билгеле кеше булды. Кайсы гына газетаны ачсаң да, аның турындагы мәкаләне күреп була иде. Казанга зур кунаклар килә калса, ризыкларны аш-су остасы йөзне кызартмаслык итеп әзерли белде. Ә үзе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әнисе Вәсига апаның коймакларын ашарга яраткан. Юныс абый белән Нургали абый дуслар булган. Юныс абый аларда еш кунак булган. Ул алдан ук шалтыратып, сезгә кунакка киләм, дия торган булган, Вәсига апа коймак пешереп торган. Юныс абый һәрвакыт, мин бик күп тәмле әйберләр пешерә беләм, әмма синең коймагың кебекне пешерә алганым юк әле, дип әйтә торган булган. Кызганыч, 90 елларда без аның турында онытып тордык. Киләчәктә аның исемен берәр урамга биреп, бюстын да ясатып куярга иде. Без аны онытмаска тиешбез. Әлеге уңайдан мин ике телдә «Тәмле ашлар җырчысы: Юныс Әхмәтҗанов» дигән китап чыгардым.
***
Пешекче - ул артист, кунагының күңелен табу өчен, аңа, нәкъ сәхнәдәгечә, сәнгать остасы булырга туры килә. Йөзеңдә һәрчак елмаю. Усалланып йөрүче кеше тәмле аш пешерә белми ул.
Пешекче - табиб. Аңа кешенең сәламәтлеге тапшырылган.
Пешекче - рәссам. Аның ашы тәмле генә түгел, бик матур да булырга тиеш. Пешекче философ та, педагог та, сәгатьләр буе утлы плитә янында торучы металлург та.
Юныс Әхмәтҗанов
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июнь 2023 - 17:27Үзебезнең туристлык объектларына республикабыз кешеләре ник йөрми? Быелның биш аенда Татарстанга килгән туристларның саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 15 процентка арткан. Барысы республикада 700 мең кунак булып киткән. Бу хакта журналистларга Татарстанның Туризм дәүләт комитеты Сергей Иванов хәбәр итте. Үткән елны 3,9 миллион турист кабул иткәнбез.10200
-
7 июнь 2023 - 17:01"Теге вакытта ялганлавым өчен гафу ит. Яратам мин сине..." Саумы, хыялларда – минеке, ә чынбарлыкта минеке булмаган, кешем. Ни хәлләрдә яшәп ятасың? Моңарчы кызыксынмаганны, нишләп хәзер кызыксынырга булдың димә. Уйларымнан, йөрәгемнән сине йолкып атарга күпме генә тырышсам да, килеп чыкмады. Хисләрем акылымнан көчлерәк булып чыкты.42400
-
7 июнь 2023 - 16:48Илсур Һадиуллин: "Россияне Татарстан мәгариф системасы аша чит илләргә күрсәтәбез" 7-9 июньдә Казанда “Киләчәкне уйлап” Халыкара мәгариф министрлары форумы уза. Бүген форум кысаларында Гарәп Әмирлекләре делегациясе Казанның 187нче күппрофильле лицеенда булды. 2020 елда ачылган бу мәктәптә барлыгы 1540 бала белем ала.7100
-
7 июнь 2023 - 16:41“Начальник ясарга теләделәр. Теләмәдем...” Интернетта кемнәр белән генә танышмыйсың. Әллә нинди хикмәтле кешеләр бар. Адәм баласының күңел халәте үзгә, аның фикер йөртү мөмкинлекләре шундый зур. Үзебез дә сизмәстән алар дөньясы белән яши башлыйбыз.14801
-
7 июнь 2023 - 15:32"Авылда калсам, киләчәгем караңгы, хәерче булыр төсле тоела..." Хәзерге вакытта иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – авылларның юкка чыга баруы. Кызганыч, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны туплаган, өлкән буын истәлекләренә шаһит булган гүзәл табигатьле авылларыбыз коточкыч тизлек белән кечерәеп, сүрелеп калалар шул. Кайчандыр шау-шулы урамнары тынып, ишегалларына алабута үсеп беткән, йортларының бүрәнәләре череп караеп калган мондый авыллар бик кызганыч булып күренә.24600
-
7 июнь 2023 - 14:34Россия төбәкләре цифрлы дөньяга Казан «капкасыннан» керә Татарстан башкаласында быелның 20-22 сентябрьләрендә Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы үткәреләчәк. Әлеге чара Россия Хөкүмәте теләктәшлегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырыла.14500
-
7 июнь 2023 - 13:44Бер ел яшәү дәверендә иренемне ярды, кулымны имгәтте Дүрт ел элек тормышымны гына түгел, үземне дә үзгәрткән кешене очраттым. Артымнан озак йөрде, чәчәкләр, матур сүзләр, кыйммәтле бүләкләр күп булды. Гашыйк булдым, өзелеп яраттым. Ярты елдан соң тәкъдим ясады да өйләнештек.111200
-
7 июнь 2023 - 13:42"Сөйгәнем белән яшерен очраштык. Хатын туйдырган иде..." Хатын белән чираттагы талаштан соң нервым тәмам бетеп хастаханәгә эләктем. Яныма Ләйлә килеп йөрде, ул гына мине бу хәсрәттән тартып чыгарды һәм өенә алып кайтты.151403
-
7 июнь 2023 - 11:26Сабан туе-2023: кайсы артист кайда җырлаячак? Хәзерге Сабан туйларын татар эстрадасы артистларыннан башка күз алдына китерү кыен. Районнар һәм авыллар бер-берсен уздырып, текә җырчыларны чакыра. Дөресен генә әйткәндә, кайберәүләр Сабан туена бәйрәм карарга яки авылдашлар белән күрешергә түгел, ә әнә шул йолдызларны күрергә бара.78700
-
7 июнь 2023 - 10:36Бу ирем дә хыянәт итте. Нишләргә инде миңа? Миңа – 37 яшь. Карап торышка чибәр генә хатын-кыз үзем. Күптән түгел дүртенче тапкыр кияүгә чыктым. Әмма һаман шул ук тырмага басам, һаман ялгышам. Бу ирем дә миңа хыянәт итте.152801
-
7 июнь 2023 - 09:36Ата-аналар теләсә кайсы вакытта бердәм пособиегә күчәргә мөмкин Бердәм пособие турындагы закон үз көченә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әниләренә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнде. Пособие түләү өчен бүлек гаиләләргә 3,806 млн сумнан артык акча күчерде.19900
-
7 июнь 2023 - 09:16"Көндез бала белән ятып йоклаганга каенанамның ачуы килә..." Матур җырлый инде бу Рифат Зарипов. Менә радио аша “Бие әйдә, каенана” җырын уйнаталар. Мин дә кушылып җырлыйм аңа. Кулымны үткен пычак кисеп алганга гына туктап калдым. “Тукта әле, биетмә син каенанаңны”, – диюе булды, ахры. Югыйсә, мин каенанасын биетә торган килен түгел үзе. Җыр барышында бераз хыялланып кына алдым...186602
-
6 июнь 2023 - 17:13Фирүзә: "Томан эчендә яшәдем..." Автор-башкаручы Фирүзәнең әтисе вафатына бер ел булган. Туган авылында әтисе рухына Коръән ашы укытканнар. Фирүзә әтисен бик сагынуы, әле яңа гына елмаерга өйрәнүе турында язган.143812
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
7 июнь 2023 - 13:07Без имениКуп еллар утуенэ карамый хаман тошкэ керэ, хыянэтне оныткан кеше бар микэн? Мина калса юк, уз кузен белэн курсэн юк!Иремнең газапта яшәвен телим
-
7 июнь 2023 - 11:33Без имениФирүзә үзе матур булса да, җырлары матур түгел, тавышында да бормалар юк.Фирүзә: "Томан эчендә яшәдем..."
-
6 июнь 2023 - 21:42Без имениИ балакаем исэн сау котеп алыйк инде сине. Калыр момкинлеген булып та этиенэ авырлык китерэсен килмэде. Ботен санын тоз салэмэт булып шатлык белэн эти эниенэ куаныч булып кайт яме. Сойгэненне соендереп яшэ.Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!"
-
6 июнь 2023 - 17:37Без имениЖебегэн кыз кутлэренэ тибеп чыгарырга булган"Фатирымнан куалар, полиция чакыртыгыз"
-
6 июнь 2023 - 17:11Без имениИии балакем...курмэгэнен бер дэ калмаган... ЙааРаббем,бэхете ташып торсын,саулык-сэламэтлек бир шул балагаАйгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 14:03Без имениБик күпне күргән икән җанашым,алдаг көнеңдә бәхетләреңне ачык кылсын Аллаһе Тәгалә.Айгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 11:47Без имениИсэн сау ,бэхетле булыгыз.Оятсызлар электэ булган, хэзердэ бар.Бер аллам узе белеп ярдэм итсен.Унышлар сезгэ."Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..."
-
6 июнь 2023 - 11:15Без имениКызу канлы,тэвэккэл ханым.Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
6 июнь 2023 - 07:20Без имениНык хормэт итэм Зэмирэне,бэхет телим мин ана!Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
5 июнь 2023 - 22:23Без имениБабббаларарыгызсэламэт булсынТуганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 19:59Без имениЮкка гына җиде буыннан соң гына кушылышырга ярый дигәннәрмени инде борынгылар?; Ул бит нәселнең бозылуына китерә. Шуның аркасында авыру балалар туа. Нәселне ныгытыйм дисәң, читтән алырга кирәк. Патшалар да бит төрле ил кызларын караган.Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 17:27Без имениУл кешегэ кубрэк ышансан тормышын тынычсыз утэр,узенэ кубрэк ышан."Марсель ике бала анасы Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды..."
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.211400
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.698205
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.753701
-
7 июнь 2023 - 17:27Үзебезнең туристлык объектларына республикабыз кешеләре ник йөрми?Быелның биш аенда Татарстанга килгән туристларның саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 15 процентка арткан. Барысы республикада 700 мең кунак булып киткән. Бу хакта журналистларга Татарстанның Туризм дәүләт комитеты Сергей Иванов хәбәр итте. Үткән елны 3,9 миллион турист кабул иткәнбез.10200
-
7 июнь 2023 - 17:02Әлмәт театрында сөенечле яңалык! Әлмәт театры Магнитогорскида узган Кече шәһәр театрлары фестиваленнән чираттагы җиңү белән кайтты – Чиләбе шәһәре мэрының махсус бүләгенә ия булды.9800
-
1 июнь 2023 - 09:10Улыма сөйгәнемнең исемен куштым Мин дә сезгә үземнең мәхәббәт тарихын язарга булдым. Бу тарих берничә ел элек башланды. Назир белән мин эшләгән кафеда таныштык. Аның “права” алган чагы иде. Мине машинасында йөртеп килергә тәкъдим итте, мин ризалаштым.196106
-
1 июнь 2023 - 09:56Сак булыгыз! Бу ризыкларда спирт бар Кефир һәм кваста спирт барлыгы күпләргә мәгълүм. Әмма спирт башка ризыкларда да җитәрлек. Ә иң кызыгы, җитештерүчеләр аны махсус рәвештә салмый. Этил спиртын кайбер төр конфетлар һәм кондитер эшләнмәләрен әзерләгәндә генә кулланалар.68402
-
1 июнь 2023 - 10:01"Сез ашыкмыйсыз, ахырсы. Баланы карап тора алмассызмы?" Уфа–Казан поезды рельс буйлап чаба. Вагон эче тулы халык. Кайсы туган ягына кайта, кемдер эшкә бара. Чаллы вокзалыннан зур сумкаларын күтәреп, ике хатын-кыз керде.206203
-
1 июнь 2023 - 13:22Нәкъ кешеләрчә ыңгырашып яткан этебезне күргәч елап ук җибәрдем Ул эт безнең капка төбенә ничек килеп эләккәндер, беркем белми. Беркем күрмәгән. Аксыл-сары төстәге, йоннары бөдрәләнеп торган ул бәләкәч бик тиз безнең гаилә әгъзасына әйләнде дә куйды.3591012
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика