Шәһри Казан

Гөлүсә Батталова: "Ирем андый түбәнлеккә бармас иде, чөнки ул бик көчле рухлы..."

Аның иҗатында корыч ныклыгы да, давыллы хисләр дә, тарих та, хатын-кыз күңеленең нәфислеге дә урын алган. Гөлүсә Батталова исеме бүгенге әдәбиятны күзәтеп барган кешеләргә генә түгел, интернет белән дус булганнар өчен дә яхшы таныш. Ул күпләребез кебек авылга читтән генә сокланып йөрми, ә бөтен җаны-тәне белән шунда берегеп, иҗат итеп яши.

– Гөлүсә апа, син әдәбиятка давыл булып, әзерлекле килеш килеп кердең сыман тоела. Аңа кадәр кайларда яшеренеп, Әбугалисинадай белем туплап, иҗат итеп яттың ул?
– Давыл булып килеп кердең дигән фикер белән килешеп бетә алмыйм. Беренче шигырьләрем “Сабантуй” газетасында 90нчы елларда ук басылган иде. Әйе, хәзерге чор иҗатым башкачарак төсмер алды. Үземне Әбугалисина кебек ниндидер мәгарәдә яттым дип санамыйм, студент елларымда “Әллүки” түгәрәгенә йөрдем. Аның иҗади яктан күтәрелгән, илһамлы чоры иде. Галимҗан абый Гыйльманов безнең куратор булды. Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина кебек бүген татар шигърияте тезгенен ныклап тоткан шагыйрьләр дә шул түгәрәккә йөрде. Менә шул дымны мин ныклап сеңдердем. Аннан соң кызларның тормышында кияүгә чыгу, балалар үстерү чоры була. Анда минем бераз гына тынлык булды. Соңгы елларда исә иҗатым дөрләбрәк яна башлады дип әйтергә мөмкиндер. Шуңа күрә үземне каяндыр кинәт кенә килеп чыккан дип санамыйм.

– Иҗатыңда буран образы еш кулланыла. Синең өчен буран нәрсәне аңлата?
– Мине белгән кешеләр, иҗатымны яраткан укучылар буран булган саен миннән яңа шигырь көтә. Буран дип әйтүгә үк син искә төшәсең дип әйтүчеләр күп. Рәхмәт аларга! Табигатьнең шундый матур күренеше бит инде ул буран: аклык, ниндидер көч, кодрәт... Гомумән, табигатьнең шундый дәхшәтле, стихияле вакытларына гашыйкмын: суга, җилгә, буранга, хәтта давылга да. Аларга курку катыш сокланам. Үзем бәлки кыш аенда тугангадыр, буран күңелемә аеруча якын.

– “Язмыйча тора алсаң – язма”, – дип әйтәләр. Язмыйча торып караган вакытлар булдымы?
– Һәр иҗат кешесенең дә тукталып торган вакытлары да буладыр. Минем дә андый чорлар булды. Баштарак күңелдә ниндидер шөбһәләнү барлыкка килә иде. Карале, язалмыйм бит мин дигән. Аннан соң бу чорны дөрес итеп кабул итәргә, бик җиңел кичерергә өйрәндем. Ул чыннан да, давыл алдыннан була торган бер тынлык ул. Тынлык кирәк ул: ниндидер дым туплыйсың, мая җыясың. Аннары бер көч булып, яңа бер дәрт булып ул синнән барыбер ургылып чыгачак.

– Сине Марсель Галиевның дәвамчысы итеп күрәм. Бу аның иҗатын яратканнандыр дип аңлыйм. Тагын кемнәрне яратып укыйсың?
– Бу бик зур сүз! Марсель абый, чыннан да – иҗади кыйбламны билгеләгән зур язучы, зур кеше, зур шәхес. Ул үзенең җылы сүзе, киңәше, аталарча яратуы белән мине әдәби мохиткә вакытында кертеп җибәрде. Әлбәттә, Марсель абыйның дәвамчысы булу бик зур җаваплылык булыр иде. Алай булып булмыйдыр да, чөнки Марсель Галиев безнең әдәбиятта бердәнбер! Аның әсәрләре гаҗәеп тирән. Ул халыкның, телнең, әдәбиятның егәрен тоеп яза торган язучы. Марсель абый әсәрләрен укыган саен күбрәк иҗат итәсе килә.

Тагын кемнәрне яратып укыйсың дигәндә, гаиләбездә “Әдәби укулар” дип аталган бер матур гадәт керттек. Мин Мөхәммәт Мәһдиевның ун томлыгын өйдәгеләргә кычкырып укып чыккан кеше дип мактанып әйтә алам. Аңа кадәр дә Мәһдиевның иҗатын белә идем, ярата идем. Әмма менә шулай гаилә белән уку бу әсәрләрне тагын да кадерлерәк итте.

Хәзерге чор әдәбиятында яшьләр иҗаты ошый. Шагыйрьләр үпкәләмәсен: бигрәк тә проза күңелемә хуш килә. Ландыш Әбүдәрова исемен кабатлап туя алмам. Аның прозасы сыйфатлы һәм теләсә кайсы телгә тәрҗемә иткәндә дә оялмаслык, заманча. Рүзәл Мөхәммәтшин, Айгөл Абдрахманованың да прозасын бик яратам. Шуңа күрә бүген язучылар һәм укырга яраклы әсәрләр юк дигән кешеләр белән һич килешмим.

– Танылган җырчылар да шигырьләреңә язылган җырларны башкара башлады. Чишмә башы кайда?
– Үземне җыр сүзләре авторы буларак алай аерып күрсәтәсем килми, минем сүзләргә язылган җырлар алай бик күп түгел әле. Әмма соңгы елларда композиторлар белән эшләү ешая башлады. Моны “Безнең җыр” проектының уңышлы нәтиҗәсе, төп максатына ирешүе дип саныйм. “Калеб” оештырды. Ул, иң беренче чиратта, татарның иҗади яшьләрен үзара таныштыру, берләштерү максатыннан оештырылган иде. Без әлеге проектта композиторлар, җырчылар белән танышып, бер казанда кайнадык. Хәзерге вакытта актив хезмәттәшлегебез дәвам итә. Алар белән тудырган җырларны ишетеп, миңа башка композиторлар да мөрәҗәгать итә. Әмма моны үземнең төп иҗади эшем дип санамыйм. Җыр авторы булу өчен бик зур осталык кирәк. Җырның сүзләре бик гади дә, шул ук вакытта тирән фикерле дә, җырлап тора торган да булырга тиеш. Шуңа күрә миңа әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе.

Реклама

– Әдәби кичәңне үткәрергә теләк юкмы? Миңа калса, сиңа халык киләчәк.
– Андый хыял бар. 2021 елда “Кесә тулы давыл” дип аталган яңа шигырьләр җыентыгым дөнья күрде. Китапны тәкъдим итү кичәсен кайчан үткәрәсең дигән сораулар, әлбәттә, бик күп. Үзем эшләгән “Әтнә” драма театры тарафыннан да тәкъдим булды. Әдәби кичә үткәрү күп көч һәм вакыт таләп итә. Андый тәҗрибәм юк, әмма бу хыял кайчан да булса чынга ашар дип өметләнәм.

– Ирең иҗатыңны күзәтеп барамы?
– Алмаз белеме буенча радиофизик. Иҗатымның иң беренче укучысы, тәнкыйтьчесе ул. Безнең гаилә – физика белән лириканың иң гармонияле союзы дип саныйм. Ирем – мине тулысынча аңлый торган кеше. Иҗат кешесенең үз дөньясы барлыгын, ул башка кешеләргә бик охшамаганлыгын, сәеррәк яклары да булуын Алмаз бик әйбәт аңлый. Техник фәннәр буенча белгеч булса да, миңа төпле киңәшләрен бирә, тәнкыйтен дә җиткерә.

– Бергә була алмаган ике йөрәк турында мәхәббәт шигырьләрең шактый. Ирең көнләшмиме?
– Бу сорауны Алмаз ишетсә, елмаеп кына куяр иде, мөгаен. Ирем үз-үзенә, миңа, мәхәббәтебезгә, гаиләбезнең ныклыгына бик ышанган кеше, ышанычлы ир-ат. Шуңа күрә көнләшеп, андый түбәнлеккә бармас иде, чөнки ул бик көчле рухлы. Мәхәббәт шигырьләренең иҗат кешесендә тууы – табигый хәл.

– “Шигырь – ул күңелнең стриптизы” дигән сүзләрне ишеткән бар. Моның белән килешәсеңме?
– Бу кискенрәк итеп әйтелгән сүзләр, әмма төбендә яткан фикер белән килешәм. Синең җаның, чынлап та укучы тарафына ялангач көе бара. Әгәр дә шагыйрь иҗат иткәндә тулысынча ачылмаса, ул шигырьләр, хисләр ышандырмаячак, укучы күңелендә кайтаваз тапмаячак. Укучыны алдалап булмый. Шуңа күрә бу фикер белән килешми мөмкин түгел.

– Шагыйрь сүзе көчен, үтемлелеген югалтмады дип саныйсыңмы?
– Бүген күп кеше матди дөньяны гына кайгыртып яши. Хисләр, рухи азык икенче планга күчә. Бәлки замананың шундый тизләнеш алуы да моңа тәэсир итәдер. Әмма аерым кешеләр язмышында шигъри сүзнең ниндидер көчкә ия булган мисаллар бар. Кайвакытта синең шигырең миңа яшәргә көч бирде дигән хатлар килә һәм шулчакта уйланып куям: мин юкка иҗат итмим икән.

– “Җомга базары” исемле пьесаңа язылган спектакль халыкта зур кызыксыну уятты. Тагын пьесалар язу теләге бармы?
– Әлеге спектакль узган театраль сезонда Әтнә драма театрында дөнья күрде. Ул зур уңыш белән барды. Безнең тамашачы аны бик яратып кабул итте, чөнки җырлы-биюле халыкчан спектакль булып чыкты. Пьесалар язу теләге бар, әмма мин “Җомга базары” спектаклен сәхнәгә чыгару дәверендә шуны аңладым – драматургия кагыйдәләрен белмичә генә пьеса язарга тотыну ахмаклык икән. Хәзерге көндә сәхнә әсәренең азмы-күпме законнарын өйрәтә алырлык, ниндидер нигезен булдырырлык китаплар укыйм. Һәм ниндидер тәҗрибә бирә алырдай, үрнәк булырдай драматургларны һәм аларның драма әсәрләре белән танышам.

Фотолар шәхси архивтан
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 8 декабрь 2021 - 21:39
    Без имени
    Гелюса, синен турыда язылган мэкалэлэрне уку, шигырьлэренне уку кебек ук бик рэхэт. Афарин!