90 яшьлек Гөлҗәүһәр Борһанова: «Бергә булмасак та, тормышымда шундый әйбәт кешене очратуым белән дә бәхетле мин»

Арча районы, Урта Пошалым авылының иң өлкән кешесе Гөлҗәүһәр апа Борһанова быел 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршыларга җыена. Шушы күркәм яшендә дә Коръәнне гарәпчә укып, «Ак Барс» хоккей командасына теләкләр тели-тели, догалар укый-укый чын күңелдән җан атып утырган әбекәй озын гомерле булуының серен сабырлыкта һәм сәяхәт итүдә, ди.
- Мин бик сабыр булдым. Кешеләр белән бәхәсләшеп, алар белән сүзгә килергә бер дә яратмадым. Юлымда гел әйбәт кешеләр генә очрады. Укучыларым да, хезмәттәшләрем дә бик яхшы булдылар. Озак еллар узса да, хәл белешеп, хәбәрләшеп торабыз, - ди Гөлҗәүһәр апа.
Ул гаиләдә төпчек бала булып туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1942 елда педагогика училищесына укырга кергән.
- Сугыш еллары иде бит - уку дәвере кыска булды. Ул вакытларда колхозда төрле эшләрдә эшләдек, I курстан соң урман ташырга җибәрделәр. 1945 елны башлангыч сыйныфларны укыта башладым. Аннан соң Түбән Пошалымда эшләдем, институтның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, 1950 елдан башлап пенсиягә чыкканчы, татар теле һәм әдәбиятын укыттым. Шул чорларда газеталарда кыска гына язмаларым да басылды. Элек бит укучылар күп иде, шунлыктан өч сменада эшләдек. Укыту белән хезмәт бергә алып барылды. Гаиләбездә ир баладан абый гына иде. Ул да сугышта үлеп калды. Әти-әнине тәрбияләү безнең өстә булды. 70нче елда училищега эшкә чакырганнар иде дә, өлкән яшьтәге әти-әнине калдырып китәсем килмәде, - ди ул.
Гөлҗәүһәр апаның балалары булмаган. Чәчләре чәчкә бәйләнгән кешесе белән дә тормышлары барып чыкмаган - юллары тиз аерылган. Бүгенге көндә ул апасының кызы Нурзада Шәфиева гаиләсендә яши.
- Туганнарым, аларның балалары күп булгач, үземне якын итеп торгач, ялгызлыкны да сизмәдем мин. Бик яхшы тәрбиялиләр, Аллага шөкер, - ди ул.
Хәер, Гөлҗәүһәр апа үзе дә сөбханалла әле. Озак еллар авылда абыстай вазифасын башкарган. Егермедән артык мәетне юып, соңгы юлга озатырга туры килгән аңа. Бүген дә күзләре күрә, намазларын-догаларын калдырмый, үзлегеннән гарәпчәне өйрәнеп, Коръән укый.
- Аллага шөкер, тормышымнан канәгатьмен, пенсияне дә яхшы түлиләр. Авылда ашта булмаган кешем юк. Күрше авылларда да күп кунак булдым. Әти-әнием дә бик гыйлемле, укымышлы кешеләр иде. Кызганыч, ул елларда дин турында гына сөйләргә ярамады. Әтием Борһан, бик үгетләгәч, танышының улына никах укыды. Килен кеше шул никах укытылу турында райкомга барып әйткән. Мине чакыртып: «Әтиеңә әйт, дин тыела», - дип кайтардылар. Әти әни үлгәннән соң 16 ел яшәп, 88 яшендә дөнья куйды, - дип искә ала әбекәй.
- Безнең апабыз - заманча әби ул. Дөнья хәлләреннән дә хәбәрдар. Бик күп сәяхәт иткән кеше. Аның озын гомерле булуының сере дә әнә шуңа бәйледер, дип уйлыйм, - дип сүзгә кушылды Нурзада апа.
- Әйе шул, балаларым булмагач, бик күп шәһәрләр буенча сәяхәт иттем бит мин, - дип елмая Гөлҗәүһәр апа. - Ике тапкыр Новосибирскида булдым. Анда театрларга барып, Себер татарларының тормышы белән таныштым. Аннан соң РОНОда географ булып Мансур Мусин дигән кеше эшли иде. Ул безне туристик походларга йөртте. Ул елларда Свердловск, Миасс, Златоуст, Ташкент һәм башка шәһәрләргә бардык. Мондый мөмкинлекләр булу - бик зур бәхет бит ул. Дөнья күреп, кешеләр белән аралашып йөрүемә шатланып туя алмыйм, менә хәзер дә бик барыр идем, булмый гына...
Шулай да озын тормыш юлында зур югалтуы булган аның. Гөлҗәүһәр апа сөйләвенчә, ул озак вакыт Әдһәм исемле егет белән аралашып йөргән. Киләчәктә тормыш корабыз, дигән планнары да булган. Әмма кыз институтны тәмамлап, кулына диплом алган елның көзендә егет машинадан егылып һәлак булган.
- Аны уйламаган, догадан калдырмаган көнем юк. Бик сагынам үзен. Бергә булмасак та, тормышымда шундый бик әйбәт кешене очратуым белән дә бәхетле әле мин. Сагыныр кешең булу да бәхет ул. Кияүгә чыккан кешем дә Әдһәм исемле иде. Җан атып йөргән кешемнең исеме җирдә ятмас, дип барган идем... Әмма аның белән озак яшәмәдек. Тормыш йомгагым менә шулай үз җаена акрын гына тәгәри бирә, - дип озатып калды безне гомере буена күңелендә мәхәббәтен сүндерми саклаган Гөлҗәүһәр апа.
«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 март 2023 - 18:15"Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..." Күп кешенең тормышында туган йортыннан, туган урыныннан - үзенең кечкенә ватаныннан ерак яшәлгән чор була. Туган җирләреннән читтә булган һәркем үз ягын сагынып яши. Ничек кенә рәхәттә торса да, нидер җитми кебек тоела аңа.24312
-
21 март 2023 - 17:15«Мин барыбер берәр ирдән бала табачакмын. Ана була алуымны сиңа исбатлап күрсәтәм әле» Бу дөньяда нәрсә генә күрмисең дә, кемнәр белән генә очрашмыйсың. Яшь вакытта фабрикада эшләп алырга туры килде. Өйләнмәгән вакыт. Фабрикада хатын-кыз «море».38200
-
21 март 2023 - 16:46Җәмәгать оешмаларына акча эшләү җае бар Татарстанда җәмәгать оешмалары үзләренең социаль эчтәлектәге проектларын республика конкурсына тәкъдим итә ала. Гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә, грант фонды 35 миллион сум.9200
-
21 март 2023 - 16:17“Күзем күрми, мин тамашачыны алкышлар аша тоям” "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этапларының кызган мәле. Бу сезонда гына анда 60 мең бала катнаша. Шәп фестиваль, матур сәхнә һәм балалар. "Созвездие-Йолдызлык"ның сәхнә артын күзәттек. Җиңүче булыр өчен нишләргә кирәк соң?12500
-
21 март 2023 - 15:54«Ничә тапкыр бала төшерттем инде мин аннан» Тәмләп чәй эчәргә җыенып кына йөргәндә, каты итеп ишек шакый башладылар. «Тагын теге килде инде», - диештек без, ирем белән бер-беребезгә карашып. Ишекне ачаргамы, юкмы. Ачмасаң, биш-ун минут саен ишек төеп, теңкәгә тиячәк инде.85100
-
21 март 2023 - 15:17БДИны быел бирмичә калып булмый Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ)ны яратучыларга караганда, яратмаучылар күбрәк булды бугай. Һәрхәлдә, озак еллар дәвамында бу төр чыгарылыш имтиханнары турында фикерләр төрле булды. Тик киләчәктә БДИның бетү ихтималы да бар. Әмма быел БДИны бирмичә калып булмый. Аны мәктәпне тәмамлаучы һәрбер укучы тапшырачак. Татарстан Мәгариф министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында басым ясап әйткәнчә, имтихан вакытында иң беренче әти-әниләрне тынычландырырга кирәк.11101
-
21 март 2023 - 13:54Имтиханның бал(л)ы аерыламы? БДИны югары балларга тапшыручылар, яки бөтенләй тапшыра алмаучылар арасында зур упкын барлыгын да беләбез. БДИ бер көнлек кенә имтихан бирү системасы түгел. Аның өчен еллар дәвамында әзерлекле булырга кирәк.14501
-
21 март 2023 - 13:40Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетне җирләгән вакытта әнисенең йорты янган Шушы көннәрдә Татарстанның Әлмәт районы авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы әнисенең йорты булган.125401
-
21 март 2023 - 13:03Югалган көннән алып һәркемнең төшенә: “Мин исән!” – дип кердең бит... Тукай районы халкы батыр егет, мобилизацияләнгән 33 яшьлек Ленар Шәмсиев белән хушлашты. Ә бит хыялда күпме үтәсе юл, күпме шатлык-сөенечләр көтә иде. Ләкин һәркемнең дә язмышы үзе туганчы ук язылган диләр бит. Димәк, яу кырында башын салган егетләребез дә үз гомерләре бәрабәренә безне ачы, яман җилләрдән саклап кала.298208
-
21 март 2023 - 11:44Сихернең кайсы төре аеруча популяр? Дин әһелләре ни ди «Хәзерге акылларым булса, ул вакытта багучыга аяк та атламаган булыр идем. Юк шул, аны-моны уйларлык түгел иде башым. Аның сүзе белән, бозымнан котылам дигән булып, үз өстемә гөнаһ кына алдым...» Бу сүзләрне миңа бик якын бер танышым - Нурия апа әйтте. Уртак танышыбыз күрәзәчегә барган икән. Багучы аңа, синдә бозым бар дигән.90800
-
21 март 2023 - 11:13БДИда үзгәрешләр бар Быел дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үткәрүдә үзенчәлекләр бар.12102
-
21 март 2023 - 09:34Үсемлекләрне ничек ашларга? Баллы, ачы борыч, томат, баклажан, порей суганы, сельдерей, петуния, бегония... Тәрәзә төпләрендәгеге нәни үсентеләр кояш нурларына коенып, күзгә күренеп исәеп, җаныма рәхәтлек бирә.37401
-
20 март 2023 - 15:42Бисерлардан брошь-бизәк ясаучы Сөмбелә якыннарының шәхси стилистына әйләнгән Вак-вак бисерларны тотып матур бизәк ясарга никадәр көч, вакыт һәм иң мөһиме чыдамлык кирәк. Бисер кулдан тәгәрәп төшеп китсә, эшне бөтенләй ташлыйсы килә. Ә төшкән бисерның саны бер-икедән артса, кәеф тулысынча бетте дип әйтергә мөмкин.66601
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
21 март 2023 - 21:41Без имениНинди матур язма,барлык читтэге авылдашларнын уй-хислэрен тасвирлап биргэнсен,Фрида...."Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..."
-
20 март 2023 - 22:30Без имениМонда хатын гына тугел, ирлэредэ гаилэ тотарлык ир тугел.Ике иремне дә яратам
-
20 март 2023 - 15:55Без имениБик шатмын язманы укуыма. Егетлэрнен батырлыклары, нинди авырлыкларны жилкэгэ жилкэ куеп корэшулэрен безгэ дэ курсэткэн очен Рэхмэт“Туганыгыз госпитальдә, гаиләсенә җиткерегез”, – дигәннәр...
-
20 март 2023 - 12:01Без имениМәет ашы дигән сүз бик ямсез, без һәр чак Көръән ашы дип дәшәбез,....Мәет ашына чәй эчәргә генә килмиләр...
-
19 март 2023 - 17:04Без имениФерма эшен җиңел диеп уйламагыз инде пожалуйста!!! үзегез сыер савып карагыз әле, 30000 меңгә!!! ферманың сасы исенә түзеп эшләмәссез берегез дә 30000 гә. Барыгыз да эшләгез, җитәр микән сезгә?! Авыл кешесенең дә матур киенәсе, ял йортына йөрисе килми что-ли?! Җитәкчеләрнең тиешлесен түлисе килмәгәнгә Бетте бит инде авыл хуҗалыгы!!! Фермада эшләгән кешегә түбән сортлы итеп карарга өйрәнгән бит инде адәм баласы! Җитәкчеләрнең хатыннары эшләр иде яхшы булса, фермаларда доярка булып!?)Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...
-
19 март 2023 - 15:06Без имениНик алай булгач, кызнын энилэредэ квартира алып бирсеннэр. Запас квартира булгач эйбэт бит. Малайныкыда, кызныкыда була. Улыгыз бик молодец, башы эшли, эти энилэр бер кайчанда балалары на начарлык эшлэми файдадан башка. Общий алып, шуна торсыннар👍👍👍булган квартира лар акча эшлэп торсыннар, квартирантлар тотып."Улыгыз ир түгел икән": кодалар тынычлана алмый...
-
18 март 2023 - 16:24Без имениБэхетле булыгыз!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 13:12Без имениӘй кызык һәм бикматур язма тормыш хәле иң дөрес итеп язгансың Данир,Данир Сабиров: «Дөньяга тууым да башка кешеләрнеке төсле булмаган»
-
17 март 2023 - 19:03Без имениАлар кайтсыннар сяхнягя яратып тынлый идек бмтЗөлфия Минһаҗева кая югалды?
-
17 март 2023 - 21:28Без имениМолодецлар! Бэхетле булып, озак яшяргя язсын сезгя, бер Аллам!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 12:00Без имениАллаһ Тэгалэнең рээхмэтендэ бэрэкэтендэ булыгыз .Ураза тотканда ничек тукланырга?
-
17 март 2023 - 10:45Без имениАльфия Авзалова Башкортостан татары бит,бездэ шулай сойлэшэлэр бардыр,юктыр,,килгэндер,киткэндер,кыскасы Альфия апа безнен кеше.( иде) жаннары жэннэттэ булсын.Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: "Илһам абый Шакиров әти кебек туема килде"
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.126701
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.582001
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.675102
-
21 март 2023 - 15:17БДИны быел бирмичә калып булмыйБердәм дәүләт имтиханы (БДИ)ны яратучыларга караганда, яратмаучылар күбрәк булды бугай. Һәрхәлдә, озак еллар дәвамында бу төр чыгарылыш имтиханнары турында фикерләр төрле булды. Тик киләчәктә БДИның бетү ихтималы да бар. Әмма быел БДИны бирмичә калып булмый. Аны мәктәпне тәмамлаучы һәрбер укучы тапшырачак. Татарстан Мәгариф министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында басым ясап әйткәнчә, имтихан вакытында иң беренче әти-әниләрне тынычландырырга кирәк.11101
-
21 март 2023 - 18:15"Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..." Күп кешенең тормышында туган йортыннан, туган урыныннан - үзенең кечкенә ватаныннан ерак яшәлгән чор була. Туган җирләреннән читтә булган һәркем үз ягын сагынып яши. Ничек кенә рәхәттә торса да, нидер җитми кебек тоела аңа.24312
-
15 март 2023 - 08:45Хезмәттәшләрнең нахак сүзе йөрәккә бәрә Ерак туганыбыз бер дәрәҗәле заводта җитәкче урынбасары булып эшли. Ул – якынча 30 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз. Кияүдә, ике баласы бар. Безнең шәһәрдә юньле эш табу кыен, әле анда, әле монда кереп карадым, булмады. Нәтиҗәдә әти-әниләр шушы туган белән сөйләште дә, заводка урнаштым.358913
-
15 март 2023 - 10:19Авырга узуымны белүен белдем, әмма баланың әтисе кем – белгән юк Язмышының катмарлы, гыйбрәтле булуы да өченче зат тарафыннан гына тәфсил ителә. «Яздырырга теләвемнең сәбәбе – яшьләргә сабак булсын.453513
-
15 март 2023 - 13:25Гөлназ Шәрипҗанова: "Мөгез" чыгарырга җыенабыз" 4 апрель көнне Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар Казанда концерт куярга җыена иде. Әмма Гөлназ: “Концерт булмый!” – дип игълан итте. Ни сәбәпле? Ни булган? Бу хакта Гөлназ Шәрипҗанованың үзеннән сорадык.475201
-
15 март 2023 - 14:25Авызыгызны үлчәп ачыгыз: йолдызнамә (15-22 март) Буш урында кызып китә торган гадәтегез хезмәттәшләрегезнең ачуын китерергә мөмкин. Артык энергиягезне эшкә багышлагыз, активрак булыгыз, бу карьерада уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк.158302
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика