Шәһри Казан

Абый хатынын ташлап, балдызына өйләнде

Абыемның язмышы бик тә үзенчәлекле. Хәер, һәркемнең язмышы кабатланмас буладыр ул. Беркемнең дә казаны буш түгел. Миләүшә белән абый яратышып өйләнеште. Туйлары әле дә күз алдымда, бик матур узган иде. Икесе дә гаилә җанлы, эшчән, тырыш булды.

Беркайчан да чит-ятка күз салмадылар. Уллары Гадел өчен янып тордылар. 

Тик берзаман абый үзгәрде. Өйгә сирәк кайта башлады. Ни булганын беребез дә белмәдек, чөнки ул бу хакта безнең белән сөйләшмәде. “Бар да яхшы”, –  гына дия иде. Озак та үтмәде, сер чишелде. Абый Миләүшәнең бертуган сеңлесе Диләфрүз белән чуала башлаган икән. Ә беркөнне абый Диләфрүз белән бергә яшәячәкләрен әйтеп өйдән чыгып китте.

Бу хәлләргә шактый еллар узды инде. Абый Диләфрүз белән яши, ике балалары бар. Ә Миләүшә ялгыз калды, абый белән аерылышканнан бирле кияүгә чыкмады. Гадел инде өйләнде, аның үз гаиләсе бар. Абый белән сирәк кенә сөйләшәләр. Әмма абый аларны ташламады, һәрвакыт ярдәм итте. 

Реклама

Фото: pixabay.com 

Наилә Л.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 29 май 2022 - 21:56
    Без имени
    Оятсыз сенеллэр була Шул, апасының бэхетен урлаучы. 😡😡😡